Балалар – безнең өметебез

img561

30 ел элек төшерелгән фотосурәт. Андагы апалы-энеле һәм апалы-сеңелле балалар бүгенге көндә ничек яшиләр икән?

Ничек соң безгә балалар фестивален саклап калырга?!  

Самар өлкә “Туган тел“ татар җәмгыяте оешканнан бирле барлык чараларда да балаларны катнаштырды, бигрәк тә «Татар балалары җырлый» дип аталган фестиваль үткәреп.  Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр  сөйләделәр. Җыр-моңнарыбызны, мәдәниятебезне, татарлыгыбызны саклауда, үстерүдә зур өлеш керттеләр. Халык рәхәтләнеп, шатланып йөрде бу чара-бәйрәмгә.

Татар балалары фестивален үткәрер өчен без баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алдык. Акча авыллардан  балаларны автобусларда алып  килер өчен, аларны ашатыр өчен, коллективка (мәктәпкә) бүләк алыр өчен, Мәдәният сараеның арендасына һәм рекламага түләр өчен бирелә иде. Нәүрүз бәйрәменә керү билетлары сатып (алар взнос буларак исәпләнде), бераз акча эшләп, балалар фестивален үткәрүдәге чыгымнарның күпмедер өлешен үзебез каплый идек.

Соңгы 10 елда өлкә ярдәме кимеде. Милли оешмалар Нәүрүз бәйрәмен  бушлай үткәрә  башладылар, аннан соң чараны уздырудан бөтенләй баш тарттылар. Нәүрүзне яңадан башлап җибәрүче табылсын иде дә бит…

Иганәчеләр булышлыгы белән (шулар арасында бигрәк тә Рифкать Хуҗинның  ярдәме зур инде)  балалар фестивален саклап калдык. Ләкин милләтебезне  саклар  өчен байтак чаралар кирәк, алар шул ук иганәчеләр акчасына үткәрелә, өлкә ярдәме бик аз.

Сабантуйны үткәрер өчен генә дә күпме акча, көч кирәк! Сабантуй — халык бәйрәме. Без — милли оешманы оештыручы инженерлар, юристлар, укытучылар, студентлар, гади эшчеләр — беренче елларны  арзан гына бәягә билетлар сатып, Сабантуйны баштан Ипподромда, аннан соң Металлурглар стадионында үткәрә идек. Соңгы вакытта бәйрәм Юрий Гагарин исемендәге паркка күчте, биредә аны бушлай үткәреп килдек, иганәчеләр күбрәк  ярдәм итә башлады.  Быелгы Сабантуй 30нчы тапкыр узачак инде!

Берничә дистә еллар үткә­релеп килгән татар балалары фестиваленә былтыр “Мирас” исеме бирелгән иде. Аны оештыручылар чыгыш ясаучы яшь артистлардан взнос җыярга мәҗбүр булганнар.  Көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче сәләтле балалар читтә калмасын өчен  фестиваль шартларында льгота  да каралган.  Шулай да, бәлки, фестивальне уздырыр өчен халыктан да матди ярдәм сорарга кирәктер?


Расчетный счет Самарской областной татарской национально-культурной автономии

Действует на основании Устава

  • р/с 40703810900300000013 в ПАО «АК БАРС» БАНК г. Казань
  • к/с 3010180000000000805
  • ИНН 6319728123
  • КПП 631901001  
  • БИК 049205805  
  • ОГРН 1106300002214

Адрес: 443009, г. Самара, ул. Воронежская, 9, оф. 203.
Телефон: 8-917-156-60-49, 8-927-722-71-48 Факс: 997-15-84.

E-mail: samtat@yandex.ru, sotnka@mail.ru  
Председатель Исполнительного комитета — Горланов Анвер Имранович,  исполнительный директор — Махмутов Фархат Сабирзанович.
В обосновании платежа написать:

(в случае участника) благотворительный взнос за участника Ганиева Иршата с. Камышла в фонд проведения фестиваля «Мирас;

(в случае оказания спонсорской помощи) благотворительный взнос от Газизова Максута Рашитовича г.Сызрань в фонд проведения фестиваля «Мирас».


Узган еллардагы фестивальләрнең фоторәсемнәрен карап шатланыйк әле. Шул фотосурәтләрнең берсе — төсле түгел, аны инде 30 ел элек, беренче Нәүрүзләрнең берсендә, төшергән идем. Андагы  апалы-энеле һәм апалы-сеңелле балалар  бүгенге көндә ничек яшиләр икән соң? Бүгенге фестивальгә  килмәсләр микән?

DSCF0017img561 P1000650 P1000673 P1000675 P1000679 P1000708 P1090781 P1090784 P1090786 (1) P1090803 P1090813 P1090826Азат НАДИРОВ, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы ветераны.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

“Мирас” татар балалары фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә (НИГЕЗНАМӘ) /Областной детский и юношеский фестиваль-конкурс татарской культуры «Мирас» принимает заявки на участие (ПОЛОЖЕНИЕ)

Просмотров: 1864

Один комментарий

  1. Язмага чараны үткәрүче оешманың исәп-хисап счеты өстәлде.