“15 минут сөйләшкәннән соң никах укыттык”

SONY DSCБүгенге көндә 92 яшьлек Лотфулла бабай – Тупли авылында бердәнбер сугыш ветераны.

Лотфулла дүрт сыйныфны Алмалы авылында тәмамлый, ә бишенче класстан балалар җәяү Тупли авылына йөреп, анда белем алалар. Салкын кышларда исә укучылар монда тулай торакта күрше-тирә Идәй, Мулла, Кызылсу балалары белән бергә яшиләр.

Җиденче сыйныфта укыганда, Лотфулла тиф белән чирли. Алты ай мәктәпкә йөри алмый. Ә инде уку елы ахырына җиткәндә, директорга барып, имтиханнар тапшырырга теләвен белдерә.

 “Булдыра аласыңмы соң?” – дип сорагач:

“Мин барысын да беләм!” – дип, ышанычлы җавап бирә малай. 

Һәм җиде сыйныфны Мактаунамә белән тәмамлый.

Ул математика, тарих, география дәресләрен бик яхшы белә. Бик күп китаплар укый.

Укучылар җәй буена колхоз бакчасын утыйлар. Инде тугыз яшеннән эшкә җигелеп, тырыш, хезмәт сөючән, җаваплы булып үсә Лотфулла.

Әнисе колхоз эшеннән бушамаганга, малай өйдә аның ярдәмчесе була – ашарга да пешерә, суын да ташый, анасына төшке ашны әзерләп тә илтә. 

Сатучы булган әтисе акыллы, башлы улын үз һөнәренә өйрәтә. Ә 15 яшендә инде егет кибеткә эшкә урнаша.

 

17 яшьлек Лотфулла фронтка китә…

1943 елның ноябрендә 17 яше дә тулмаган Лотфулланы гаскәр хезмәтенә алалар.

Яңгыр коеп яуган көнне Алмалы һәм Тупли авылларынан җыелган 26 егетне Елхау хәрби комиссариатыннан Куйбышка озаталар.

Анда поездларда Ульян өлкәсенең  Барыш шәһәренә җибәрәләр. Ерак булмаган араны 14 тәүлек үтәләр алар! 15 минут баралар да, озак кына туктап торалар, 15 минут баралар да, тагын туктап торалар, чөнки поездлар, юллар бер дә бушамый. Көнбатыштан яралыларны алып кайталар, моннан солдатлар китә, хәрби техника ташыйлар…

Барышка барып җиткәч, яшьләрне тезеп бастыралар һәм төрле гаскәрләргә билгелиләр.

“Мин — җәяүле, ә дустым Хуҗаҗан минометлар гаскәренә эләкте. Иптәшемән аерылырга теләмичә, озак уйлап та тормадым, аның артына барып бастым. Сержант өлкән лейтенантка доклад ясый: “Бездә унсигез кеше генә билгеләнгән иде, ә монда унтугыз”, — ди. Тегесе: “Ярар, безгә бик күп кеше кирәк әле, әйдә, булсын!” — диде һәм мине калдырдылар”, — дип исенә төшерә милләттәшебез.

Шуннан егетләрне Марий илендәге Суслонгер лагерына хәрби әзерлек курсларына җибәрәләр. Биредә ашау яклары бик начар булгач, үтә дә авыр вакытлар кичерәләр алар.

Ә Лотфулла нәкъ шушында бертуган Габдулла абыйсының сугышта һәлак булган хәбәрен ишетеп, зур кайгыга чума. Дошманнарга каты ачу тотып, үзен тизрәк фронтка озатуларын сорый.

Тик Латыйповны әле сугышка түгел, ә Горький өлкәсенә мотоциклчылар курсларына җибәрәләр.

Алты ай укыгач,  имтихан бирер вакыт җитә. Аны кабул итәргә Мәскәүдән ике офицер килә.

Лотфуллага мотоцикл коробкасы турында сөйләргә туры килә.

“Мин, бер дә тотлыкмыйча, кайсын татарча, кайсын урысча, яхшылап сөйләп бирдем. Тегеләр үзара сөйләшәләр: “Син нәрсә булса да аңладыңмы?” – ди берсе. Икенчесе: “Юк, үзе тотлыкмыйча сөйләде дә”, — дип җавап бирә. Ә безне укыткан командирыбыз: “Ул барысын да “бишле”гә белә!” – ди.

Шуннан 1944 елның ноябрендә инде безне фронтка озаттылар, — дип сөйли бабай.

Латыйпов 7нче авыр танклар бригадасы каршындагы махсус бүлектә (особый отдел) хезмәт итә. Приказларның, документларның тиешле урынга вакытында һәм ышанычлы итеп җиткерелүе өчен җаваплы була.

Лотфулла мотоциклда элемтә бүлеге башлыгын йөртә. Алар дуслашалар. Командиры егетне берничә тапкыр отпускага да җибәрә.

Берлин тирәсендәге кан коюлар

Лотфулла абый Познань, Кюстрин шәһәрләрен азат итүдә, иң авыр сугышларның берсендә — Зеелов калкулыкларын (Зееловские высоты) һөҗүмләүдә катнаша.

Берлинны алу юлында Кызыл Армия өчен бу калкулыклар соңгы киртә булып тора. Немецлар биредә бик ныклы саклану (оборона) чараларын оештыралар. Бөтен җирдә — траншеялар, бихисап дзотлар, пулемет мәйданчыклары, артиллерия өчен окоплар, танкларга һәм пехотага каршы тору өчен киртәләр.

Калкулыклар алдында, танклар килә алмасын өчен, 3 метр тирәнлектәге һәм 3,5 метр киңлектәге чокыр казылган була. Бөтен җирләр миналанган. Артиллерия, мылтык, пулематлар бертуктаусыз ут яудырып тора. Аерым корылмаларны дошман терәк (опора) пунктлары буларак куллана.

Менә шушындый ныгытманы алырга тиеш булалар безнең солдатлар! Ике сәгать эчендә генә дә алар 22 танкларын югалталар!

Берлинга якынлашкач, Латыйповка элемтә офицеры — өлкән лейтенант Павел Пономаренко белән тәүлегенә өчәр тапкыр каты сугышлар алып барган полкларга командование приказларын җиткерергә туры килә.  Шунда 1945 елның февралендә  Лотфулла контузия ала. Госпитальдә 17 көн аңсыз ята ул. Ә инде бер айдан яңадан фронтта була.

 «Мине әтием догалары саклады»

“Аллаһы Тәгалә мине саклады, шөкер. Әти кечкенә чагымда  Коръәннең берничә сүрәсен өйрәткән иде. Фронтта һәрвакыт шуларны укып, Раббыбыздан ярдәм сорадым. Ә бит бик күп иптәшләрем һәлак булды. Анда бер-береңне туганнардай күрдек без.

Икенче абыем да сугыш кырында ятып калды.

Ул чаклар бер дә истән чыкмый”, — дип, моңсуланып искә ала ветеран.

Берлинны алгач, Лотфулла абый тагын биш ел Дрезден шәһәрендә хезмәт итә. Анда ул шулай ук мотоциклда элемтә бүлеге башлыгын йөртә.

1945 елда милләттәшебез отпускага трофей мотоциклында Берлиннан авылга кадәр кайта!

Аның күкрәген

“Ватан сугышы” ордены,

“Хәрби хезмәтләре өчен”,

“Берлинны алган өчен”,

Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.

 

“15 минут сөйләшкәннән соң никах укыттык”

Сугыш еллары турында яшьләрен тыя алмыйча сөйләсә, хатыны Миңлекамал белән танышу вакытларын исенә төшергәндә, бабайның күзләре янып ук китте.

“Ялга кайткач, әтием миңа: “Яшең дә җитте инде, улым. Тормыш корырга да вакыт бит. Әнә, күрше Минзадә апаңның бик матур сеңелесе бар. Ул безгә һәрвакыт бакча уташа, бәрәңге утыртырга, су ташырга ярдәм итә. Бик ипле кыз. Танышып чыкмыйсыңмы?” – дип тәкъдим итте.

Мин шунда ук аларга юл тоттым.

Өйләренә керсәм, Миңлекамалым түрдә утырган. Унбиш минутлар сөйләштек.

Үзе чибәр, тыйнак, акыллы.

Мин аны бик ошаттым, озакка сузмыйча, шунда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул да мине ошаткан, күрәсең, ризалыгын бирде.

Шул ук кичне никах укыттык.

Ә инде өч көннән соң, мин яңадан хезмәткә киттем. Биш ай узганын зур түземсезлек белән көттем – өйдә сөйгәнем калды бит!” – дип, ул бәхетле чакларын искә ала Лотфулла абый.

 

Тормыш низаглары

Сугыштан кайткан егеткә Тупли авылына сатучы итеп урнашырга тәкъдим итәләр. Алар анда күченеп, Миңлекамалның апасында яшиләр. Кыз да сатучы була.

Аннан Миңлекамалның Алма-Атада яшәүче Нурулла абыйсы, балта, таш остасы буларак, үзләренә өй төзүдә зур ярдәм күрсәтә. Шулай яшь гаилә башка чыга.

Үз эшен югары дәрәҗәдә башкаручы Латыйповны кибет мөдире итеп куялар. Яшүсмер чагыннан бу эштә тәҗрибә туплый башлаган Лотфулла үз вазифаларын шулкадәр яхшы башкара ки, бөтен авыл халкы аңа рәхмәтле була. Елхаудан бүлеп бирелгән товар гына җитмәгәнлектән, ул аны Самардан кайтара башлый. Өлкә потребсоюзының җитәкчеләре белән яхшы элемтәләр урнаштыра. Халык моңа кадәр күрмәгән тәрәзә пыялалары алып кайта. Ул вакытта дефицит булган тозның бер ыстаканын бик кыйммәткә саталар. Лотфулла абый моны да уңай хәл итеп, кешеләрне тозлы итә.

Тиешле планнан арттырып та сатканы өчен аны һәрвакыт бүләклиләр. Лотфулла абый зур абруйга һәм хөрмәткә казана.

Тик аның активлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы кайбер  түрәләргә ошап бетми шул. Шуңа күрә Лотфулла абый 27 ел буена яратып башкарган эшен ташлап китәргә мәҗбүр була.

 

“Борһан Әбүзәров кешеләрнең кадерен белде”

Шуннан Латыйпов күмәк хуҗалыкка эшкә урнаша. Тракторда кырга тирес ташый.

“1959 елда колхоз рәисе вазифаларына Борһан Әбүзәров кереште. Ул бик акыллы, төпле иде. Минем дә нинди кеше икәнлегемне шунда ук аңлап алды һәм үземне фермага хисапчы итеп билгеләде”, — дип сөйли Лотфулла бабай.

Аннан ул Кошкида МТСта ике айлык курслар тәмамлап, токарь, соңрак эретеп ябыштыручы (сварщик) булып та эшли.

39 яшендә киредән яраткан хезмәтенә кайта — әле тагын 15 ел кибет мөдире вазифаларын башкара.

Пенсиягә чыккач та, берничә ел профком рәисе булып тора. 

 

65 ел бергә…

Танышып, 15 минут сөйләшкәннән соң, шул ук көнне никахлашкан Латыйповлар 65 ел бергә гомер кичерәләр.

“Без бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Һәрбер эшне киңәшләшеп кенә башкардык. Шуңа күрә оршышу-сугышу булмады бездә”, — дип хатынын сагынып искә ала Лотфулла абый.

Алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр –

Рузалия,

Габдулла,

Гөлҗиһан,

Ярулла,

Гөлшат,

Исмәгыйл,

Рөстәм.

Бүгенге көндә бабайның 16 оныгы, 18 туруны (правнук) бар. Ә кияү-киленнәр белән бергә 65 кеше җыела икән!

 

“70 ел үткәч, оныклар кушылды”

Язмыш – кызык нәрсә инде ул. Оныклар турында сүз кузгалгач, бер вакыйганы да читләп узасы килми.

1943 елда армиягә киткән 26 кеше арасында Туплидан Фатыйх Шарапов исемле егет тә була.

Лотфулла бабай белән аларның тормыш юллары охшаш. Фатыйх абый да Берлинга җиткән, ул да сугыштан соң тагын биш ел хезмәт иткән…

50нче елларда Шарапов җир тетрәүдән соң өзелгән элемтәне торгызырга Ашхабадка китә. Анда өйләнеп, кызы Наилә, улы Җәлил туа.

Җәлил мәктәпне тәмамлагач, Киев шәһәренә медицина институтына укырга керә, анда гаилә кора. Аннан соң алар Ашхабадка, соңрак Куйбышка кайталар. Биредә уллары Ринат дөньяга килә.

Һәм менә, җитмеш ел үткәч, Фатыйх бабайның оныгы Ринат һәм Лотфулла бабайның оныгы Гөлгенә гаилә коралар!

 Догалы йорт — нурлы йорт

Бабай биш вакыт намазын калдырмый, өеннән ерак түгел генә урнашкан Таш мәсҗидкә өйлә намазларына йөри.

SONY DSCДогалы йорт – нурлы йорт инде ул. Лотфулла абыйның бусагасын атлап кергәч үк бу яхшы сизелә. Ә үзе ул ачык йөзле, ихлас күңелле булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора.

Озын тормыш үткән ветераныбыз белән саубуллашканда үзен кочаклап алмыйча булдыра алмадым.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.  

«Сәлам» газетасы.

          

Просмотров: 1390

Комментирование запрещено