«Тере килеш утта янган сабыйларны сагынып…» Роберт Миңннуллин каләме дә читтә калмады

news_21973Бу фаҗига барыбызның да күңеленә тиде — битараф кеше юктыр. Нечкә күңелле Роберт абый Миңнуллин да «Язмый булдыра алмадым» дип шигъри юллар язган. Алар йөрәкне телә.

Ут эчендә

(Кемеровода 41 бала утта янып үлде)

Ни көннәргә калды бит ил,
Төштек бит ни көннәргә?
Шушындый авыр чакларда
Таяныйк соң кемнәргә?

«Ни эшләргә?», «Кем гаепле?»
Бу сораулар мәңгелек…
Ник югалды җаваплылык?
Кая китте гамьлелек?
 
Сәбәпләр табарга була
Йә болай, йә тегеләй…
Ә монда янгын…
Сабыйлар
Утта яна тереләй!
 
Сабыйлар яна ялкында,
Сабыйлар — ут эчендә…
Аларны беркем коткармый…
Елыйм шуның өчен дә. 
 
Минем күз яшьләре генә
Сүндермәс шул ул утны…
Нигә безнең илнең күге
Гел караңгы, болытлы?
 
Кем гаепле бу хәлләргә?
Бу кемнәрнең ялгышы?
Аларга да бер төшәчәк
Сабыйларның каргышы…
 
Гаеплеләр җәзаларын
Барыбер алачаклар!
Бу дөньяда янмасалар,
Тәмугта алачаклар!
 
Мин үзем дә ут эчендә,
Утырамын сызланып…
Тере килеш утта янган
Сабыйларны кызганып…

matbugat.ru


КОНТЕКСТ:

Камышлинцы скорбят по погибшим в Кемерово

* * *

Мусульманки со всего Татарстана помолились за жертв трагедии в Кемерово / Россия абыйстайлары Кемерево фаҗигасендә һәлак булганнар рухына дога кылды

* * *

Фирдүс Тямаев Кемерово фаҗигасе турында җыр язган (ВИДЕО)

* * *

«Әни, бәгърем, үләмен» — Лилия Сәлахетдинова Кемерово фаҗигасенә багышлап үзәк өзгеч шигырь язган

* * *

Мусульмане выражают соболезнования родным и близким погибших при пожаре в Кемерово

Просмотров: 1176

Один комментарий

  1. Кемерова шәһәрендә, утта янып үлгән балаларга багышлана.
    Янам әнкәй, ничек түзим!
    Күкрәп-яшнәп үткән кебек!
    Күңел сыкрый сизгән кебек!
    Уйнап-көлеп бала-чага
    Зур сарайга китеп бара.
    Бала бит ул, кино карый,
    Ни көтәсен -алда ,белми!?
    Кара төтен каплап алган,
    Яшь балалар утта калган!!!
    Ябык ишек, чыгып булмый,
    Ана, бала куркып елый,
    Кара төтен кысып буа,
    Үлем килгән, хөкем сөрә.
    Соңгы сүзен язып куя
    «Кереп барам ялкын гүргә
    Әрнүенә ничек түзим!
    Әнкәй җаным берни күрмим!»
    Укып булмый, җаннар елый
    Түзеп булмы йөрәк дулый,
    Кара күмер- ята бала
    Сабырлыклар бирсен АЛЛА!
    Лилия Ф. Гиматдинова- Хисамова Оренбург шәһәре 2018 ел.