«Бердәмлек» газетасыннан, 31 март, 2018 ел

 1449131319_18426495Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Миңсылу Закир кызы

Булатовага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбие­без! Без сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Си­ңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояш­ның тик сихәт нурларын гы­на коюын, күңел тынычлыгы, сөе­неч­ләргә куанып яшәвеңне телибез.

Әни бит ул — өйнең яме,

Ә тормышта — олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Кайчан барсак — киң күңелле,

Каршылыйсың ачык йөз белән.

Авырлыклар җиңеләеп китә,

Синең әйткән җылы сүз белән.

Изге теләкләр белән улла­рың Сафиулла, Таһир, кызың Таһирә, киленнәреңӘлфия, Миңнур, Нурия, оныкларыңһәм оныкчык­ларың.

* * *

Миңсылу Закир кызы

Булатовага – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине йө­рәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, киң күңелле, олы йөрәкле кеше, ышанычыбыз, киңәшчебез, җы­лы кояшыбыз, якыннарыңның иге­леген күреп, мул тормышта саулык-сәламәтлектә яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Туганлыкны саклап яшик

                                       шулай,

Бер-беребезнең хәлен

                                   белешик.

Шатлык килсә, бергә

                            уртаклашып,

Борчуларны бергә бүлешик.

Изге теләкләр белән туган­нарың Нурия, Мәдинә, Наилә, Гамбәр гаиләләре белән.

* * *

фейзуловкаСамара шәһәре,

Средне-Садовая урамы

Рөстәм Ильяс улы Фәйзулловка – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтием! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең — 60 яшь тулу көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тор­мыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез.

Рәхмәт синең шәфкать тулы

                                  йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс

                                 беләгеңә.

Рәхмәт хәстәр белән караган

                                 күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән

                                 сүзләреңә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Җәмилә, улың Әнвәр.

* * *

Рөстәм Ильяс улы Фәйзулловка!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                       узсын —

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Изге теләкләр белән се­ңелең Мәдинә, киявең Тәл­гать.

* * *

Рөстәм Ильяс улы Фәйзулловка!

Кадерлебез! Сине чын кү­ңелдән зур юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа бу көнне!

Изге теләкләр белән апаң Зөләйха гаиләсе белән.

* * *

Камышлы районы,

Иске Усман авылы,

Сәхия Фахиз кызы

Сафинага — 60 яшь!

Кадерлебез! Сине ихлас кү­ңелдән матур юбилеең белән котлап, аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар те­либез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Җан тынычлыгы, чиксез бә­хетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Бетерсәң дә, кабат башласаң

                                               да,

Елларыңның фәлән дистәсен,

Канатыңны җилләр

                                 каермасын,

Йөзләреңнән шатлык

                                   китмәсен.

Хатын-кызның яшен

                                сорамыйлар,

Гүзәллек һәм сөю — мәңгелек.

Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,

Гаиләңә сихри ямь биреп.

Изге теләкләр белән гаи­лә дусларың Заидә һәм Га­лимҗан Ибраһимовлар.

* * *

алиевы на 31 мартаЧелно-Вершины районы,

Шламка авылы

Сабирҗан Сәлимҗан улы һәм Әрбия Зиннәтулла кызы Алиевларның

бергә гомер итүләренә – 60 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне бриллиант туегыз белән чын кү­ңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, онык­­ларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.

Юлларның авырын үткәнсез,

Теш кысып, елларны

                                   сүткәнсез,

Тормышка матурлык

                                   сипкәнсез,

Һәм безне бәхетле иткәнсез.

Үзебез еракта булсак та,

Күңелләр түрендә яшисез.

Бар галәм беләдер: безгә сез —

Иң газиз, иң якын кешесез.

Изге теләкләр белән балаларыгыз Нәбиулла, Әх­тәм, Әлфия, Нургали, ки­лен­нә­регез, киявегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Просмотров: 583

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>