Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде / Минниханов присвоил звание «Народный артист РТ» трем татарстанским деятелям культуры

0139Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исемен бирү турында карарны имзалаган. Бу документ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан.

Шулай ук әлеге карар нигезендә Г. Тукай исемендәге Татар филармониясенең Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты Ольга Вайссбеккер музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен “Татарстанның халык артисты” исеменә лаек булды. Ольга Вайссбеккер оркестрда нигез салынганнан бирле эшли һәм киләсе елга иҗади эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Чаллы драма театры артисты Рафик Каюмовка театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде.

“Татар-информ”.

* * *

Президент Татарстана Рустам Минниханов подписал указ о присвоении трем деятелям культуры Татарстана почетного звания «Народный артист Республики Татарстан». Соответствующий документ от 24 марта размещен на официальном портале правовой информации.

Так, за вклад в развитие музыкального искусства звание «Народный артист РТ получили артистка Государственного оркестра народных инструментов Татарской филармонии им. Г. Тукая Ольга Вайссбеккер и заведующий музыкальной частью Буинского государственного драматического театра Фирзяр Муртазин.

Кроме того, за вклад в развитие театрального искусства это звание получил артист Набережночелнинского татарского драматического театра Рафик Каюмов.

realnoevremya.ru

Просмотров: 1172

Комментирование запрещено