Әй, замана, замана…

2(1)Әй, бу замана дигәнен
Кайчакта аңлап булмас…
Заманадан гаеп эзләп,
Дөньяда яшәп булмас.

Хәзерге тормышны яшьләр
Үзләренчә аңлыйлар.
Җитешсезлеккә санамый,
Заманага сылтыйлар.

Исең китәр, авыллар да
Ни дәрәҗә үзгәрде.
Урыс телен алга сөрә,
Чеп-чи татар үзләре.

Урыслашкан бу халыкка
Заманамы гаепле?
Гаиләдән эзлик бары,
Үзебездән гаепне.

Сөйләшәбез оныклар белән
Татар-урыс телендә.
Салкын карап туган телгә,
Яшәп татар җирендә.

Әбекәйләр әйтә иде:
Тыңла, исеңдә тот, - дип.
Башка телдә сөйләшсәгез,
Гөнаһ булыр, балам, — дип.

Үз телебез — әнкәй теле,
Үз сүзебез — назлы сүз.
Тик шул телдә сөйләшкәндә
Олыбыз һәм кечебез.

Башка телләрне белү дә -
Ул байлык, ул хәзинә.
Һәр милләтнең дә үз теле
Якын бит ул үзенә.

Кайда гына яшәсәк тә,
Чыксак чит-ят илләргә,
Саклыйк берүк телебезне,
Алмашмыйк ят телләргә.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 2310

Комментирование запрещено