Бездә яңгырый азан

1-DSC_0132

Челно-Вершины районындагы Совет Норлаты авылы мәчете.

Уяныгыз, гамьсез йоклаганнар,
Бездә яңгырый азан тавышы.
Шул тавыштан илһам-куәт алып,
Күктә оча шоңкар — тау кошы.

Гомер-бакый азан бәндәләрне
Татулыкка, дингә чакырган,
Тыңла әле, туган, күңелеңдә
Иман нуры булса чак кына.

Тавышыннан аның күк нурлана,
Җир уяна, кара тән кача.
Ул яңгырый безнең Сов Норлатта
Мөселманча моңлы, татарча.

Тыңлагызчы, дуслар,мөселманнар,
Ишетелә азан тавышы!
Таң сызыла, куып томаннарны,
Җир әйләнә — көнгә авыша.

Иблис колы — кара козгыннарны
Кош юлыннан куып, өркетеп,
Азан нурларыннан канатланып,
Айга очар татар бөркете.

Татар белән башкорт -  бертуганнар,
Диндә, җырда алар тиңдәшләр.
Ә син, азан, безнең милләтләрне,
Йөрәкләрне яктырт, берләштер.

 

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено