Тырыш балаларым турында

Мәрхәбә һәм Мөнир Хәбибуллиннар.

Пестравка авылында яшәүче Мәрхәбә һәм Мөнир Хәбибуллиннар.

Алтын көзнең шундый матур, кояшлы бер көнендә кызым Мәрхәбә авылдашларым Даниял белән Гатия Хә­бибуллиннарның өл­кән улы Мөнир белән кил­де дә: “Атай, Мөнир белән без бер-беребезне яратабыз, күптәннән бирле дуслашып йөрибез, Мөнир миңа үзенә тормышка чыгарга тәкъдим итә. Мин риза, безгә өйләнешергә рөхсәт ит”, — диде. Мин: “Кызым, син укыйсың бит әле, укуыңа комачауламасмы соң тормышка чыгуың?” — дигәч, Мөнир: “Юк, комачауламас, хәзер аңа сездән күп ярдәм кирәкмәс, үзем укытып бетерермен”, — дигәч, күңелем йомшарып китте. “Ярар, өй­ләнешегез, бә­хетле, гомерле, тәүфыйклы булыгыз”, — дип фатихамны бирдем.

Ул вакытта Мөнир Сара­товның юридик институтын бетереп, Пестравка районының Эчке эшләр бүлегендә следователь булып эшли иде инде. Мөнирнең биргән вәгъдәсе буш сүз булмады — Мәрхәбә калган ике курсын, Мөнир ярдәмендә укып бетерде. Мө­нир Мәрхәбәдән сигез яшькә олы, шулай булса да, аларның мәхәббәтләре тигез, көчле булды, бик тату, ызгыш-талашсыз яшиләр. Мөнир кияү, Пестравка районының Эчке эшләр бүлегендә 37 ел өлкән следователь вазифасында эшләп, 60 яшендә подполковник зва­ниесендә оставкага чыкты. Кызым Мәрхәбә 53 яшендә әле дә физика-математика укы­тучысы булып эшли. Балалары югары белем алып, үзләре гаиләләр корып яшәп яталар. Уллары Дамир Санкт-Петербургта “Военно-морской институт ра­дио-электроники имени Попова” дип аталган югары уку йортын тәмамлап, Кара диңгез ярындагы Анапа шәһәрендә “Институт береговой охраны” учреждениесендә белгечлеге буенча хезмәт итә. Ике яшьлек Кәрим исемле улы бар. Кызлары Дания Уфада медицина институтын тә­мам­лап кайтып, Пестравка хастаханәсендә балалар табибы булып эшли. Өч яшьлек Сафия исемле оныгыбыз бар. Шул оныкчыгым миңа: “Карт атай, карале, алда гомерең бар әле”, — дип җырлады беркөн. Кем өйрәткәндер, белмим. Кияүләре Тимур нефть чыгару тармагында эшли. Дания намаз укый, ураза тота.

Мәрхәбә һәм Мөнир Хәбибуллиннар.

Мәрхәбә һәм Мөнир Хәбибуллиннар.

Шундый тырыш, тәү­фыйклы балаларым булганга мин үзем­не картлыгымда бәхетле кеше итеп саныйм.

 

Җылыга елан ияләшә

 Туып-үскән авылымнан

Китмәдем мин еракка.

Мине чакырды үзенә

Ямьле авыл Пестравка.

Монда яши, монда эшли

Минем балаларым да.

Мәҗбүр булдым мин килергә

Аларның яннарына.

Биек, җылы, матур фатир,

Төзелгән бик килешле.

“Җылыга елан ияләшә”,

Мин дә ияләштем инде.

 

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.

Пестравка авылы,

Пестравка районы.

 «Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1186

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>