Экзамен по татарскому языку после 9-го класса в РТ будут сдавать около 20 человек / Татарстанда төп дәүләт имтиханын татар телендә 70ләп укучы бирәчәк

87D1BC1C-1A26-4386-A6C5-97532CA48045_cx0_cy10_cw0_w1023_r1_sЭкзамен по татарскому языку после 9-го класса в РТ будут сдавать около 20 человек. Об этом на пресс-конференции сообщил первый заместитель министра образования и науки РТ Ильсур Хадиуллин.

«9-е классы сдают четыре экзамена — это максимальное количество. Из них два экзамена — обязательные русский и математика и два экзамена — по выбору. Поэтому школьники Татарстана и выпускники 9-х классов имеют право выбирать экзамен по татарскому языку и литературе. Никакого давления на выпускников 9-х классов со стороны министерства образования нет. Мы даем возможность администрациям школ республики и муниципальным органам образования в этом вопросе подойти очень индивидуально, точечно, конкретно, с учетом особенностей района… Они сами выбирают либо это изложение, либо диктант, либо по билетам — разные формы. Мы таким образом даем возможность подойти индивидуально к каждому выпускнику 9-х классов, без обязательного экзамена», — пояснил Хадиуллин, отвечая на вопрос корреспондента «БИЗНЕС Online».

Кроме того, он уточнил, что, помимо 20 человек, которые выбрали татарский язык в качестве дополнительного экзамена, есть ребята, выбравшие татарский в качестве языка сдачи ОГЭ. «Как язык сдачи ОГЭ выбрали где-то порядка 73 человек. Сейчас количество уменьшается. Дети заявились, но есть отказавшиеся», — заметил первый замминистра образования РТ.

business-gazeta.ru

* * *

Татарстанда 9 сыйныфны тәмамлаганда төп дәүләт имтиханын татар телендә бирү турында 70ләп бала белдергән. 1275 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда белдерде.

«9 сыйныфны тәмамлаганда укучылар дүрт имтихан бирә: урыс теле, математика һәм тагын ике фән укучы теләге белән сайлана. Соңгы ике имтихан кысаларында татар теле фәнен сайларга була. Моңа беркем каршы килми», диде Һадиуллин.

Төп дәүләт имтиханын татар телендә бирергә Татарстанда 70ләп бала гариза тапшырган. 1275 бала татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан бирәчәк.

Ә инде мәҗбүри рәвештә моңа кадәр уздырылып килгән дәүләт аттестациясе быел булмый. «Бишенче мәҗбүри имтихан баланың хокукларын бозу була, шуңа күрә быел аз гына үзгәрешләр кертелде. Белгәнегезчә, безне Рособрнадзор да, прокуратура да тикшерде», дип сөйләде министр урынбасары.

Шул ук вакытта укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен һәр мәктәп үзенчә тикшерергә хокуклы. Кемдер диктант, кемдер инша сайлый ала. Бу балаларның теләкләрен исәпкә алып оештырыла диде Һадиуллин.

БДИны, федераль кануннарга ярашлы, бары тик урыс телендә генә бирә алалар, дип искәртте Илсур Һадиуллин. «Предметларны татар телендә укысалар да, балалар параллель рәвештә имтиханны урыс телендә бирүгә әзерләнә», диде түрә.

Былтыр Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та укыту ихтыярига калды. БДИны милли республикалар телләрендә тапшыру каралмаган.

azatliq.org

Просмотров: 2125

Один комментарий

  1. После выхода материала Министерство образования и науки Татарстана заявило, что заместителем министра образования Ильсуром Хадиуллиным были озвучены неверные данные о количестве выпускников 9-х классов, заявивших о желании сдать татарский язык и литературу в качестве экзамена по выбору. По уточненной информации, в этом году сдать ОГЭ по родным языкам решили всего 1465 человек. «Из них 1275 — татарский язык, 104 — чувашский, 60 — удмуртский, 26 — марийский язык», — уточняет пресс-служба Министерства образования и науки Татарстана.