“Ак каен” җыр һәм бию ансамбленә багышлыйм

DSC_921625 март — Мәдәният хезмәткәрләре көне!

Шигыремне ярмәклеләрнең “Ак каен” җыр һәм бию ансамбленә багышлыйм, Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан коллективны тәбриклим.

Юкәле тау итәгендә үсте безнең ак каен,
Җырларда да җырлана бит, халыкка каен якын.
Шул каенның яннарында утырып яллар иттек,
Мәктәп елы беткәч, таңны каршыладык, төн үткәрдек.

Балаларга укытучылар зур теләкләр теләде,
Яхшы сүзләр ишеткәч, өмет, күңел шатланды.
Саубуллашып алар китә, дәвам итә укуны,
Тик сагынып елда кайта Юкәле тау, авылны.

Туган җирдә калган яшьләр ансамбль оештырды,
«Вак» көенә биеп алар, бар дөньяга танылды.
Ярмәклеләр матур итеп, бик оста бииләр,
Туган ил шәһәрләрендә зур урыннар билиләр.

Халык аларга соклана: безнең горурлыгыбыз!
“Ак каен”лылар — күп мактауга лаеклыларыбыз.
Казан дигән башкала аларны хөрмәт итә,
Шулай тыпырдап биергә артистларын өйрәтә.

Озак еллар шатландырды җыр-бию ансамбле.
Хәзер инде дәвам итә — аларның оныклары, авылның балалары.
Рәхмәт сезгә, “Олы каен”, бәйрәмнәр үткәрәсез,
Матур җырлап, биеп алып, күңелне күтәрәсез.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1408

Один комментарий