Хәбил Бикташев авылдашларына тагын бер зур бүләк ясады

1bf247b556c6fab3022edfaf6c13ce91Бу кичне Шенталы районында урнашкан Татар Әбдекие авылының мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Утырырга гына түгел, басып торырга да урын калмаган, фойедагы халык залга таба үрелә, ишетеп калырга булса да тырыша. Тирә-күрше авыллардан һәм район үзәгеннән кунаклар килгәннәр. Сәхнәдә — «Караван-сарай» эстрада-фольклор ансамбле.

Тамашачының күңелен җырчыларның моңлы тавышы, төрле милли музыка коралларында оста итеп уйнаулары, дәртле биюләре, шаян сүзләре яулап алды. Концерт бик шәп булды. Тамашачылар көчле алкышлар белән артистларны кат-кат чакырып чыгарып, сәхнәдән җибәрмәскә тырыштылар, үзләрен чәчәкләргә күмделәр.

Авылдашларым һәм башка җирләрдән килгән кунаклар исеменнән «Караван-сарай» төркеменә һәм, бигрәк тә, аларның чыгышын безгә бүләк итүче Хәбил әфәнде Бикташевка бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Яхшылыклары мең мәртәбә артып, үзләренә дә әйләнеп кайтсын иде. Андый шәхесләр булганда — авылыбыз яшәячәк әле!

Яшәсен туган авыллар,
Беркайчан таралмасын.
Кайтыр җирем калмады, — дип
Якташлар еламасын…

Мин ышанам, син яшәрсең,
Киләчәгең бар синең.
Син бит үзеңне яраткан
Уллар-кызлар үстердең.

Манарасы айлы мәчетләрне
Читләп үтә җилләр, давыллар.
Хәбилләре, Равилләре белән
Горурлана безнең авыллар!

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы,  Шенталы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1567

Один комментарий

  1. БИК ЗУР РЯХМЯТ ХАБИЛЬ АБЫЙГА!!!