Уфада Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан ителде / ​В Башкортостане объявлен конкурс на лучший проект памятника Габдулле Тукаю

E6AC3C03-69E7-456F-A557-A193F7973742_cx0_cy8_cw97_w1023_r1_sБашкортстанда шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан ителгән. Ул Уфа «Нур» татар театры бинасы янына куелачак диелә.

Башкортстанның мәдәният министрлыгы белдерүенчә, Уфада Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан ителгән. Проектларны, график материалларны, исәпләрне 2018 елның 1 июленә кадәр «Русия рәссамнары берлегенең» Башкортстан бүлекчәсенә җибәрергә кирәк.

Башкортстан татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар Уфада Тукайга һәйкәл куюны күтәреп килде. 2011 елның сентябрь аенда Башкортстанда татар телендә басылучы «Кызыл таң» гәзетында бер төркем татар һәм башкорт зыялыларының республика президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хаты чыкты.

Ачык хат нәтиҗәсендә шул ук елның октябрендә Уфа хакимияте башкалада Габдулла Тукайга һәйкәл кую турында карар чыгарды. Ләкин шуннан соң җиде ел вакыт узса да, ул һаман сүздә генә калды. Шулай ук һәйкәлне кая кую тирәсендә бәхәсләр чыкты һәм ул бүген дә дәвам итә. Бер төркем җәмәгатьчелек аны башкаланың Габдулла Тукай урамындагы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршына куярга кирәклеген күтәрде. Икенче төркем Уфа «Нур» татар дәүләт театры бинасы каршында кую кирәк дип санады.

Былтыр 25 апрель Уфаның берничә урынында каршылык чаралары узды. Пикетка чыгучылар «Гафу ит, Тукай…» дигән шигар күтәреп торды.

azatliq.org

* * *

В Башкортостане объявлен конкурс на создание лучшего проекта памятника народному поэту Татарстана Габдулле Тукаю. Местом установки памятника определена площадь перед Уфимским государственным татарским театром «Нур».

Заявки на участие в конкурсе, проекты, пояснительные записки, графические материалы и сметно-финансовые расчеты должны быть представлены авторами не позднее первого июля 2018 года, говорится на сайте министерства культуры РБ.

В ноябре прошлого года памятник Тукаю открыли в селе Актаныш Актанышского района Татарстана. На открытии присутствовала депутат Госдумы РФ Альфия Когогина.

Еще раньше «БИЗНЕС Online» сообщал о том, что памятник Тукаю планируется установить на Сахалине. Бронзовую скульптурную композицию татарскому народному поэту в дар Южно-Сахалинску преподнесли татары Сахалина при поддержке Республики Татарстан.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1031

Один комментарий

  1. Казанда берә башкорт язучының һәйкәлен куерга кирәк, мәсәлән, Мустай Карим.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>