«Курбан-байрам с рюмкой водки», яки Бабаларыбыз бәйрәмдә эчкәнме?

news_22024Язудан әллә бераз туктап торырмынмы дигән идем, булмады. Интернетта очраклы рәвештә ТР Фәннәр Академиясендә баш фәнни хезмәткәр булып эшләүче Габдрафикова Лилия Рамил кызының «Пьянство татар 100 лет назад: Курбан-байрам с рюмкой водки, нетрезвые шакирды и тлетворное влияние Запада» исемле язмасына тап булдым. Әлеге язма интернет-газетада урнаштырылган.

Тарих фәннәре докторы Лилия ханым аны нинди максаттан чыгып язгандыр, аңламадым. Махсус заказ белән түгел микән дигән шикле уйлар да килә башка. Чөнки татар бабаларыбызның абруена бик нык суккан язма болай гына языла алмый торгандыр. Бит анда татарлар Корбан-бәйрәмне хәмер белән билгеләп үткәннәр дигән фикер алга сөрелгән. Комментарийлар язучыларның күбесе (аларны башка милләтләр дип аңларга кирәк) бик тә шатланганнар инде, янәсе татарларны хәмер кулланмаганнар дип әйтәләр, әнә ич, хәтта дини бәйрәмнәрен дә хәмер белән билгеләп үткәннәр.

Нинди фактларга таянып язган соң Лилия ханым татарларның эчкечелеген? Мисалга ул Карл Фуксның ХIХ гасыр башында язып калдырган сүзләрен китерә: “…татарларның урыс трактирларына тартылуы көчле, алар анда Европа зиннәтлелеге һәм эчкечелек белән танышалар”. “Бу бигрәк тә соңгы егерме елда көчәйде, – дип язган 1840 елда Карл Фукс, – татар сәүдәгәрләре һәм мещаннары көн саен диярлек трактирларда зур гына суммада акча калдыралар”.
 
Әмма бит сәүдәгәрләр белән мещаннар ул дәвердә бармак белән генә санарлык булган. Аларның да трактирларда утыручылары бик сирәк булгандыр, дин бик көчле дәвер ул, ай-һай, ачыктан-ачык йөри алдылар микән трактирга?
 
Лилия ханым шул ук Фуксның тагын бер язганын телгә алган. Янәсе, татарлар көндез трактирлардан читтә йөриләр, ә караңгы төшүгә төркемнәре белән култык астына казларын, үрдәкләрен кыстырып (ягъни хәмердән соң кабымлыкка хәләл ризык булсын дип), трактирга агылалар.
 
Карл Фукс язганнарга гына таянып татарлар трактирларның даими клиентлары булган дип әйтергә мөмкинме соң? Язучы кеше шул берән-сәрән күргән татарларны да күплек санда күрсәтеп язгандыр, күрәсең.
 
Ярый инде, күпмедер татар кешесе трактирларга да йөргәндер дип ышаныйк. Әмма бит язмада башка сыймаслык, “революциягә кадәр татарлар арасында дини бәйрәмнәрне, бигрәк тә Корбан-бәйрәмне спиртлы эчемлекләр куллану белән билгеләп үтү традициясе булган” дигән җөмләләр дә язылган. Ниндидер этнограф Гобәйдуллиннарның: “Дин буенча тыелса да, татарлар бәйрәм көннәрендә дә хәмер эчүдән баш тартмыйлар”, – дигән сүзләрен дә мисал итеп китерергә онытмаган тарих фәннәре докторы Лилия ханым. 1880 елда Уфа губернасының Стәрлетамак шәһәре Думасы утырышы да Корбан-бәйрәмне хәмер белән билгеләп үткән исерек мөселман аркасында өзелгән, имеш. Чөнки ул утырышка чакыру кәгазьләрен исереклеге аркасында таратырга оныткан. 1894 елда Корбан-бәйрәме көнне Казан кешеләре Нигъмәтуллин һәм Галиков үзләренең гаиләләре белән шәһәр читенә бәйрәмне билгеләп үтәргә чыкканнар. Нык кына исереп киткән Нигъмәтуллин Галиковны кыйнап үтергән. Нигъмәтуллинның җинаяте Корбан-бәйрәм узганнан соң округ судында каралган.
 
Менә шушы берничә вакыйгага гына нигезләнеп, татарлар Корбан-бәйрәмне хәмер белән билгеләп үткәннәр дип, барлык татар милләте өстенә пычрак атып буламы соң? Юк, әлбәттә. Мин сугыштан соң, дин тыелыбрак торган дәвердә туган кеше, балачак Корбан-бәйрәмнәрен яхшы хәтерлим. Олылар качып-посып булса да гает намазына барырлар иде. Һәр өйдә иртән-иртүк таба ашлары пешерелде. Корбан ашы уздыручылар да булды. Ул көнне хәтта салгаларга яратучылар да хәмер эчмиләр иде, чөнки бәйрәм көнне хәмер исе килүнең зур гөнаһ икәнлеге буыннан-буынга сеңдерелеп киленгән. Ә 1983 елда гына туган Лилия ханым ниндидер чыганакларга гына таянып татарлар Корбан-бәйрәм көнне эчкәннәр димәкче була.
 
Заһир Бигиевның 1887-1889 елларда шәкертләр турында язылган китабын күбебезнең укыганы бардыр. Анда Казан мәдрәсәсе шәкерте Габделгафурның хәмер эчүгә хирысланып китүе, шул сәбәпле мәдрәсәдән куылуы бәян ителгән. Лилия ханым бу китапны да искә алырга онытмаган, шуның нигезендә ул чорда шәкертләрнең дә, муллаларның да хәмер куллануны кире какмаулары турында язган. Заһир Бигиев бу китабын татарлар арасында таралырга мөмкин булган эчүчелекне кисәтү максатыннан язгандыр, мөгаен. Габделгафур персонажы уйлап чыгарылырга да мөмкин, чөнки язучы китабын уку өчен кызыклы һәм гыйбрәтле итәргә тырыша. Тик язучының китабына карап кына шәкертләр һәм муллалар барысы да хәмер эчүдән баш тартмаганнар дип әйтү урынсыз гамәл.
 
Соңгы елларда татарлар арасында да эчкечелекнең киң таралуын инкарь итә алмыйбыз. Әмма 100 ел элеккеге чорларда татарларның Корбан-бәйрәмне хәмер эчеп билгеләп үтүләре турында язу – монысы инде абсурд. Әлеге язмам белән Лилия ханымга тирән ялгышын аңлатасым килгән иде. Яла якмыйк бабаларыбызга, алар чын мөселман булганнар, дин кануннары буенча яшәгәннәр. Корбан бәйрәме көнен хәмер белән билгеләп үткәннәр дип аларга сүз тигезү – зур гөнаһ. Җаннарының рәнҗеше төшмәсен.
Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы.

«Татарстан яшьләре».

 

 

Просмотров: 983

Комментирование запрещено