Эшләгәне кешеләр өчен булды

Сабир Нагимя Фаузия Гульфия

Сабир һәм Нәгыймә Байбековлар кызлары Фәүзия (сулда) һәм Гөлфия белән.

Олыгайган кешенең хәтере бик үзенчәлекле була икән. Яшь чактагы вакыйгалар, гомер тавына басып карагандай, хәтердә калкып чыга, элеккегегә караганда да матуррак, мөһимрәк булып күренә сыман. Әле беркөн генә мәрхүм бертуган абыем Сабир Шакир улы Байбековның 60 яшьлеген бәйрәм иткәнебезне искә төшереп утырдым. Ул Похвистнево районының Үрнәк авылында озак еллар укытучы булып эшләп, 1992 елда пенсиягә чыккан иде. Бу бәйрәмгә аның күпсанлы укучылары килүен хәтерлим. РСФСРның Югары Советы утырышын калдырып китә алмаган ике укучысы гына туган көненә кайта алмыйча калды. Уйлап карагыз әле, Похвистнево районыннан чыккан егетләр шундый зур дәрәҗәләргә ирешә алганнар икән, димәк укытучылары бик яхшы булган бит аларның!

Әйе, минем абыемны татар мәктәбенең Макаренкосы дип атарга була. Ничек шулай булдыра алды соң әле ул? Бәлки ныклы һәм эшчән крестьян гаиләсендә беренче бала булып үскәнгәдер? Ул вакытларда безнең гаилә Оренбург өлкәсенең Казанка авылында яши иде әле. Әниебез Фәгыйлә бик кайгыртучан, уңган, чиста һәм җиңел холыклы хатын, әтиебез Шакир да аңа тиң булырлык — гадел, укымышлы, динле, эшчән алдынгы колхозчы иде. Безнең әти, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, күпсанлы мәдальләр белән бүләкләнгән кеше буларак, бик күп эшли иде. Йорт эшләре, бер-бер артлы туа торган балаларга күз-колак булу Сабир абыебызның җилкәсенә төште инде. Бәлки балаларны тәрбияли белү сыйфатлары да аңарда шул вакытларда ук бөреләнә башлагандыр, дип уйлыйм.

Абый башлангыч мәктәпне туган авылыбызда тәмамлады. Аннары күрше Баландино авылының җидееллык мәк­тә­бендә дә, элеккеге Кызыл партизан, хәзерге Әсәкәй районының Троицк авылы урта мәктәбендә дә бик яхшы укыды. Рус телен дә ул шунда үзләштерде. Хәтерләвемчә, авыл халкы аңардан төрле доку­ментлар, килешүләр язуны со­рала иде.

Әти сугышка киткәч, әни дүрт бала белән калды. Әлбәттә, бу авыр вакытларда Сабир аның беренче ярдәмчесе булды. Колхоз эшенә дә җигелеп эшләде. Аның бу хезмәте 1995 елда гына “Дети – фронту” исеме белән бәяләнде. Соңрак андыйлар Бөек Ватан сугышында катнашучылар исәбенә кертелде бит инде.

Әти сугыштан инвалид булып, бер күзсез кайтты. Шулай да гаиләбезгә җиңеллек килде, һәм Сабир, укуын дәвам итәргә теләп, Богырыслан шәһәренең укытучылар институтына керде. Студент тормышын бик яратты ул — иҗтимагый эшләрдә дә актив булды, спорт белән дә бик яратып шөгыльләнде. Бигрәк тә штанга күтәрүдә аңа тиңнәр аз иде, еш кына призлы урыннар алуы турында хәбәрләр килеп торды.

Ләкин диплом алган яшь белгеч мәктәптә озак эшли алмады, армиягә китеп барды. Менә шунда аңа Советлар Союзының атом-төш коралын сынау операциясендә катнашырга туры килгән дә инде. Без абыебызның тормышы нинди сынауларга дучар булуын 35 елдан соң гына белдек, чөнки 1989 елда бу фаҗигале һәм шул ук вакытта илебез өчен мөһим булган гамәлләрнең сере халыкка ачылды.

Сабир Нагимя Фаузия Гульфия

Сабир һәм Нәгыймә БАЙБЕКОВЛАР кызлары Фәүзия (сулда) һәм Гөлфия белән.

…Үткән гасырның 50нче еллары ахырында Җир шары өченче Бөтендөнья сугышына әзерләнә иде. Икенче Бө­тендөнья сугышы тәмам­лан­ганда Япониянең Нагасаки һәм Херосима шәһәрләрендә Америка Кушма штатлары шартлаткан атом-төш ко­ралының коточкыч куәтен күр­гән СССР җитәкчелеге ашыгыч рәвештә бомба ясау белән шөгыльләнә башлый. Академик Курчатов җи­тәкләгән фәнни-тикшеренү институты бомба эшләп чыгара һәм яңа коралны башта кешесез урында сынап карыйлар. Сынаулар уңышлы үткәннән соң, СССРда атом-төш коралы булуын бөтен дөньяга күрсәтү өчен, хәрби өйрәнүләр оештырыла.

Тоцк шәһәре янында булган бу хәрби өйрәнүләрдә 45 меңләп солдат һәм офицер катнаша. Алда ни буласын белмәгән солдатлар белән башта өч айлык хәзерлек алып барыла — алар аталар, йөгерәләр, блиндажлар, траншеяләр казыйлар. Кыскасы, гадәти хәрби тормыш белән яшиләр. Тик ике самолетның көннәр буе җирдә ак буяу белән ясалган тәре уртасына бомба макетын ташлауда күнегүләр ясавы гына сәер булып тоела. Соңгы этап башланыр алдыннан гына офицерларга атом-төш коралының кешегә ничек тәэсир итүе турында кино күрсәтәләр. Шул кино башланыр алдыннан югары чиндагы бер КГБ офицеры: ”Сезгә атом-төш коралы шартлау шартларында хәрби өйрәнүләр үтү бәхете тә­теде”, — дип әйтә. Шул “бә­хетле”ләр арасында “Хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы” Са­бир Шакир улы Байбеков та була.

1954 елның 14 сентябрендә солдатларны иртәнге сәгать дүрттә уяталар. Чалт аяз көн. Атом бомбасы шартлау алдыннан “Лед идет” командасы бирелә. Инструкция буенча бөтен солдатлар һәм офицерлар өч кат бүрәнә һәм бетон белән ныгытылган траншея­ләргә төшеп, йөзләре белән шартлау ягына борылып яталар. “Молния” командасы яңгырау белән самолеттан тротил эквиваленты буенча 40 килотоннага тәңгәл бомба төшеп шартлый. Аның куәте Хиросимада шартлаган бомбаныкыннан берничә тапкыр көчлерәк була, яктысы хәтта траншеяләргә дә үтеп керә.

Ләкин бомба шартлау хәрби өйрәнүләрнең башы гына икән әле. Биш минуттан артиллерия ата башлый, күккә гади бомбалар төялгән самолетлар күтәрелә, аларга минометлар һәм катюшалар кушыла, җир астына яшеренгән танклар пәйда була… Кыскасы, ут шулкадәр тыгыз була ки, хәтта Берлинны алгандагыга караганда да берничә тапкыр көчлерәк. Өч сәгать барган яман дәһшәттән соң бомба шартлау үзәгеннән 6-7 километр ерак­лыкта яшеренеп яткан солдатлар атакага күтәреләләр һәм яшел урман-аланнар урынында янып карайган агач кәүсәләрен, көлгә әверелгән туфракны, янып ятучы хәрби техниканы күреп хәйран калалар…

1989 елга кадәр хәрби өй­рәнүләр “Совершенно секретно” грифы астында булганлыктан, солдатлар һәм офицерлар бу турыда сөйләмәскә дигән подписка биргәннәр икән. Армиядән кайтып, табигый булмаган авырулардан үлгәндә дә алар тешләрен кысып чыдаганнар, ләкин хөкүмәт серен беркемгә дә ачмаганнар… 2001 елда гына Сабир Байбековка һәм радиациядән исән калган башка хәрбиләргә “Ветеран подразделений особого риска РФ” исеме бирелә.

Аллаһыга шөкер, лейтенант званиесендә авылга кайткан Сабирга атом-төш радиациясе зур зыян китермәде бугай. Ә бәлки ул башкаларга караганда ныг­рак кеше булгандыр. Авырады авыруын, ләкин гомерле булды. Ә күпме хезмәттәшләрен вакытсыз җирләде ул?!

Әти-әниебез уллары белән бик горурланалар иде. 1958 елда мин инде Куйбышевның авиация институтын тәмамлап, оборона сәнәгатендә эшли, авылга кайтып яшәү турында уйлап та бирми идем. Ә әтиебез, Оренбург далаларыннан урман-күлләргә бай Үрнәк авылына күчеп килгәч, авылда яшәргә теләгән ике улына биш почмаклы ике өй салды. Сабир Мәчәләй мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булып эшли башлады. Ул биредә тиң ярын — алдынгы савучы, райсовет депутаты һәм бик чибәр, акыллы Нәгыймә Субееваны очратты. Алар, озакка сузмыйча, өйләнештеләр. Шушы никахтан туган ике кызларын һәм бер улларын тәртипле һәм итагатьле кешеләр итеп тәрбияләделәр.

Картлык көнендә әти бе­лән әни олы улы белән яшәргә теләделәр, һәм Сабир алар сүзеннән чыкмады. Нә­гыймәсе белән бергәләшеп картларны соңгы юлга озат­канчы хөрмәтләп карадылар, бик дус яшәделәр. Сабир Ша­кировичның педагог карьерасы да бик тиз барды — завучлыктан киткәч, Подбельск районы инспекторы булып эшләде, соңрак аны Мәчәләйнең сигезъеллык мәктәбе директоры итеп куйдылар. Шул ук елны аның җитәкчелегендә спорт залы, остаханәләре булган ике катлы яңа мәктәп төзелде.

1961 елда Сабир Шакир улы Подбельск урта мәктәбенә кайтып, математика һәм хәрби хезмәт укытучысы булып эшләп, пенсиягә чыкты. Ләкин анда да тик утырырга вакыты булмады, Үрнәк авылы аксакаллары мәчет салу эшен аңа ышандырып, төзелеш комиссиясе рәисе итеп сайлап куйдылар. Ә бу эш бик четерекле бит, төзелеш өчен күпме рөхсәт кәгазьләре, белешмәләр, килешүләр кирәк булуын төзүчеләр генә белә. Фатыйх Сәетов белән абыем губернатор Константин Титовка кадәр барып җитеп, төзелешкә рөхсәт алганнарын хәтерлим әле.

Тагир

Минтаһир БАЙБЕКОВ.

Үрнәк авылы мәчетен тө­зегәндә районда яшәүче бөтен мөселманнар да катнашты. Мин дә үземнең өлешемне кертергә ашыктым. ЦСКБ “Прогресс” хезмәткәре буларак титан эремәсе кушып ясалган металлдан манара ясап кайтарырга насыйп булды. Манараны куйганда бөтен гаиләбез дә катнашты — Сабир һәм Сәгыйрь абыйларым, мин үзем, әтиебезнең оныклары Шамил, Фәрит, оныкчыгы Илдар, кияүләре Равил һәм Салават, ә киленнәре Нәгыймә белән Шәмсекамәрия җыештыру эш­ләрен үз өсләренә алдылар. Мәчет ачу тантанасын да аксакаллар Сабир Шакир улына йөкләделәр…

Әтиебез динле, гарәп те­лендә Коръән укый белгән кеше буларак, берничә ел шушы мә­четтә мулла булып хезмәт итте.

Сабир абыем менә шулай, әткәй белән әнкәй биргән исемне җисеменә туры китереп, үзе өчен түгел, кешеләр өчен эшләп, татарның асыл улы булып яшәде һәм биш ел элек, 82 яшен тутырып, бакыйлыкка күчте. Аны күмәргә бөтен район халкы килгән иде дип әйтсәм, бәлки ялгышырмын да. Ләкин вафаты турында ишеткән һәр укучысы, хезмәттәше, авылдашы кулын күтәреп дога кылгандыр, аны яхшы сүз белән искә алгандыр, дип ышанам.

 

Минтаһир БАЙБЕКОВ,

Фәүзия СУБЕЕВА.

Самара шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 2335

4 комментариев

  1. ФОТОГРАФИЯДӘ СЕРЖАНТ ФОРМАСЫНДА «ШАКИР УЛЫ САБИР БАЙБИКОВ», «Минтаһир БАЙБЕКОВ» ТҮГЕЛ.

  2. Первым муллой в новой мечети был Иваев Ибрагим Давлятович, а после него Рахматуллин Сайфулла, сегодня его сын Рахматуллин Тахир. Да минарет привёз автор.огромную помощь при установке оказали все мужчины села,особенно хочется отметить Курбанова Хаммат

    • РЯХМӘТ СЕЗГӘ ДАНИӘ. СЕЗ КУРБАН ХАММАТ ТУРЫНДА ЯЗЫГЫЗ ӘЛЕ. НИНДИ ЯРДӘМ ИТКӘНЕН, БИК КҮП ЯРДӘМ ИТКӘН АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗНЫ МИН КҮРӘСЕҢ БЕЛЕП БЕТЕРМӘДЕМ. СЕЗ ЯЗЫГЫЗ АЛАР ТУРЫНДА МИН БИК ҮТЕНӘМ ЯЗУЫГЫЗНЫ. БЕР МӘКАЛӘДӘ БЕТЕН ЯРДӘМ ИТКӘН КЕШЕЛӘРНЕ СЫЙДЫРЫП БУЛМЫЙ. ӘГӘР СЕЗГӘ БИЛГЕЛЕ ЯРДӘМ ИТКӘН АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗ, КАЙСЫЛАРЫ ТУРЫНДА БЕР СҮЗ ДӘ ӘЙТЕЛМӘГӘН ЯЗЫГЫЗ ӘЛЕ. ИҢ ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР БЕЛӘН МИННЕТАҺИР.

  3. В данной статье много неточностей.Прежде чем печатать надо было советоваться с сельчанами.Я нисколько не умоляю заслуги Сабир Шакировича перед Родиной.Он педагог с большой буквы. Но строки о том, что большой вклад в строительство мечети внесли его племянникиШамиль, Фарит снохи Шамсекаярия и Нагимя это неправда. Племянники
    Палец об палец не стукнули в ходе строительства. Не упоминается ни одним словом об истинных строителях мечети. Это некрасиво со стороны автора. А отец автора никогда в Примере муллой не был.