Ярты-дуслар

6541Ярты-дуска әгәр кирәк булсаң,
Битеңне дә әзер үбәргә.
Аннары тизрәк ашыга
Котылырга, артка тибәргә.

Ярты-дуслар дошманыңнан яман,
Әйтерсең лә, алар кара елан.
Белеп булмый аның чамасын,
Кайчан сине килеп чагасын.

Көтмәгәндә бер дә начарлыкны
Тик каласың аннан аптырап.
Үзе чиста, пөхтә күренсә дә,
Синең йөзгә сибә пычрак.

Дусларының башларына басып,
Үрмәли ул һаман югары.
Явызлыкның җирдә юк әле
Эшләүчегә кайтмый калганы.

Без аларны кызганырга тиеш,
Бер күңелдә — ике юнәлеш.
«Ярты-дускай булып яшәмә!», -
Дип эндәшәм барлык яшьләргә.

Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1018

Комментирование запрещено