“Сиздем шунда, еллар үтеп, олы яшькә җиткәнем”

АрифуллинУльян өлкәсе Кулатка районының “Күмәк көч” газе­тасы хәбәрчесе, шагыйрь, каләм­дәшебез Рөстәм Арифуллинга 1 ап­рельдә 60 яшь тула. Без аны шушы юбилее белән котлап, исән­лек-саулык, хәерле озын гомер, тормышында һәм иҗа­тында зур уңышларга ире­шүен телибез. Шушы уңайдан укучыларыбызга язу­чы Кадыйр Әхмәровның Рөстәм Арифуллин ту­­рын­да язган язмасын һәм юби­лярның берничә шигырен тәкъ­дим итәбез.

Район газетасы ишеген беренче мәртәбә ул 70нче еллар башында ачып керә. Аны газета хәбәрчеләренең район слетына чакырганнар икән.

— Мин редакция хезмәт­кәрләренә үземнең хатларым, беренче шигырьләрем аша таныш идем инде, — дип сөйли ул. — Шигырьләремә җавап итеп, аларның ни сәбәпле газетада басыла алмаулары турында аңлатмалар язалар иде. Тырышыбрак укырга, ә газета белән элемтәне өзмәскә дигән теләкләр мине тагын да канатландырып җибәрде. Ниһаять, бишенче сыйныфта укыганда, «Күмәк көч»тә «Каен» исемле беренче шигырем басылды. Ул шатлыгымны аңлатып та, әйтеп тә бетереп булмый. Әдәби иҗатым шулай башланып китте.

Урта Терешка авылының урта мәктәбен, Сызранның по­литехник техникумын тә­мам­лаган, ерак Якутиядә Совет армиясе сафларында изге бурычны үтәгән еллар да артта калган. 1980 елда, газета укучыларга үзенең иҗаты белән танылган егетне район газетасы редакциясенә фотохәбәрче итеп эшкә чакыралар. Шунда эшләвенә дә инде 37 ел вакыт узып киткән. СССР, Россия Журналистлары берлеге, Ульян өлкәсенең Татар язучылары берлеге әгъзасы бүген район газетасында инде бүлек мөдире булып эшли.

Рөстәм Арифуллинның иҗа­ты белән Татарстанның «Идел» альманахы, Самараның «Самар татарлары» журналы, «Бер­дәмлек» газетасы, Ульян өлкәсенең «Сембер язлары» альманахы, «Өмет» газетасы укучылары таныш.

Рөстәм Исмәгыйль улы Ари­фуллинның гаилә тормышы да, Аллага шөкер, гөрләп бара. Үзе кебек үк эшчән, тырыш җәмәгате Асия ханым белән тату яшәп, алар район үзәгендә бакча-каралтылары белән зур матур өй торгыздылар. Ике кыз тәрбияләп үстереп, белемле итеп, гаиләләре белән яшәргә фатиха бирделәр. Исәнлек-саулык, бәхет телисе генә кала.

Каләмдәшемнең иҗаты күп­кырлы булса да, туган якка, туган җиргә багышланганнары күзгә ташлана төшә.

«Изге юл», «Туган якка кайту», «Кереп барам көземә», «Әтиләр печән чаба» кебек шигырьләрен укыганда, авторның шәхси кичерешләре сине дә шул мохитка алып керә, туган якка, туган җиргә булган мәхәббәт хисләре дәрья­сына сала, шигырьләрне син укымыйсың, ә аларны үз исемеңнән, яттан сөйләгән кебек тоясың.

Тыңлый белсәң, тынлык та җырлый, дигән бер акыл иясе. Рөстәм дә тормыш агышындагы һәр нәрсәне сиземли, тоеп ала һәм аларга үзенең мөнәсәбәтен нечкә юмор аша җиткерә белә. Бигрәк тә намуссызлык, гаделсезлек, тәккәберлек, комсызлык, битарафлык кебек тискәре күренешләргә тап булганда, гаеплеләрнең изүенә барып ябышмый, үгет-нәсыйхәт (нотация) укымый, ә кинаяле сөйләм, якты шаянлык белән матур уйларга, игелекле эшләргә юнәлдерә. «Сары берлек», «Зи­рәк маймыл», «Яшең тулмый» шигырьләре нәкъ шундый.

Кадыйр ӘХМӘРОВ.

 

Туган якка кайту

Һәркем, чит җирләрдә яшәп,

Туган ягын сагына.

Мин дә шундый хисләр белән

Кайттым туган авылыма.

 

Авылыма баш идем дә

Ташты кайнап хисләрем.

Сиздем шунда, еллар үтеп,

Олы яшькә җиткәнем.

 

Исәнме, минем балачак,

Без уйнап йөргән урам.

Шау-гөр килеп үстек анда,

Бер урам тулы олан.

 

Урам тып-тын, беркем дә юк,

Юк балалар тавышы.

Уртаклаш, дидем, авылым,

Йөрәктәге сагышны.

 

Хатирәләргә күмелеп,

Уйланып тордым озак.

Туган йортка килеп керсәм,

Ишектә тимер йозак.

 

Күз алдымда һаман да шул -

Су буенда талбакча.

Әтием чалгысын кайрап,

Тир түгеп печән чаба.

 

Әнием яшел чирәмдә

Каз бәбкәләрен карый.

Мин ялан тәпи йөгерәм,

Дөньяны таный-таный…

 

Бакча да шул, йортта чирәм,

Элеккечә һәммәсе.

Чалгы таккан

                         буш йортта тик

Кычкырмый каз бәбкәсе.

 

Уйларыма төелдем дә

Сорау бирдем: кем соң мин?

Кайтаваз килде күк күктән -

Син туган йортта ятим.

 

Елларымны саный-саный,

Язмыш белән килештем.

Учым тутырып, бакчабыздан

Кизләү сулары эчтем.

 

Сагынулар һәрчак шулай

Минем белән калсыннар.

Язган шигъри тәлгәшләрем

Әтиемә-әниемә,

Мәрхүмнәргә, авылдашларга

Дога булып барсыннар.

 

Көзге сагыш

Һәркөн җирдә таңнар ата,

Калка һәм бата кояш.

Көннәр төннәргә кушылып,

Үтә кыш, җәй, көз һәм яз.

 

Бар да үтә, гомер үтә,

Ел мизгелләрен санап.

Ул мизгелләр кабатлана,

Гомерләр кайтмый кабат.

 

Шушы уйларга күмелеп,

Мин хисләремдә янам.

Җәйләрем белән хушлашып,

Көзләргә кереп барам.

 

Көзләргә кереп барам ла

Бераз моңсу күңелгә.

Сары төсләр тирә-юньгә

Көзге җырдай түгелә.

 

Өрәңгеләр киң аланда

Әйтерсең учак яга.

Ак каеннар кочагыннан

Алтын тәңкәләр ява.

 

Яшел күлмәкләрен салмый

Көнләшкән күк көзләрне.

Яшь наратлар

                     гаҗәпләнеп,

Карый төрле төсләрне.

Зәңгәр күкләргә төренгән

Алтын көзләр сагышы.

Моңсу көй булып тарала,

Киек казлар тавышы.

 

Кыйгак-кыйгак, туган яктан

Китүе бигрәк авыр.

Берәүләр кабат кайтырлар,

Берәүләр юлда калыр.

 

Җирне, күкне кочып алган

Алтын көзләр үзенә.

Мин йөрим көздә адашып,

Ышанмыйча үземә.

 

Әтием топольләре

(Әтием Исмәгыйль Ибни улы

Арифуллинның истәлегенә багышлыйм)

Әтиемнең топольләре

Үсә инеш буенда.

Ул аларны утыртканда

Нәрсә булган уенда?

 

Инеш суы кебек ага,

Бер туктамый гомерләр.

Әтиемсез күптән үсә,

Суга карап топольләр.

 

Авылыма кайткан саен,

Мин аларга баш иям.

Сәлам биреп үзләренә,

Сагыну утында көям.

 

Хәтерләтеп әтиемнең

Саф күңелен, уйларын,

Үсә аның топольләре,

Ямьләп инеш буйларын.

 

Ямьле инеш буйларында

Алар сибә ак мамык.

Топольләргә табынам да,

Әтиемнең үткән юлын

Искә алам сокланып.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 703

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>