Авылымның кырлары

imageАвылымда кырлар матур,
”Озын күле» аның бар.
Анда үсә шомырт, җиләк,
Колмак, карлыган, балан.

Авыл халкы шунда барып
Җиләк-җимешләр җыя.
Чиләкләрен тутырып,
Шатланып өйгә кайта.

Бала-чага да калышмый
Какы-кузгалак өзә.
Шаярып, уйнап, көлеп,
Матур җәйләр тиз уза.

Озын күлнең үләне
Бик файдалы малларга.
Ерак түгел көтү йөри,
Тыныч җәйге аланда.

Бай безнең урманнарыбыз,
Бигрәк матур аланнар.
Илләр генә тыныч булсын,
Дус булсын авылдашлар.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1557

4 комментариев

  1. Бик матур шигырь. Иҗади уңышлар телим!

  2. Молоток!

  3. Әйе , безнең яклар бигерәк матур, бик тә дөрес итеп язылган Мин дә үземнең тагын бер шигыремне сезгә җибәрергә уйладым. Бу шигри юлларын Камышлы авылында торучы, бик тату, күркәм, кунакчыл. Багаутдинов Сәгит абый белән Нәҗибә апалар гаиләсенә багышлап яздым, әле алар үзләре дә укымады, бәлки Бердәмлек аша барып җитәр…

    Туганнарга..
    Камышлы авылында
    Яши безнең туганнар.
    Сәгит абый, Нәҗибә апай
    Бик якыннар бит алар.

    Яраткан уллары-Атлас
    Киленнәре уңган-Зөлия.
    Бергәляшеп яшиләр
    Бик тату гаиләләре.

    Яраткан кызлары да бар
    Нүрия аның исеме.
    Оныклары бар аларның
    Үзләре кебек сөйкемле.

    Кайчан гына кайтсак та без
    Йөзләре аларның ачык.
    Каршы алалар безне
    Күкрәкләренә кочып.
    Январь 2018ел

    • Редакторларга. Гафу итегез мине, минем бу шигыремне берәр ничек Бердәмлек газетасына җибәрә алмассызмы икән. Бер ничек тә җаен тапмадым, шуның өчен комментариягә куйдым, тик аны бик аз кеше карар, ияләренә барып җитмәс. Рәхмәт. Гаянова Нәсимә.