Дустым Кәримәгә

136568-2Сине сагынып дустым, якын күреп,
Шигырь язам, гаеп итмәссең.
Бу шигырьләр миңа нәрсәгә, дип
Ертып ташлап, әрәм итмәссең.

Күп тә үтмәс, дустым, аерылырбыз,
Минем исемем, бәлки, онытылыр.
Минем сиңа язган шигырьләрем,
Бәлки, калыр, бәлки, ертылыр.

Миннән теләк, дустым, сиңа шулдыр:
Бер башкаең кайгы күрмәсен,
Рәхәт көннәр белән гомерең үтсен,
Йөзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Язлар җитәр, матур кошлар килер,
Алар талга кунып кагыныр.
Камышлыда гына яшәсәм дә,
Күңелкәем сине сагыныр.

Юл буенда үскән чәчәкләрне
Узган саен, дустым, карарсың.
Шигырьләрдә сагыну хисе кала,
Сагынганда укып алырсың.

Сина, дустым, бүген якын итеп
Матур сүзләр тезеп язамын.
Сина, дустым, шатлык, ак бәхетләр,
Тыныч тормыш теләп каламын.

Истәлекләр язам, дустым,
Сандугач кагынганда.
Утка якма, суга салма,
Укырсың сагынганда.

Биек тауларның башыннан
Күренә поезд юллары.
Бу шигырьне язучы -
Дустың Галимә куллары.

Аклы ситса күлмәгемнән
Җиң очларын уямын.
Шигыремне тәмам итеп
Фамилиямне куямын.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1094

Комментирование запрещено