Ярмәк колмагы

1280px-Humulus_lupulusӘни минем колмак җыйды, чүпрә тәмле ясады.
Әниемнең төсе итеп миндә җыйдым колмакны.

Бакчабызда утырттым, бик тиз алар үстеләр.
Колмакларның ботаклары бик зәһәр чеметәләр.

Үсәләр бик шатланышып, яхшы җирдә булганга.
Бик таратып булмый инде, әз урын яшелчәгә.

Җыям колмакны көзләрдә, ипи мин салмасам да,
Әнием кебек булмый шул, бик ныклап тырышсам да.

Әниемнең чүпрәсен тирә-як күрше алды,
Бик уңдырып кабартмалар, ипиләр алар салды.

Рәхмәтләр укыганнардыр минем уңган әниемә.
Тырыш кеше һәр чакта да һәммәсен дә булдыра.

 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1145

Один комментарий

  1. Бик матур, молодец!