Март башында Татарстанда җиденче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бу чарада Россиянең 41 төбәгеннән 700ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Һәрвакыттагыча, Самара өлкәсеннән дә зур делегация барган иде.
- Съездның программасы тыгыз һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Беренче көнне “Шәхси хуҗалыклар”, “Гаилә фермалары”, “Крестьян-фермер хуҗалыклары”, “Умартачылык”, “Әзер продукцияне эшкәртү һәм сату» юнәлешләре буенча дискуссион мәйданчыкларда фикер алышулар узды. Соңгы көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында үткәрелгән пленар утырышта сүз татар авылларының социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше турында барды. Моның өчен крестьян-фермер хуҗалыклары һәм эшкәртү предприятиеләре булдыру, хезмәт ресурсларыннан һәм квалификацияле белгечләрдән оптималь рәвештә файдалану, матди иминлекне ныгыту мөһим, дигән фикерләр яңгырады.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. “Бүген чыгыш ясаучыларның күбесе милләт, тел, авылларны саклау проблемаларын күтәрә. Барыбызны да бу мәсьәлә борчый. Авыл, әлбәттә, милләтнең нигезе булып тора. Аны саклап кала алсак, киләчәгебез бар дигән сүз. Ләкин, җитәкче генә барысын да хәл итә алмый, эшмәкәрләр дә бу эштә ярдәм күрсәтергә тиеш”, — дип пленар утырышка йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов”, — дип сөйләде Самара өлкәсе делегатларын Казанга алып бару эшен үз өстенә алган региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының пресса хезмәткәре Винер Нурмөхәмитов.
Камышлы районының “Галиев Р.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Галиев бу җыенда үзе өчен күп файдалы тәҗрибә туплаган. Мәсәлән, Әлки районының Татар Әхмәте авылында яшәүче Фәнис Бакировның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге аңарда зур кызыксыну уяткан.
- Ул да, минем кебек, татар-башкорт токымлы атлар үрчетә икән. Дөрес, Бакировларның хуҗалыгы минекенә караганда күпкә зуррак, ул 265 баш ат асрый. Минем хуҗалыкта әлегә 20ләп кенә. Без аларны ит өчен үрчетәбез.
Камышлы районында ат чабышлары даими уздырыла. Димәк, чабыш атлары асрау белән дә шөгыльләнә башларга мөмкин.
Фәнис Бакировтан итне кайда сатуы турында кызыксындым. Казанның агросәнәгать паркында махсус сату урыны бар икән. Өлкәбездә шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне халыкка җиткерү кыенрак шул. Ә менә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре еш уздырыла. Гомумән, кече бизнеска хөкүмәт ярдәме зур. Анда эшмәкәрлеккә, аеруча авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче бизнеска ярдәм итү өчен республика программалары булдырылган.
Татар авылларында эшмәкәрлекнең үсеш алуы җирле халыкның уңганлыгыннан да тора, әлбәттә. Бездә исә: “Авылда эш юк”, дип түбәгә төкереп ятучылар күп. Хәзер авылларда сөт сыерлары асраучылар бармак белән санарлык. Ә теләге булган кеше эш таба ул. Моңа Татарстан делегатлары бик яхшы дәлил булып тора. Мәсәлән, Саба районында яшәүче ирле-хатынлы Эльвира һәм Алим Галимуллиннар “ГАФЭЛЬ” компаниясе оештырып, интернет аша үсентеләр саталар, бакча-ихаталарны яшелләндерү буенча проектлар ясыйлар, чит илләргә барып, тәҗрибә өйрәнәләр икән.
Әлмәт районындагы “Җиләкле үзән” оешмасы җитәкчесе Илдар Ситдыйков исә җиләк үстерә. Ул Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Казан кебек шәһәрләрне продукциясе белән тәэмин итә. Бу эшләрне оештырып җибәрү өчен бары тик теләк кенә кирәк бит, — дип сөйләде Равил әфәнде. Ул үзе дә атлар үрчетү белән генә чикләнми, 800 гектар җир эшкәртеп, арыш, арпа, карабодай үстереп сата.
Похвистнево районы Гали авылы эшкуары Халит Йосыповның татар авыллары эшмәкәрләре җыенына инде алтынчы тапкыр баруы икән.
- Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы, халык белән аралашуы (ә без өлкә җитәкчеләре белән танышып, сөйләшкән юк әле), татар авылларын күтәрүгә ярдәм итүе, әлбәттә, мактауга лаек. Кайбер мәсьәләләрне шунда ук хәл итәргә дә була.
Бөтендөнья татар конгрессына Самара эшмәкәрләре исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең өчен бик кирәкле һәм файдалы чара. Анда төрле төбәкләрдән килгән эшкуарлар белән тәҗрибә уртаклашабыз, Татарстанның төрле районнарына барып, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыклар белән танышабыз. Быел, мәсәлән, безне Әлки районына алып бардылар. Түбән Әлки авылы эшкуары Дамир Шәйхетдиновның хуҗалыгы белән таныштык. Ул ике ел элек көнбагыш мае чыгару һәм сату белән шөгыльләнә башлаган. Бүген инде эше җайга салынган. Май чыгару цехы тулысынча автоматлаштырылган, системаның дөрес эшләвен нибары ике оператор күзәтә. Милләттәшебез елына 15 мең тонна көнбагыш эшкәртә икән”, — дип сөйләде Халит Шәйхулла улы.
Ул үзе 10 елга якын терлекчелек белән шөгыльләнә. 2015 елда хөкумәттән грант алып, күрше Стюхино авылында банкротка чыккан фермер хуҗалыгын сатып алган. Бүген ул анда 400 баш чамасы мөгезле эре терлек асрый. Җәен хуҗалыкта 30лап, кышын 15ләп кеше эшли.
- Итнең зур өлешен сатабыз. Элеккеге кебек күмәртәләп алучы юк хәзер. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә артык файда күрмим. Чөнки халык анда арзан әйбер эзли. Итнең үзкыйммәте 200-250 сум булганда, аннан да арзанрак сатып булмый бит инде. Эшмәкәрләргә хөкүмәт ярдәме кирәк. Чөнки нәкъ безнеке кебек кече бизнес авылны күтәрә. Кышын авыл урамнарын чистартабыз, мәктәпләргә, мәчетләргә ярдәм итәбез. Ә җитәкчесе Самарада яисә чит илдә яшәгән зур-зур оешмалар авыл кыенлыкларын хәл итәр микән? Аларны табыш кына кызыксындыра бит, — дип сөйләде ул.
Якташларыбыз VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан алып кайткан тәҗрибәне үзләренең хуҗалыкларында да кулланырлар һәм бу аларның эшчәнлегенә ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1037