Алтын көзнең шундый матур, кояшлы бер көнендә кызым Мәрхәбә авылдашларым Даниял белән Гатия Хәбибуллиннарның өлкән улы Мөнир белән килде дә: “Атай, Мөнир белән без бер-беребезне яратабыз, күптәннән бирле дуслашып йөрибез, Мөнир миңа үзенә тормышка чыгарга тәкъдим итә. Мин риза, безгә өйләнешергә рөхсәт ит”, — диде. Мин: “Кызым, син укыйсың бит әле, укуыңа комачауламасмы соң тормышка чыгуың?” — дигәч, Мөнир: “Юк, комачауламас, хәзер аңа сездән күп ярдәм кирәкмәс, үзем укытып бетерермен”, — дигәч, күңелем йомшарып китте. “Ярар, өйләнешегез, бәхетле, гомерле, тәүфыйклы булыгыз”, — дип фатихамны бирдем.
Ул вакытта Мөнир Саратовның юридик институтын бетереп, Пестравка районының Эчке эшләр бүлегендә следователь булып эшли иде инде. Мөнирнең биргән вәгъдәсе буш сүз булмады — Мәрхәбә калган ике курсын, Мөнир ярдәмендә укып бетерде. Мөнир Мәрхәбәдән сигез яшькә олы, шулай булса да, аларның мәхәббәтләре тигез, көчле булды, бик тату, ызгыш-талашсыз яшиләр. Мөнир кияү, Пестравка районының Эчке эшләр бүлегендә 37 ел өлкән следователь вазифасында эшләп, 60 яшендә подполковник званиесендә оставкага чыкты. Кызым Мәрхәбә 53 яшендә әле дә физика-математика укытучысы булып эшли. Балалары югары белем алып, үзләре гаиләләр корып яшәп яталар. Уллары Дамир Санкт-Петербургта “Военно-морской институт радио-электроники имени Попова” дип аталган югары уку йортын тәмамлап, Кара диңгез ярындагы Анапа шәһәрендә “Институт береговой охраны” учреждениесендә белгечлеге буенча хезмәт итә. Ике яшьлек Кәрим исемле улы бар. Кызлары Дания Уфада медицина институтын тәмамлап кайтып, Пестравка хастаханәсендә балалар табибы булып эшли. Өч яшьлек Сафия исемле оныгыбыз бар. Шул оныкчыгым миңа: “Карт атай, карале, алда гомерең бар әле”, — дип җырлады беркөн. Кем өйрәткәндер, белмим. Кияүләре Тимур нефть чыгару тармагында эшли. Дания намаз укый, ураза тота.
Шундый тырыш, тәүфыйклы балаларым булганга мин үземне картлыгымда бәхетле кеше итеп саныйм.
“Җылыга елан ияләшә”
Туып-үскән авылымнан
Китмәдем мин еракка.
Мине чакырды үзенә
Ямьле авыл Пестравка.
Монда яши, монда эшли
Минем балаларым да.
Мәҗбүр булдым мин килергә
Аларның яннарына.
Биек, җылы, матур фатир,
Төзелгән бик килешле.
“Җылыга елан ияләшә”,
Мин дә ияләштем инде.
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.
Пестравка авылы,
Пестравка районы.
Просмотров: 1567