В Москве появилась новая татарская рок-группа «Карт аяк» / Мәскәүдә «Карт аяк» татар рок-төркеме барлыкка килде

65e6d6bcccc388d94a6db0e2927c0377Новая татарская рок-группа «Карт аяк» готовится ко второму выступлению. Вечер знакомства с новой группой организовывает Штаб московских татар. Концерт состоится 4 апреля. 

Идея создания татарской группы в стиле рок возникла еще осенью, во время московского форума «Урман куле». «Вместе с вокалисткой из Екатеринбурга мы исполнили дуэт. Началось все случайно, и всем понравилось. Задумали создать дуэт. Но, оказалось, невозможно работать, живя в разных городах. Поэтому группа организовалась в Москве», — рассказал корреспонденту ИА «Татар-информ» руководитель группы Ренат Ахметшин. 

«Впервые мы выступили в Татарском культурном центре на „Аулак ой“ („Вечерние посиделки“). Цель — показать себя, участвовать на концертах и фестивалях. Вокал — Альмира Миргаязова, клавишы — Рушания Булатова, Николай Потапов — бас, Тимур Баязитов — барабаны, я играю на гитаре и пишу песни на стихи великих татарских поэтов», — продолжил он знакомство с группой. 

В репертуаре группы — песни на стихи Габдуллы Тукая «Буран», Мусы Джалиля «Кызыл ромашка», Ильдара Юзеева «Соембикэ манарасы янында».

Как оказалось, слушатели жалуются, что невозможно разобрать текст песен. Это связано с тем, что исполнительница не знает татарского языка. «Послушайте, все ли понятно? Я и сам знаю татарский язык на 20 — 30 процентов. Я вырос вдали от Татарстана. Родился в Кыргызстане, жил в Тюмени. Сейчас я в Москве. Здесь я посещаю „татарский спикинг клаб“ (Клуб общения на татарском языке), думаю, надо еще походить на специальные языковые курсы», — отметил Ренат Ахметшин, переживая за исполнение.

«„Карт аяк“ — словосочетание, запомнившееся с самого детства. Так шутя называли бабушек и дедушек. Сначала это было рабочее название. Мне кажется, оно созвучно с нашим музыкальным стилем. Мы играем в стиле блюз-рок-фанк — это направление переживало свои золотые годы в 60 — 70-х, когда наши бабушки и дедушки были еще совсем молодыми», — объяснил музыкант.

«Татар-информ».

* * *

Мәскәүдә оешкан «Карт аяк» татар рок-төркеме үзенең икенче чыгышына әзерләнә. Яңа рок-төркем белән таныштыру кичәсен Мәскәү татарлары штабы әзерли. Кичә 4 апрельгә планлаштырылган.

Татарча рок төркеме оештыру идеясе көз көне Мәскәүдә узган «Урман күле» форумыннан башланган. «Без Екатеринбургтан бер вокалистка белән дуэт башкардык. Очраклы гына башлаган идек, бөтенесенә дә ошады. Дуэт булып оешырбыз дигән идек. Әмма төрле шәһәрләрдә килеш бергә эшләп булмый икән. Төркемне монда оештырырга туры килде», — ди төркемнең җитәкчесе Ренат Әхмәтшин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Беренче мәртәбә Татар мәдәни үзәгендәге «Аулак өй»дә чыгыш ясадык. Максатыбыз — фестивальләрдә һәм концертларда катнашып үзебезне күрсәтү. Вокал – Альмира Миргаязова, клавишалар – Рушания Булатова, Николай Потапов – бас, Тимур Баязитов – барабаннар, мин гитарада уйныйм һәм бөек татар шагыйрьләре шигырьләренә җырлар язам», — дип дәвам итә ул.

Габдулла Тукайның «Буран», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка», Илдар Юзеевның «Сөембикә манарасы янында» әсәрләренә җырлар язылган.

Дөрес, тыңлаучылар җыр сүзләре аңлашылмый дип зарланалар икән. Бу җырчы кызның татарча белмәве белән бәйле. «Тыңлап карагыз әле, аңлашыламы? — ди Ренат Әхмәтшин борчылып. – Минем дә татарча белүем 20-30 процент чамасыдыр. Мин дә Татарстаннан читтә үстем. Кыргызстанда тудым, Төмәндә яшәдем. Хәзер Мәскәүдә. Әмма Мәскәүдә «татарча спикинг клаб»ка (Татарча сөйләшү клубы) йөрим, махсус курсларга да йөрисе булыр”.

«Карт аяк» — балачактан ук ниндидер күңелле булып хәтердә калган сүзтезмә. Әбиләрне-бабайларны шаяртып шулай атыйлар иде. Башта ул эшче исем иде. Миңа калса, ул безнең музыка стиленә бик туры килә. Без 60-70нче елларда – әби-бабайларыбызның яшьлегендә алтын чорын кичергән блюз-рок-фанк стилендә уйныйбыз», — дип аңлата музыкант.

«Татар-информ».

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено