Русия мөфтиләр шурасы ваһһабчылыкны экстремизм дип тануга каршы чыкты / Совет муфтиев выступил с заявлением по поводу предложения муфтия Самигуллина запретить ваххабизм

F0F1EF19-E715-497D-9047-2A1717D106A7_cx0_cy4_cw0_w1023_r1_sРусия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы үз вәкилләренең Русия динара шурасы утырышында катнашуын инкарь итә һәм ваһһабчылыкны экстремистик идеология дип тану тәкъдименә каршы булуын белдерә.

Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы белдерүендә әйтелгәнчә, әлеге тәкъдимнең «хокуый яктан төгәл ачыкланмавы, Конституциядә каралган дини оешмаларның дәүләттән аерылган булу принцибы бозылуы күренә».

«Дин тотучыларны конкрет канун бозу өчен түгел, ә үз фикерләре өчен эзәрлекләү Русиянең мөселман җәмәгатьчелегенә дә, милләтара татулыкка да, Русия дәүләтенең хокукый мәдәниятенә дә начар тәэсир итәчәк дип саныйбыз», диелә белдерүдә.

Белдерүдә шулай ук Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы Русия динара шурасындагы үзенең рәсми вәкиле Дамир Мөхетдиновны Русия динара шурасы утырышы башланырга берничә минут кала чакыртып алганлыгы языла.

Утырышта кабул ителгән резюлюциянең тексты танышыр өчен алдан бирелмәде, шуңа күрә Динара шура президиумы әгъзалары арасында консенсуска ирешеп булмады диелә.

Моннан тыш, Русия мөфтиләр шурасы Төньяк Кавказда һәм Татарстанда төбәк динара шуралары булдыруга да каршы чыга. Русия динара шурасы федераль дәрәҗәдә генә булып калырга тиеш дип языла белдерүдә.

Ваһһабчылыкны экстремистик идеология дип тану тәкъдиме белән Русия динара шурасы утырышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыккан иде.

«Без әлеге идеологияне тыярга тиеш, ул кешеләргә нәфрәтне алга сөрә, ләкин безнең илдәге кануннар идеологияләрне тыймый, конкрет оешмаларны тыя. Безнең илдә ваһһабчылар төрле структураларны берләштерә, алар үсештә, эволюциядә. Мондый тыю кертелсә, аларга эшчәнлек алып бару авырлашачак, бу исә террор оешмаларына кешеләр агымын туктатачак», диде мөфти утырышта.

azatliq.org

* * *

Совет муфтиев России выступил против предложения муфтия Татарстана Камиля Самигуллина о запрете ваххабизма на территории России, высказанное на заседании Межрелигиозного совета 27 марта. Об этом говорится в заявлении, опубликованном пресс-службой мусульманской религиозной организации.

В заявлении, в частности, говорится:

«Духовное управление мусульман Российской Федерации (ДУМ РФ) и Совет муфтиев России (СМР) опровергают участие своего представителя в заседании Межрелигиозного совета России (МСР) 27 марта 2018 г. и напоминают, что за несколько минут до его начала официальный представитель Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России в Межрелигиозном совете России Д.В. Мухетдинов был отозван с этого мероприятия.

Духовное управление мусульман Российской Федерации и Совет муфтиев России заявляют, что проект текста резолюции, принятой на заседании, не был заранее разослан и с ним не были ознакомлены все члены президиума МСР. Соответственно, не было достигнуто консенсуса всех членов президиума МСР.

ДУМ РФ и СМР, в частности, выступают против пункта 2 («Обратиться в органы государственной власти с предложением о признании ваххабизма экстремистской идеологией, а ваххабитских организаций – экстремистскими организациями»), предложенного председателем Духовного управления мусульман Республики Татарстан Самигуллиным К.И., ввиду его очевидной правовой неопределенности, нарушения конституционного принципа отделения религиозных объединений от государства.

Глубоко осознавая жизненную важность противодействия идеологии нетерпимости и прилагая на этом пути множество усилий, мы, тем не менее, считаем, что введение принципа преследования верующих за убеждения, а не за конкретные противоправные действия, самым пагубным образом скажется и на мусульманском сообществе России, и на межнациональном согласии, и на правовой культуре российского государства».

Комментируя выступление муфтия Татарстана на заседании Межрелигиозного совета России, православный публицист Роман Силантьев заявил о «прорыве» в деле запрета «ваххабизма», который был достигнут благодаря инициативе Самигуллина и отсутствию возражений на нее со стороны Совета муфтиев России.

ИА IslamNews.

Просмотров: 759

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>