21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне, бөтен төрки телле халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Соңгы берничә елда Самарада бу бәйрәм, милләтара чара буларак, аеруча күркәм уза. Өлкә администрациясе һәм милли оешмалар ярдәмендә Халыклар дуслыгы йорты һәм региональ “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы оештырган быелгы Нәүрүз бәйрәме дә истә калырлык матур узды.
Ул “Грация” спорт үзәгендә оештырылган иде. Зур залда кунакларга да, артистларга да урын җитәрлек. Кунаклар милли күргәзмәләр белән иркенләп танышып йөрделәр. Нәрсәләр генә юк иде анда! Милли ризыклар, музыка уен кораллары, киемнәр, китаплар — һәр халык үзенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтергә тырышкан. Казах, кыргыз, таҗик, азәрбайҗан халыклары өстәлләренең төп бизәге — ал тасма белән уратып куелган самани (бодай үсентеләре), булачак уңыш билгесе. Татарларның күргәзмәсе дә халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бүгенге яшәешен тасвирлый. Декоратив-гамали иҗат остасы Гөлнара Насыйрова үзе чиккән алъяпкычлар, калфаклар, милли күлмәкләрдән бай күргәзмә оештырган. Өлкәбездә яшәүче татарларның тарихына багышланган китаплар, күптән түгел 5 яшьлеген бәйрәм иткән “Самар татарлары” журналы, каһарман якташыбыз, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровның иҗатына, тормыш юлына багышланган баннер да зур кызыксыну уятты. Чарада өлкә һәм шәһәр милли татар оешмалары җитәкчеләре, милли хәрәкәт активистлары да катнашты.
Бәйрәмгә өлкә, шәһәр администрацияләреннән мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Өлкә хөкүмәте администрациясенең эксперт хезмәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә тоту департаменты җитәкчесе Дмитрий Холин өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның котлауларын җиткерде. “Самара өлкәсендә 157 төрле милләт халкы яши. Күбесе өчен Нәүрүз — буыннар бәйләнеше билгесе.
Нинди генә милләттән булсак та, безне тынычлыкта һәм дуслыкта яшәү теләге берләштерә. Регионыбызда төрле милләт халыкларының тату яшәве белән горурланабыз, Самара өлкәсе һәм Россия экономикасын үстерүгә һәркем үз өлешен кертә”, — дип язылган иде ул хатта.
Региональ “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да сәхнәгә күтәрелеп, кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм киләчәктә дә өлкәбездә төрле милләт халыкларының дус яшәвен теләделәр.
Милли коллективларның театрлаштырылган тамашасында “Ак Жол” (“Якты юл”) казах милли-мәдәни автономиясе, “Ватан” төркмән милли-мәдәни үзәге, Алишер Навои исемендәге үзбәк милли үзәге, “Айгөл” казах халык бию ансамбленең кечкенәләр төркеме чыгышлары бәйрәмне бизәде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында эшләп килгән яшьләр түгәрәге, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле тарафыннан башкарылган татар җырлары, дәртле биюләр дә кайнар алкышларга күмелде.
- Татарлар бик дус халык, репетицияләр вакытында уртак тел тиз таптык, — дип кызлар-егетләребезне мактады Җиһангир исемле үзбәк егете.
- Андижанда рус мәктәбендә укыганга туган тел мәсьәләсе турында уйланмый идем. Ә менә туган җирдән читтә яшәп (бүген ул Самараның Дәүләт университетының экономика факультетында белем ала), гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу кыен икән. Шулай да дусларым белән дини (Самарада мәчетләр булуы куандыра) һәм милли бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрәбез, Алишер Навои исемендәге үзбәк милли үзәге уздырган милләтара бәйрәмнәрдә катнашам. Бүгенге бәйрәм дә искиткеч матур хатирә булып күңелемдә сакланачак, — дип сөйләде ул.
Ә менә “Ак Жол” казах милли-мәдәни автономиясе президентының мәдәният буенча киңәшчесе, Казахстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Салават Солтанов бәйрәмнең кимчелекләре дә бар, дип белдерде.
- Кайбер милләт вәкилләре, үзләренең артистлары сәхнәдә җырлаганда, сәхнә каршына басып биеп, концертның ямен бетерәләр. Залда мөхтәрәм кунаклар утыра, ә егетләр-кызлар бөтен игътибарны үзләренә алып, дискотека ясыйлар. Бу тамашачыны да, сәхнәдә чыгыш ясаган артистны да хөрмәт итмәү була, минемчә.
Шулай булмасын өчен, һәр милләт үзенең Нәүрүзен үткәрергә тиеш. Элек бу бәйрәмне Самара татарлары үзенә, казахлар үзенә зурлап бәйрәм итә иде. Бу халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын тирәнрәк күрсәтергә мөмкинлек бирә. Башка халыклар да бу чарага килеп, рәхәтләнеп ял итәләр иде, — дип зарлары белән уртаклашты ул.
Әйе, безнең халык әле дә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте үткәргән бу чараны сагынып искә ала. Яз җиттеме, “Бердәмлек” редакциясенә шалтыратып: «Нәүрүзне быел да үткәрмиләрме?” — дип кызыксыналар. Кызганычка, андыйлар бик аз. Өлкә “Туган тел” президенты Ильяс Шәкүров сүзләренә караганда, халык татар Нәүрүзенә аз йөри башлагач, аны уздырудан баш тартырга туры килгән. Хәер, милләтара чара буларак үткәрелгән бүгенге Нәүрүз дә күпләрнең күңеленә хуш килде. «Бәйрәм бик матур, күңелле узды», — дип, оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзләре дә күп әйтелде.
Әминә ШИҺАПОВА.
(Фотосурәт өлкә Халыклар дуслыгы йорты сайтыннан алынды)
* * *
Игра света и теней, музыкальное оформление, красочные национальные костюмы и удивительные предметы – так создавалась атмосфера народного праздника, в обычаях и традициях которого отражена таинственная связь человека и природы. По задумке режиссера-постановщика Алексея Щербинина, Навруз-2018 – это современное театрализованное концертно-массовое мероприятие, которое объединяет людей разных национальностей, разных поколений.
В Самарской области, как и по всей России, Навруз празднуют народы Азии. За последние годы в нашем регионе сложилась замечательная традиция общего празднования этого древнего и вечно молодого праздника, который собирает людей разных национальностей.
Местом притяжения с самого начала мероприятия стали выставки, представляющие культуры традиционно празднующих Навруз народов. Сокровища национального декоративно-прикладного искусства, предметы быта, костюмы, музыкальные инструменты и многое другое представили татары, казахи, азербайджанцы, таджики, узбеки, киргизы, туркмены.
Члены региональных национальных общественных организаций, одевшие на праздник яркие народные костюмы, с удовольствием рассказывали всем гостям о традициях разных народов: в «Узбекской чайхане» — о том, как правильно угощать гостя чаем, на выставке казахской культуры – об особенностях казахского национального костюма, на выставке таджикской культуры – об изобилии праздничного стола и рецептах приготовления национальных блюд. Выставка татарской культуры знакомила всех с творчеством знаменитого земляка, поэта и художника Гакиля Сагирова.
Красочное театрализованное действо «Здравствуй, Навруз!» символизировало пробуждение природы. Танец тюльпанов, которые покрывают ярким ковром весеннюю степь, представили маленькие участницы казахского ансамбля «Айгуль». Семь стилизованных костров объединились в один, и артисты закружились в большом хороводе. Затем в зале появилась девушка-Весна со своей свитой, зазвучали приветственные слова и председатель правления Самарской региональной общественной организации таджикистанцев «Пайванд-Единство» Даврон Юсуфов произнес: «Салам, Навруз!»
В красочном параде активисты национальных общественных объединений в народных костюмах прошли к сцене.
Гостей и участников грандиозного праздника приветствовали почетные гости.
Врио руководителя аппарата Администрации Губернатора Самарской области Дмитрий Холин зачитал поздравление от врио Губернатора Самарской области Дмитрия Азарова: «В нашей области в мире и согласии проживают представители 157 национальностей . И для многих Навруз – символ связи времен и поколений. Нас объединяет стремление жить достойно в мире и дружбе, трудиться на благо земли самарской и нашего общего дома – России. Все это – яркий показатель взаимного уважения и вековой дружбы народов, которая сложилась в регионе, и мы гордимся этим!»
Руководитель региональной общественной организации «Союз народов Самарской области» Ростислав Хугаев также поздравил всех с Наврузом и пожелал благополучия и счастья.
Руководитель Регионального Духовного Управления мусульман Самарской области при Центральном Духовном управлении мусульман России, муфтий Талип-хазрат Яруллин в своем приветствии ко всем участникам мероприятия отметил, что Навруз празднуется во многих странах: «Хочется, чтобы на протяжении длительного времени у всех сохранялась радость в душе. Всевышний сказал, что я создал вас из одной пары, расселил вас по всей земле, разделил на разные народности, чтобы вы познавали друг друга. И Самарская область является тем регионом, где мирно уживаются многие народы, где они нашли дом и проживают мирно многие годы. Мир вам всем!»
В концерте национальных творческих коллективов были воссозданы поэтичные картины национального быта, элементы обрядов, связанных с Наврузом, его особенности у разных народов.
Директор Дома дружбы народов Игорь Буров отметил, что проведение межнационального Навруза в Самаре стало отражением совместной работы, сотрудничества и сотворчества представителей разных народов: «Самарская область – один из тех регионов, где чтут добрые традиции предков: здесь царят уважение друг к другу, дружба народов, взаимопроникновение культур. Ведь уважение ко всем народам – это величайшая ценность, которую надо сохранить в этом непростом мире».
Областной межнациональный праздник Навруз отмечается в Самаре в шестой раз. И всегда в его подготовке принимают участие национальные общественные организации. Даврон Юсуфов, председатель правления Самарской областной общественной организации таджикистанцев «Пайванд-Единство» отметил, что хотя празднование Навруза у разных народов имеет свои особенности, при подготовке областного мероприятия организаторы стараются подчеркнуть общие черты и объединяющий всех смысл этого древнего праздника.
Просмотров: 1937