“Каратэны сайлап, мин ялгышмадым”

ТренерСпортчыларыбыз арасында горурланырлык кешеләребез күп. Шундыйларның берсе – Камышлы районының Байтуган авылында туып-үскән 31 яшьлек Тәлгат угылы Илдар Сафин.

Ул – каратэ остасы, тренер. Үткән елның көзендә үзенең шәкертләре белән Япониядә узган бөтендөнья чемпионатында катнашты. Аның секциясендә шөгыльләнүче яшьләр призлы урыннар яуламасалар да, Илдар үзе олылар арасында үткәрелгән ярышларда бишенче урынга лаек булды.

Бу – югары күрсәткеч. Илдар өч мәртәбә көч сынаган. Өчесендә да көндәшләре каратэнэң чишмә башында торган япуннар булган. Бөтен дөньядан җыелган осталар арасында сигез дәрәҗәле урыннан Илдар Сафин бишенче урынга чыккан!

Каратэ – Илдарның яшәү рәвеше. Япониядән җиңү яулап кайткан милләттәшебез белән әңгәмә кордык.

- Илдар, сине каратэ нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте?

- Мин кечкенәдән әтием Тәлгатнең һәрвакыт спорт белән шөгыльләнгәнен күреп үстем. Ул студент чакларында каратэга өстенлек биргән. Әтием бу спорт төрен шулкадәр яратты ки, сәгатьләп аның турында сөйли дә, шөгыльләнә дә ала иде. Нәкъ ул миндә каратэга мәхәббәт уятты. Белгәннәрен миңа да өйрәтте.

Тик авылда яшәп, бу спорт төрендә камилләшергә, ярышларда катнашырга, югарырак үрләр яуларга мөмкинлек булмавын яхшы аңладым. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлавымны зур түземсезлек белән көттем, чөнки мин инде ул чактан ук тормышымны нәкъ шуңа багышлавымны белдем. Шулай Самарга китеп, педагогия институтының физик культура факультетына укырга кердем һәм 20 яшемнән ныклап каратэ белән шөгыльләнә башладым. Аллаһыга рәхмәт яусын, ул мине үз эшенең остасы, тренер Тимофей Цыганов белән очраштырды. Һәм бүгенге көнгә кадәр без бергә эшлибез.

21 яшемнән мин үзем дә тренер хезмәтенә керештем.

28 яшемдә беренче тапкыр Россиянең җыелма командасына алдылар. Мин иң көчле өч кеше исемлегендә идем. Бу — яхшы күрсәткеч.

- Каратэда уңышларга ирешер өчен нинди сыйфатлар таләп ителә?

- Иң беренче чиратта, әлбәттә, көчле теләк, омтылыш кирәк. Җиңүгә ирешмәгән очракларда төшенкелеккә бирелмәскә, өметне өзмәскә, ә, киресенчә, моңардан үзең өчен сабак алырга, анализ ясарга, хаталарыңны төзәтергә тырышырга, алга таба атларга кирәк. Һәм, һичшиксез, уңышка ирешәчәксең. Җиңелүләрдән җиңү төзелә, диләр. Югары үрләр яулау өчен берникадәр юл үтәргә тиешбез. Әлбәттә, бу юлда төрле киртәләр очраячак. Иң мөһиме – сабыр булырга кирәк.

- Кешеләрдә нинди сыйфатларга өстенлек бирәсең?

- Мәрхәмәтлелек, гаделлек, әдәплелек, үзара ихтирам.

- Тренер – ул тәрбияче дә. Син шәкертләреңдә спортчыларны гына күрәсеңме әллә аларда әхлаки сыйфатлар да тәрбиялисеңме?

- Әлбәттә, каратэ белән шөгыльләнгәндә без физик ягын гына түгел, ә рухи сыйфатлар да тәрбиялибез. Аларны ышанычлы, көчле, тәвәккәл, максатлы булырга, уңышсызлыклардан курыкмаска, тормышта яңа үрләр яуларга омтылырга өйрәтәбез.

Шулай ук үз көчләрен дөрес итеп, бары тик яхшы якка гына кулланырга өйрәтәбез. Әйтик, кемнедер яклар, низагны булдырмау өчен. Моның өчен физик һәм рухи көч кирәк.

- Секциягездә татарлар бармы?

- Бездә төрле милләт вәкилләре. Татарлар да бар.

- Син милләттәшләреңә аерым таләпләр куясыңмы?

- Мин бөтенесенә дә бертигез карыйм.

- Кызлар йөриме?

- Әйе, кечкенәләре дә, зурлары да йөри.

- Алар яшьтәш малайларыннан нәрсәсе белән аерыла?

- Кызларда омтылыш, теләк, тырышлык көчлерәк. Алар техникага зур игътибар бирәләр, җаваплылык зур.

- Яшьләрне каратэ нәрсәсе белән җәлеп итә?

- Кайберләрен ата-аналары алып килә. Алар бит үз балалары өчен туры килгән спортны эзләп, төрле секцияләргә баралар. Бала да үзен бу яки башка спорт төрендә сынап карый. Һәм күңеле тартканын сайлап ала.

Кайбер очракларда тренерга карап сайлыйлар. Әйтик, берничә тапкыр килеп карыйлар да, остаз ошаса, шунда калалар. Без балалар белән дуслашып китәбез, шулай алар әкрен генә бу спорт төре белән тагын да ныграк кызыксына башлыйлар.

Тренер үз шәкертләре белән дус булырга тиеш. Бала сиңа ышанырга, синең алдыңда ачылырга, курыкмаска, дулкынланмаска, үзен рәхәт хис итәргә тиеш. Аларга болай да күп таләпләр куялар – мәктәптә, өйдә. Шуңа күрә үзләрен иркенрәк тотарга яраган урыннар булырга тиеш. Каратэ секциясе – нәкъ шундый урын. Алар монда ләззәт алалар, шул ук вакытта көч, белем туплыйлар. Һәм, иң мөһиме, бу мәҗбүри рәвештә түгел, ә үзләренең эчке теләкләре буенча.

Каратэ – матур спорт төре. Бу ягы да кешеләрдә кызыксыну уята. Төрле дәрәҗәдәге “пояс”ларга нормативлар үтәү дә яңа үр яулау була. Шулай әкрен генә, үзләре дә сизмәстән, башлары белән чумып китәләр.

- Иң югары булып “кара” пояс санала бит? Син үзең моңа кайчан ирештең.

- Мин “кара” пояска 24 яшемдә ирештем.

- Япониягә очканда үзеңне нинди хисләр биләп алды?

- Бик тирән хисләр, дип әйтер идем, чөнки мин балачактан ишетеп белгән, мин яраткан спорт төренең чишмә башы булган серле илгә юл тоттым. Хәтта берникадәр үземне ватаныма очкандай хис иттем. Анда барып җиткәч, хисләремдә ялгышмавымны аңладым, чөнки япуннарның гореф-гадәтләре безнекенә охшаш. Алар олыларны бик хөрмәт итәләр. Гомумән, бөтен җирдә дә кешеләргә яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр.

Япония, Россиягә караганда, чагыштыргысыз кечерәк, әмма анда бик күп халык яши. Урам тулы халык. Әмма мин беркайда да этеш-төртешне күрмәдем. Анда бик югары культура. Барысы да әдәпле, миһербанлы. Хәтта кибеттә кибетчеләр тауарны, акчаны сиңа ике куллап тапшыралар һәм алдыңда баш ияләр.

- Япун телен белмәгәч, авыр булгандыр?

Шөкер, безнең белән тәрҗемәче Алексей Торобылев барды. Ул — безнең тренер Тимофей Цыгановның дусты. Ул безгә бик булышты, рәхмәт.

- Чемпионат вакытында кызыклы кешеләр белән таныштыңмы?

Төньяк Африка вәкиле Хенни Босман килгән иде. Ул — каратэ буенча дөнья чемпионы, җиденче дан “кара” пояс һәм дәрәҗәле “сихан” (остаз) титулы иясе. Көньяк-Африка республикасының Кейптаун шәһәрендә меңләгән баланы каратэга өйрәтә. Шулай ук ул — танылган актер да. Егермедән артык Голливуд киносында уйнаган.

Ул минем ярышканымны карап торган һәм аңа бик ошаган, мине мактады, кубогым белән фотога төште.

- Япониядә җиңеп кайтканнан соң, үзеңдә үзгәрешләр сиздеңме?

- Әлбәттә. Үз-үземә ышаныч артты. Әгәр дә бик нык тырышсаң, теләгәнеңә ирешеп була икән. Шуңа күрә беркайчан да туктап калырга ярамый, алга таба омтылырга кирәк. Япониягә барып кайтканнан соң, бу спорт төре белән тагын да ныграк шөгыльләнәсе, каратэга тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итәсе килә. Һәм мин тормышта дөрес юл сайлаганымны аңладым. Даими камилләшергә телим, тагын да Япониягә барып, лаеклы көндәшләр белән ярышырга иде.

- Шәкертләрең арасында аеруча сәләтле балалар бармы?

- Андыйлар бар. Иң беренче, мин аларның рухи сыйфатларына игътибар итәм. Әйтик, әдәпле, шәфкатьле, ярдәмчел малайларны, кызларны күзаллыйм. Бу спорт төрен чын күңелдән яратып, чын күңелдән тырышып шөгыльләнгән һәм тиешле нәтиҗәләргә ирешергә теләгән балалар киләчәктә, һичшиксез, уңышлар яулый алачаклар, Аллаһы теләсә. Андыйларны тагын да ныграк хупларга тырышасың.

- Илдар, өйләнгәндә хатының Гөлнараның нинди сыйфатларына өстенлек бирдең?

- Назлы, кайгыртучан, илтифатлы булуын яраттым. Ул — гаилә учагын саклаучы ышанычлы хатын. Миңа камилләшергә, үсәргә, алга атларга көч бирә, хуплап тора, рәхмәт үзенә. Мин өйдә барысы да яхшы булуын беләм, күңелем тыныч, кайтканда үзеңне акыллы, аңлый торган яраткан хатының елмаеп каршы ала. Бу – үзе бер бәхет.

- Биш яшьлек кызың Әмирәнең, әтисе эзеннән китеп, каратэ белән шөгыльләнүен телисеңме?

- Әйе, андый теләгем булуын яшермим. Әлегә кызым нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Мин, әлбәттә, тора-бара аңарда каратэга кызыксыну уятырга тырышачакмын. Ныклап булмаса да, үзе өчен шөгыльләнер, дип уйлыйм.

- Холкың белән син кемгә охшаган?

- Холык бит ул, иң беренче, нәсел буенча күчсә, икенче яктан тормыш дәверендә дә тәрбияләнә. Холкым белән әтиемә һәм бабама охшаганмын. Авылда үстем. Анда эш беркайчан да бетми. Җәен печән чабарга, кышын кар көрәргә һәм башкасы, һәм башкасы. Әти белән бабам мине, энемне, сеңелемне эш сөючән, тырыш булырга өйрәттеләр.

- Үз телен, гореф-гадәтләрен белмәгән, китапларын укымаган, милли чараларга йөрмәгән кешене татар дип санарга буламы?

- Милләте буенча ул – татар. Әмма рухи яктан татар булып чыкмый. Әгәр дә мөмкинлек булмаса, ул – бер нәрсә. Ә инде кеше теләми икән, бу бөтенләй башка.

Татар гореф-гадәтләре бик кызык, матур, бай бит, алар борынгы заманнардан килә. Бер Сабан туе бәйрәмен генә алыйк. Ул бит нинди төрле төсмерләргә, төрле хисләргә ия! Монда кешеләр үзләрен төрле яктан күрсәтә алалар – җыр, бию, театр, шигырь cөйләү, татар халык кәсебе, милли ризыклар, көрәш. Безнең халыкта сакларлык,үстерерлек, яшь буынга тапшырырлык мирас бар, һәм ул бик зур.

- Татар халкының киләчәге бармы?

- Бар. Аллаһыга шөкер, бездә мәсҗидләребез, мәдрәсәләребез, “Яктылык” мәктәбе, татар ансамбльләре, татар гәҗитә-журналлары, сайтларыбыз бар. Татар милли оешмаларыбыз да бик күп эш башкара. Болай булган очракта, Аллаһы бирсә, татар милләте яшәячәк. Без – мәңгелек халык.

- Мәсҗидләр дигәннән, намазга йөрисеңме?

- Әйе, җомга намазларын калдырмыйм, шөкер.

- Ә намаз сиңа нәрсә бирә?

- Рухи көч, тормышка карашларны яхшы якка үзгәртә, тынычландыра, эчке дөньямны тәртипкә салырга ярдәм итә.

- Син үзеңне бәхетле кеше, дип саныйсыңмы?

- Әлхәмдүлилләһ, мин – бәхетле кеше. Яраткан эшем һәм тату гаиләм бар.

Илдар САФИН белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено