Казанда II Бөтенроссия татар авыллары җыены узачак / В Казани пройдет II всероссийский форум татарских краеведов

8-2-620x330Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак.

2018 елның 3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Бу хакта төп оештыручы — Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак.

Программа кысаларында җыен катнашучылары Россия төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм Татарстан архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныша алачаклар. Шулай ук алар «Тарихи-мәдәни мирасны, төбәкләр үсешенең тарихын һәм перспективаларын, Татарстан торак пунктларын һәм Россия чикләрендәге татар дөньясын өйрәнүдә һәм саклауда галимнәрнең, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәлдә, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессиядә катнашачаклар.

4 апрель көнне җыенның пленар утырышы узачак. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренү язмаларының фәнни-методик тәкъдимнәре” һәм “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренүләренең Бердәм архив мәгълүматы системасы фәнни-белешмә потенциалы” дип исемләнгән методик семинарлар да оештырыла.

Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган, алар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең «Безнең милли мәдәни мирасыбыз» дип исемләнгән концертын карый алачаклар. 

“Татар-информ”.

* * *

В Казани с 3 по 5 апреля пройдет II Всероссийский форум татарских краеведов.

Об этом сегодня заявили на пресс-конференции, посвященной форуму, пишет «БИЗНЕС Online».

На мероприятие ожидается приезд 379 делегатов из 34 регионов РФ и Татарстана. По словам первого заместителя председателя исполкома Всемирного конгресса татар Даниса Шакирова, в рамках форума пройдут книжная выставка, посвященная истории татарских сел регионов РФ и архивному делу в РТ, круглый стол, сессия, в которой пойдет речь о сохранении и развитии татарских слобод, методические семинары.

Форум пройдет совместно с институтом истории АН РТ, ИЯЛИ, Институтом татарской энциклопедии, Российского исламского института.

По словам председателя совета Общества краеведов Альберта Бурханова, на форуме​ будет принято решение о создании специального фонда.​

— Мы хотим предложить создание специального фонда по поддержке краеведов, например, по проведению раз в год конкурса «лучших работ по краеведению» в трех номинациях. Во-вторых, помочь любителям родного края в издании книг, — сказал он.

Пленарное заседание II Всероссийского форума татарских краеведов запланировано на 4 апреля в НКЦ «Казань».

idelreal.org

 

 

Просмотров: 2154

Комментирование запрещено