II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер»лар) бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

tjumenskij-buktrejler_0Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрә. Бәйгенең мәгълүмати партнёры — «Белем.ру» порталы.

Бәйгегә эшләр түбәндәге 5 юнәлеш буенча кабул ителә:

  • өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү (гомуми);
  • башлангыч сыйныфлар (гомуми);
  • гуманитар фәннәр (татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, чит телләр, тарих, җәмгыять белеме);
  • төгәл фәннәр (математика, информатика, физика, химия, биология, география, технология);
  • сәнгать һәм тәрбия фәннәре (музыка, рәсем сәнгате, физик тәрбия, ТИН).

Бәйгегә эшләр 26 марттан 26 апрельгә кадәр (26 апрель 23.59 сәг.) кабул ителә. Нәтиҗәләр бер атна эчендә билгеләнеп игълан ителә.

Тулырак мәгълүмат белән Татнетны үстерү фонды сайтындагы яңалыкка беркетелгән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.

Просмотров: 1462

Комментирование запрещено