Онытмыйк ахирәтне

Namaz-KadinМөселманым, гафил булма,
Картайганың көтмә син.
Гомереңнең бер минуты
Гыйбадәтсез үтмәсен.

Калдырма намазларыңны,
Бит вакытын да укы.
Шул булыр каршы алучы
Ахирәтеңнең уты.

Кояш чыкканчы син укы
Иртәнге намазыңны.
Чыгарма берүк исеңнән
Мәңгелеккә барасыңны.

Укы өйлә, икендене,
Укы ахшам, ястүне.
Бер Ходаем җинел итәр
Сират күперен үтүне.

Яшәгәндә бу дөньяда
Күп гөнаһлар кылабыз.
Фани дөньяга кызыгып,
Ахирәтне онытабыз.

Намаз саен Бер Ходайның
Ярлыкавын үтеник.
Бу дөньяны, ахирәтне  -
Икесен дә бер күрик.

Гайбәт сүзләр сөйләп йөреп
Әрнетмик кешеләрне.
Рәхмәт алырга тырышыйк,
Рәнҗетмик күршеләрне.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

Просмотров: 1158

Комментирование запрещено