Икегез дә бертигез!

UKfsTl6oAIU2018 елның 16 мартында Самар шәһәрендә тагын бер татар гаиләсе барлыкка килде. Фәридә һәм Илдар Cабитовларның матурлыкларына сокланып, бәхетләренә шатланып, яшьлегемне сагынып, шигырь яздым. Ул барлык яшь парларга да миннән бүләк буларак кабул ителсен иде!

Яшь чакларны чәчәк белән тиңлим,
Ә мәхәббәт — аның нәкъ балы.
Еллар үткәч, үкенмәс өчен
Үзеңә тиң сайла хатынны.
 
Фәридә белән Илдар
Бүген язылыштылар.
Икесе дә уңган, матур,
Ачык йөзле, тырышлар.
 
Бәхет-шатлык теләп тора
Сезгә дуслар, туганнар.
Үстерергә насыйп булсын
Бик күп кызлар һәм уллар.
 
Әй, икегез-икегез,
Икегез дә бертигез!
Ике якны якын күреп,
Матур тормыш итегез!
 
Илдар белән Фәридә
Яшәсеннәр гел бергә.
Бер ел түгел, ун ел түгел,
Мәңге, мәңге, мәңгегә!

 

Рөстәм НУРТДИНОВ.

                                              Самар шәһәре -  Денис авылы, Шенталы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1671

Комментирование запрещено