Саклыйк әле чишмәләрне

1245162Ник ямансу ага чишмә
Җәйнең айлы кичендә?!
Чишмәм, зинһар, үпкәләмә
Кешеләр үзгәргәнгә.
 
Исеңдәме, яшь вакытта
Тынгы бирмәдек сиңа?
Җырлаштык таңнар
                               атканчы,
Моңланып бертавышка.
 

Онытып, әллә иренеп,
Яныңа килми яшьләр.
Карасалар суың эчеп,
Килерләр җиткәч кичләр.
 
Элек бабайлар йөргәннәр,
Чистартып чишмәләрне.
Юлчылар суың эчкәннәр,
Бастырып бар чирләрне.
 
Чишмәләр кипкәнгә ахыры,
Саекты инешебез.
Тулып акса салкын суы,
Мул булыр игенебез.
 

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1202

2 комментариев

  1. Молодец! Рифма, ритм, размер стиха, тональность, актуальность, оригинальность — всё в норме.

  2. В Татарстане молодцы, все значимые родники благоустроили!!!