Дус-ишләребез, авылдашларыбыз белән күңелле ял иттек…

IMG_6740[1]Без, Иске Ярмәк авылының хезмәт ветераннары, февраль аенда социаль реабилитация бүлегенә ял итәргә һәм дәвалану курслары алырга йөрдек. Безнең арада музыка коралларында уйнаучылар да, җырчылар да бар иде. Тальян гармунда Гайсин Гомәр абый, ике рәтле гармунда Сабитов Фәрит, баянда Гарипов Динар уйнадылар. Гармунчылар булган җирдә җыр-моң була инде ул…

Җырларга сәбәпләре дә булды. Яруллин Ризван абый белән Саниянең, Каюмов Тәлгать абый белән Флераның алтын туйлары үтте, Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флотына 100 ел, Гакыйль Сәгыйровның һәм Фәнис Яруллинның тууларына 80 ел булды. Шушы уңайдан без дус-ишләребез, авылдашларыбыз белән яшьлекләребезне искә төшереп, җырлашып, Гөлисәбез оештырган эчтәлекле кичәләрдә катнаштык, үзебезнең сәләтләр белән уртаклаштык.

23 февральдә авылыбызның Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертта да катнаштык. Гөлисә Бәдретдинова кичәне матур итеп алып барды. Ул барсын да булдыра шул, авылда үтүче күптөрле мәдәни чараларның, Сабантуйларның программаларын төзеп, аларны күңелле итеп алып бара белә. 15 ел элек мин аны “шәфкатьлелек бүлегенең йөзек кашы» дип атаган идем. Гөлисә мин әйткән сүзләрне бүгенгесе көндә дә аклап килә.

IMG_6727[1]IMG_6740[1] IMG_6748[1]Рәмзия Рәфкать кызы документларыбызны тутырды. Айсылу Рәшит кызы белән Гөлия Минсәхи кызы безне тәмле ашлар белән сыйладылар, Ризидә Фоат кызы аркаларыбызны сылап, банкалар салды. Кызларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын! Сезгә алдагы көннәрдә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, җан тынычлыгы теләп калабыз. Сезне барыгызны да үткән 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз, гел шулай тәмле телле, ачык йөзле, тормыш чәчәкләре булып калыгыз.

Ял итәргә йөрүче ир-атлар Сабитов Фәрит, Каюмов Тәлгать, Абдуллин Рәхимҗан, Минһаҗев Әюп, Каюмов Таһир, Әхмәтгалиев Фаил, Хәкимов Шәүкәт, Гайсин Гомәр, Яруллин Ризван, Галләмов Барый, Галиуллин Ильяс, Сафин Әсхәт исеменнән халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан, бүгенгесе көндә хезмәт ветераны РӘХИМОВ Таһир.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Февральские мероприятия в отделении социального обслуживания села Старое Ермаково

Просмотров: 1286

Комментирование запрещено