Бәхетлеләр вакытны күзәтми

Шамил һәм Рәшидә Әхмәтовлар уллары Рамил белән.

Шамил һәм Рәшидә Әхмәтовлар уллары Рамил белән.

Халкыбызда: “Гомер итү — үргә менү” дигән әй­тем бар. Ә уртак тормышта төрле хәлләр була. Янәшәңдә ышанычлы терәгең, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүчең булса, зур бәхет ул. Пох­вистнево районының Иске Мәчәләй авылында гомер итүче Шамил һәм Рәшидә Әхмәтовлар нәкъ шундый, тормыш юлын кулга-кул то­тынышып үткән, күркәм пар.

Шамилгә кияүгә чыкканда Рәшидә сеңелемә 18 яшь кенә иде әле. Үзләренең өйләрен булдырганчы, яшьләр кияүнең әти-әнисе белән яшәделәр. Рәшидә кайната-кайнанасы белән дә уртак тел тиз тапты, хөрмәт белән карады. Алар да киленнәренә беренче көннән “кызым” дип кенә дәштеләр.

Уллары Рамилне Шамил белән Рәшидә инде үз йортларына алып кайттылар. Ра­миләләре тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнде. Тик, кызганычка, сабыйның гомере бик кыска булды, ул 3 яшендә бакыйлыкка күчте. Әхмәтовлар гаиләсе бу авыр югалтуны, бер-берсенә терәк булып, лаеклы кичерделәр. Соңрак бер-бер артлы туган уллары Раил белән Рөстәм генә туганнарыбызны кара кайгыдан айнытты.

Шамил белән Рәшидә балаларына бик яхшы тәрбия бирделәр. Өчесе дә Ватаныбыз алдында бурычларын үтәп, армия сафларында хезмәт иттеләр. Бүген өчесе дә үз гаиләләре белән яшиләр, әти-әниләренә 7 онык бүләк иттеләр инде.

«50 ел 50 көн кебек үтте дә китте, сизми дә калдык», — ди Рәшидә.

Шамил һәм Рәшидә Әхмәтовлар уллары Рамил белән.

Шамил һәм Рәшидә Әхмәтовлар уллары Рамил белән.

Бәхетлеләр вакыт үткә­нен күзәтми, димәк сеңе­лемнең тормышы түгәрәк, дип куанам мин туганым өчен.

Тормышларында төрле чаклар булгандыр, бәлки. Тик өйдә савыт-саба шалтыраганын тышка чыгармадылар, күпләргә үрнәк булып яшәделәр. Ки­ләчәктә дә шулай пар канатлы, бәхетле тормыш насыйп булсын иде.

Гамбәр МУРАТОВА.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1357

Один комментарий