Нәүрүз халкыбызны берләштерде

img565Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы яшьләре әлеге бәйрәмне кайтара алсалар, яхшы булыр иде…

30 ел элек дустым Әхмәт Нәфыйгин белән татар милли оешмасы төзүчеләр утырышыннан кайтыр юлга чыктык. Шунда мәйтәм: “Әхмәт, Самар татарларын җыеп, утырыш үткәрдек. Җыелганнар бик шатландылар, безнең эшне хупладылар. Милли оешма булдырып, татар телебезне, мәдәниятебезне сакларга теләвебезне аңладылар. Бу, әлбәттә, бик шәп! Минемчә, безгә хәзер киң аудиториягә чыгарга вакыт. Милләттәшләребезне берләштерергә, татар халкы ярата торган Сабантуй кебек зур чара оештырырга кирәк. Әйдә аны «Кышкы Сабантуй» дип атыйк та, үзебезнең иптәшләргә тәкъдим итеп карыйк”.

Әхмәт тә, икенче утырышта фикердәшләребез дә минем тәкъдимемне күтәреп алдылар. Китте зур катлаулы эш!..

Бәйрәмне авиазаводның спорт сараенда үткәрергә булдык, моның өчен профсоюз комитетының ризалыгын алдым. Шулай итеп 1989 елның 27 февралендә без, яңа оешкан «Туган тел» татар җәмгыяте вәкилләре, үзебезнең беренче зур чарабызны — «Кышкы Сабантуйны» үткәрдек.

Без -  инженерлар, юристлар, студентлар, гади эшчеләр — бернинди дә тәҗрибәбез булмаса да, оештыра алдык бит бәйрәмне! Чарабызга язгы ташкын кебек халык агылды! Самар өлкәсенең татарлары өчен яңа тарихи чор — яңарыш чоры башланды…

Шул елны СССР җитәкчесе М.С.Горбачев Әфганистаннан хәрби көчләрне чыгарырга, андагы сугышта катнашмаска карар кабул иткән иде… Шатлык өстенә шатлык! Өмет өстенә өмет!

Безнең турында ишетеп, безнең зур эшкә кушылган Шамил Баһаутдинов тәкьдиме белән икенче елдан башлап әлеге чараны без Нәүрүз дип атадык. Байтак еллар шушы Нәүрүзебез олысына да, кечесенә дә зур шатлык бирде, туган-дусларны очраштырды, яшьләрне таныштырды-кавыштырды, яңа буынның татар көрәшенә, армрестлингка, гер күтәрүгә кызыксынуын арттырды.

Нәүрүз бәйрәменә керү билетлары сатып (алар взнос буларак исәпләнде), бераз акча эшләп, балалар фестивален, Сабантуйны, Сөмбеләне үткәрүдәге чыгымнарның күпмедер өлешен каплый идек. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, соңгы елларда бу бик кирәкле язгы бәйрәмебез үткәрелми…

Хәзер төрле милли чаралар үткәрүдәге чыгымнар авырлыгы иганәчеләребез җилкәләренә төшә. Балалар фестивален, ана телебез буенча олимпиадалар, Сабантуйлар оештырыр өчен бик күп акча кирәк. Нәүрүз шулай ук үткәрелеп килсә, бераз булса да халыктан акча керер, халык та читтә тормас иде. Халкыбызга аралашырга, яшьләргә танышырга, телебезне сакларга тагын мөмкинлекләр ачылыр иде.                           

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмабызның яшьләре әлеге бәйрәмне кайтара алсалар яхшы булыр иде. Программасын үзгәртеп, заманчалап, бәйрәмнең төп өлешен «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре формасында үткәреп…

Соңгы елларда Самарда төрки халыклар үткәрә торган Нәүрүз бәйрәмендә татарлар да катнаша. Ул кирәк, башка төрки халыкларның мәдәнияте белән танышу бара, дуслык ныгый.

Бер бәйрәм икенчесенә комачауламас иде бит, дип уйлыйм… 

Тарихта калган Нәүрүз бәйрәмнәребезнең берничә фоторәсемнәрен карап, шатланып алыйк әле.

img562img563 img564 img565 img566 img567 P1000587 P1000605 P1000606 P1000607 P1000617 P1000629 P1000639 P1000651 P1000653 P1000656 P1030867 P1030936Азат НАДИРОВ, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы ветераны.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Балалар – безнең өметебез. Ничек соң безгә балалар фестивален саклап калырга?!

 

Просмотров: 1001

Комментирование запрещено