Ник үзгәрдек без, кешеләр?
Кая тәгәри дөнья?
Егылганга кул бирмибез,
Үзең тор диябез дә.
Күп очракта көнләшәбез
Күрше яхшы яшәсә.
Күзләрне йомып үтәбез,
Каршыга дуслар килсә.
Онытылып бара бугай
Кунакка йөрешүләр.
Көннәр үтә менә шулай,
Кочаклап йомшак мендәр.
Авылда калган әнине
Искә алабыз сирәк.
Үзләре дәшми, билгеле,
Безгә уйларга кирәк.
Туганны туган итмибез,
Алай бит дөрес түгел.
Таш булмаса йөрәгебез,
Уяныр, аңлар күңел.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1276