«Исән кала минем җырларым»

image2

Әхмәдиев Минсәгыйть Миншәһит улы.

Әхмәдиев Минсәгыйть Миншәһит улы 1962 елны Камышлы авылында яшәүче Шәһит ага һәм Фәһимә апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. 7 сыйныфны бишле билгеләренә генә тәмамлый. Җәйге каникул вакытында юл һәлакәтенә юлыгып,   шифаханәгә эләгә, биредә ул З6 операция кичерә. Шушы вакыйгалардан соң 18 ел буе чиргә каршы көрәшеп яши. Әмма бервакытта да төшенкелеккә бирелми, сыкранмый, сабыр була. Язмыш сынауларына бирешмичә, тормыштан ямь табып яши. Авыру булуына карамастан әтисенең тальян гармунында уйнап, үзе язган шигырьләрне көйгә сала, җырларын башкара.

Минсәгыйть Миншәһит улы районда үткән “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә дә, башка чараларда да катнаша, якын дусларының, авылдашларының мәҗлес-табыннарын җырлап күтәрә. Яшь егетләрне армиягә җырлап озата. Сөйгән ярына да җырларын багышлый. Туып-үскән Камышлы авылын бик ярата, Кәҗә тауларына менеп, үзенең туган ягына багышланган җырларын башкара.

 

бертуганыныж кызы Лилия белщн.

Әхмәдиев Минсәгыйть Миншәһит улы бертуганының кызы Лилия белән.

image2Минсәгыйть язган җырлар байтак була. Кызганычка, кемдер иҗат җимешләрен яздырган аудиокассетасын тыңларга дип ала да, кире кайтарып кына бирми…

1994 елның 21 ноябрендә талант иясе мәңгегә күзләрен йома.

Якташыбызның кайбер шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:


                                         Китәм инде

Китәм инде, дуслар, рәхмәт сезгә
Бәхилләшеп озатып калганга.
Язлар җитәр әле, кайтыр сандугачлар,
Искә алыр мине алар да.
 
Язлар җитәр, тик мин күрә алмам инде
Алмагачлар чәчәк атканын.
Сирень, шомырт агачлары да
Ботакларын иеп озатып калганын.
 
Китәм инде, дуслар, кайгырмагыз,
Исән кала минем җырларым.
Тальян гармун уйнаган сыман
Искә төшәр минем көйләрем.
 
Минем көйгә кушылып таң алдыннан
Сандугачлар сайрар моңаеп.
Кабер өстендәге ал чәчәкләр дә
Башын ияр кебек боегып.

                                               Йөрәк ярсуы

 «Озатырга килмә», — дисәм дә мин,
Сине эзлим, сине, матурым.
Күрсәм әгәр сине бер мизгелгә генә
Басылыр кебек йөрәк ярсуым.
 
Тәүге җилләр генә хушлашалар
Айлы болытларга сарылып.
Мин китәмен инде, иркәм, сау бул, диеп
Карыйм сиңа һаман каерылып.
 
Гомеремне минем саный көннәр,
Күңел белән күңел ярасын.
Икәү йөргән болын-урманнарга
Хуҗа булып бер син каласың.
 
Синең белән йөргән яшь чакларым
Искә төшә минем көн саен.
Шул чакларда “җаныем” димәгәнгә
Гафу итә белдең син тагын.
 
Сагынуларым шулай чиктән ашып,
Эзләп йөрим сине, матурым.
Бәхет эзләп китте, булыр бәхетле, дип
Тынычландырам йөрәк ярсуын.
 
Артка карадым да каерылып,
Түзә алмадым, җырлап җибәрдем:
“Син каласың миннән аерылып.
Йә, хуш инде, җаным, чибәрем”.
 
Шулай тормыш иртәсендә
Яшьлек белән яшьлек хушлаша.
Мәхәббәтнең кадерен белмисең шул
Үз сөюең җилдәй очмаса.

                               Камышлыма карап сокланам

Кәҗә тауларына менәм дә,
Камышлыга карап сокланам.
Нинди матур минем туган авылым,
Нинди ямьле…
Тальяныма кушылып моңланам…
 
Сок буйларында йөргәндә
Исләремә төште яшьлегем.
Шундый ерак калды ул, үзе якын,
Таба алмыйм аны мин бүген.
 
Туң каеннан кайткан чакта
Камышлыма карап сокланам.
Нинди рәхәт, нинди ләззәт икән
Туган авылыма кайту кабаттан.

                           Рәхмәт сезгә

Минем өчен, әти, чәчләрең дә
Агардылар синең яшьтән үк.
Синең шундый тырышлыгың өчен
Мәңге рәхмәтем бетмәс күк.
 
Йокы белми чаптың көне-төне
Мин сораган дару-йомыш артыннан.
Рәхмәт, әти, сиңа, бик зур рәхмәт,
Мин боларны мәңге онытмам.
 
Әнинең дә чәче агарды шул
Мине саклап кунган төннәрдә.
Хуш чәчәкләр бүләк итәр идем,
Исән булсам җәйге көннәрдә.
 
Безнең әнкәй әле картаймаган,
Үстерсә дә унбер баланы.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа, миннән рәхмәт,
Ни әйтсәм дә — шуны тыңладың.
 
Иркәмнәргә рәхмәт әйтәм,
Тыңладылар һәрбер кушканны.
Апай инде һәр көн “иркәм”, диеп
Янымда иде, китми карады.
 
Рәхмәт сезгә, туган, күрше, дуслар.
Күрдегез сез минем күңелне.
Исәнлек, шатлык, бәхет белән
Яшисе иде калган гомерне.

image3

Әнисе Фәһимә апай оныгы белән.

 

                     Әниемә

Балачактан ук син, әнием,
Әтисез бит ятим калгансың.
Яшьли эшләп, ач-ялангач килеш
Авырлыклар күреп үскәнсең.
 
Биш баланы тудырып, үстердең син,
Булдыра алмас иде аны барсыда.
Ә әнием төннәр буе бишек җыры җырлап,
Сыйпап, назлап, булды безнең яныбызда.

Әнидән без бер начарлык та
Ишетмәдек еллар буена.
Бөтенебез шат, бәхетле булдык,
Килербез без алтын туена.
 
Гафу итә белде әни безне,
Йомшак йөзле, саф күңелле булды гомергә.
Исән булсам әгәр, җәйләр җиткәч, әнием,
Чәчәк бүләк итәр идем үзеңә.
 
Рәхмәт сиңа, әнием, барсы өчен дә,
Бурычлы без сиңа гомергә.
Онытмабыз, әнием, сине бер дә,
Рәхмәт яусын сиңа мәңгегә.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА әзерләде.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1769

Комментирование запрещено