Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗ проекты чыкты

34-65Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗ туры проекты чыкты. Айрат Касыймов мөфти шәйх Равил Гайнетдинга Мөслим-тур һәм Turkish Airlines — HalalGuide оешмалары ясаган 360 градуслы форматтагы «Miradj 360″ виртуаль гидын күрсәтте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәү Җәмигъ мәчете резиденциясендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин “Хәләл Группа” компаниясе җитәкчесе Айрат Касыймов белән очрашты. Мөфти шәйх Равил Гайнетдинга күрсәткән уникаль проект кысаларында теләге булган һәр кеше Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗда була, барлык йолалар белән таныша ала.

муфтий мираджОчрашуда шулай ук Россия мөфтиләр советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм “Мөслим-тур” рәсми тур операторы генераль директоры Али хаҗи Гурдин катнашты.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1028

Комментирование запрещено