Ильшат Аминов предложил возродить Татарский гуманитарный университет / ТНВ киләчәге: Илшат Әминов белән очрашудан 15 факт (ВИДЕО)

8529По мнению руководителя ТРК «Татарстан – Новый век», создание национального гуманитарного университета позволит сохранить татарскую интеллигенцию.

Руководитель телерадиокомпании «Татарстан – Новый век» Ильшат Аминов предложил вновь создать в республике Татарский гуманитарный университет. Об этом он заявил журналистам во время пресс-конференции на ТНВ.

«Нам необходимо снова создать вуз, который бы назывался «Татарский гуманитарный университет». Я говорю об этом открыто. Если мы хотим сохранить татарскую интеллигенцию, без открытия татарского гуманитарного университета не обойтись. Но время идет быстро, поэтому нельзя медлить», – подчеркнул Аминов.

«И этот университет нужно будет поднимать с нуля. Все здания переданы КФУ, свободных нет. Придется строить в открытом поле. Чтобы формировать общество, на базе такого университета можно было бы готовить педагогов, историков, филологов и других специалистов. Но пока гуманитарного университета нет. Поэтому мы сами должны готовить национальных журналистов», – добавил он.

Говоря о том, что готовить национальных журналистов нужно самим, директор телерадиокомпании имел в виду конкурс, в результате которого будет разыгран целевой грант. Грант позволит его обладателю получить образование в Высшей школе журналистики и медиакоммуникаций Казанского (Приволжского) федерального университета по специальности «Журналистика» и направлению «Национальные медиа» (бакалавриат).

Ранее телерадиокомпания «Татарстан – Новый век» объявила конкурс #ӘЙДӘТНВГА# для выявления и поддержки татарских журналистов. Участвуя в специальном проекте ТНВ, можно получить возможность бесплатного обучения в КФУ и стать ТВ-журналистом. Заявления могут подавать учащиеся 11-х классов, знающие татарский язык в совершенстве. Конкурс «ӘЙДӘТНВГА» проходит с 5 апреля по 15 мая 2018 года, он состоит из трех этапов.

«Татар-информ».

* * *

Участвуя в новом проекте ТНВ, можно бесплатно учиться в КФУ и стать ТВ-журналистом

С целью выявить и поддержать татарских журналистов телерадиокомпания «Новый век» объявила конкурс #АЙДАНАТНВ#. Вчера об этом журналистам рассказал директор телерадиокомпании Ильшат Аминов. 

«Начиная с этого года, татарские журналисты больше не смогут обучаться бесплатно на бюджетном отделении. Этот факт поставил перед нами новую задачу — подготовка национальных кадров для работы на телевидении. Мир меняется очень быстро, и вместе с ним меняются коммуникации, технические площадки, зоны показов. Поэтому к вопросу подготовки кадров, желающих работать в данном направлении, нужно отнестись особенно серьезно. Приходится констатировать печальный факт: с этого года в республике нельзя получить бесплатное образование по специальности журналистика. Чтобы найти выход из сложившейся ситуации, мы объявили конкурс на грант, он позволит получить образование в Высшей школе журналистики и медиакоммуникаций КФУ по специальности «Журналистика», направление «Новые национальные медиа» (бакалавриат), — рассказал Ильшат Аминов. 

Цель конкурса — поддержать талантливых детей, закончивших татарские школы и знающих в совершенстве татарский язык, помочь им получить образование журналиста; подготовить национальные кадры с высшим образованием для работы на республиканском телеканале «Новый век»; участвовать в реализации государственной программы «Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан на 2014 — 2020 годы». 

Претендовать на грант могут учащиеся 11-х классов, знающие в совершенстве татарский язык. Участник обязательно должен быть гражданином Российской Федерации, в конкурсе могут принимать участие и жители других регионов страны. Еще одно условие — умение писать творческие статьи (стихи) или опыт создания простых видеоматериалов. Участник обязательно должен сдать Единый государственный экзамен по русскому языку и русской литературе. 

«Вы можете сказать, что татарских журналистов можно привлечь из татарской филологии. Туда, если не ошибаюсь, на бюджетные места принимают 15 человек. Но они, в первую очередь, учителя татарского языка. И для республики это очень мало. А журналистика — это отдельная профессия. Она требует умения и мастерства. Я и сам преподаю в Институте массовых коммуникаций, веду курс „Лаборатория Ильшата Аминова“. Обучаю студентов первого курса. Мы берем на себя обязательство определить трех победителей конкурса, привлечь их на телевидение, подготовить журналиста-телевизионщика. В данный момент годовое обучение в Высшей школе журналистики и медиакоммуникаций стоит 135 тысяч рублей. Абитуриент, имея огромное стремление, желание и большой талант журналиста, может не стать им просто потому, что родители не имеют таких средств», — сказал Аминов. 

Конкурс «АЙДАНАТНВ» проводится в три тура с 5 апреля по 15 мая 2018 года. 

I тур — заочный. Для участия нужно написать эссе на тему «Мой лучший друг». Объем эссе — не больше трех страниц, шрифт 14, межстрочный интервал 1,5. Требования к эссе: представление собственной точки зрения, раскрытие темы, обоснование своей позиции, последовательность суждений и выводов, оригинальность и новизна суждений автора. Работы принимаются только на татарском языке. 

На титульном листе необходимо указать: ФИО автора без сокращений, название конкурса, название работы, учебное заведение, в котором обучается соискатель, полный адрес места жительства, контактный телефон участника. 

Эссе в текстовом формате присылать на электронный адрес PR-отдела телекомпании pr_tnv@mail.ru не позднее 19 апреля 2018 года.

II тур — заочный. Творческий конкурс «В кадре» (креативная самопрезентация хронометражом до 2 минут в формате любого мобильного устройства). Ко II туру допускаются все, кто принял участие в I туре конкурса. Критерии оценки: креативный подход, эмоциональность, оригинальность, полнота информации о соискателе. 

Видеоматериалы, исполненные в формате MP4, присылать в виде ссылок на электронный адрес PR-отдела телекомпании pr_tnv@mail.ru не позднее 26 апреля 2018 года. 

III тур — очный, заключительный. Творческий конкурс в жанре «Интервью». Время тура будет объявлено дополнительно после II тура. До участия допускаются 6 претендентов на грант, отобранных по итогам двух первых туров. Личность для интервью для участников конкурса определяется жребием. Критерии оценки творческого конкурса в жанре «Интервью»: умение войти в эмоциональный контакт с интервьюируемым, умение формулировать вопросы, раскрывающие личность интервьюера. 

По итогам трех туров 15 мая 2018 года будут определены три победителя целевого гранта АО «Телерадиокомпания «Новый век»» на обучение в КФУ, Высшей школе журналистики и медиакоммуникаций, по направлению «Журналистика», по направлению «Новые национальные медиа» (бакалавриат) с последующим трудоустройством в АО «ТРК «Новый век»». 

Пока не решено, сколько молодой специалист должен будет проработать на «ТНВ». Все же, Ильшат Аминов считает, «основываясь на практике советской эпохи, срок обязательной отработки составит три года».

«Татар-информ».

* * *

AI3I8489«Яңа гасыр» — ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясе яшь татар журналистларын табу һәм үстерү максатыннан #ӘЙДӘТНВГА# конкурсының башлануы хакында иде. Коллегалары белән бер сәгатьлек аралашу вакытында Әминов әфәнде ТНВның эчке структурасына бәйле кайбер яңалыкларны да “тиште”.

“Татар-информ” хәбәрчесе төп 15 яңалыкны чүпләп кайтты.

1.ТНВ быелдан башлап үзе өчен 3 татар тв-журналистын әзерли башлый. Әлеге мәртәбәгә ия булу өчен, компания игълан иткән конкурста катнашып, 3 этапны үтәргә кирәк. Җиңүчеләр Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу хокукына ия була. Шулай ук укуны тәмамлаганнан соң ул журналист «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Яшь белгечнең “Яңа Гасыр” да күпме эшләргә тиешлеге әлегә хәл ителеп бетмәгән. Шулай да Илшат Әминов “Совет чоры практикасына таянып, мәҗбүри эшләү чорын 3 ел итәрбез” дигән фикердә. ТНВ хисабына укыган яшь белгеч, әлеге телеканалда калырга теләмәсә, уку өчен сарыф ителгән акчаларны кире кайтара. Сүз уңаеннан, журналистикада бер ел уку – 136 мең сум.

2. “Безнең планнарда — “Шаян ТВ”ны эшләп бетерү. Ул фәкать татар телендә булачак. Төрле планнар бар. Музыкаль канал, тагын… Әле бер-ике атнадан тагын очрашырбыз”, – диде барлык карталарны ачып бетермичә Илшат Әминов. Әминов сүзләренчә, Шаян ТВ күпләр шикләнгәнчә, Яшь ТНВның копиясе генә булмаячак. “Ничек инде тулаем эшли торган бер канал 3 сәгатьлек каналга копия булсын? Эчтәлеге ягыннан да кабатлау булмас, минемчә. Мөмкин түгел”, – диде җитәкче “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавап биреп.

3. “Шаян ТВ” каналын эшләтеп җибәрү өчен барлык студияләрне, бөтен тәкъдимнәрне җыйдык. Барысын да планлаштырган бюджетка керттек. Ничек булыр – әлегә тулаем бюджет юк. Канал эшчәнлегендә катнашырга 10 партнер теләк белдерде. Болар — мультипликацон студияләр, танып-белү программалары студияләре, барлык балалар үзәкләре. Бюджет бүгенге көндә Финанслар министрлыгында карала. Һәр атна саен документлар әзерлибез. Төп чыгымнар дубляж һәм җитештерүгә китә”, –  диде җитәкче.

4. Татар тапшыруларына русча субтитрлар куела башлаячак. “Бу эш башланды инде. Барлык тапшырулар бу режимга кайчан күчеп бетәр, әлегә белмим. Бүген инде субтитрлар белән эфирга чыгучы татар программалары бар”, – диде ТВ җитәкчесе.

5.ТНВга тәүлек буе эшли торган тәрҗемәчеләр кирәк. Бу алда әйткән субтитрларны әзерләүдә төп көч. “Аларны төрле җирдән эзлибез. Автоматлаштыру программалары әлегә юк. Редактор бөтен җирдә кирәк. Язылган текстны калыпка салырга, кыскартырга редактор кирәк”, – диде Илшат Әминов.

6. ТНВ директоры яңа музыкаль канал ачарга тели. ТМТВ, «Мәйдан» каналларына конкурент булырлык канал әлегә хыял гына.

7. Татарда ютуб-каналлар барлыкка килергә тиеш. “Бу гади генә түгел, билгеле. Башта бер-ике чыгарылышын уйнап кына чыгарасың, аннары эш киткәч, җитди эш икәнен аңлыйсың. Ютубка без җитди карыйбыз. ТНВның пиар бүлеген җитәкләүче Ринат Әхмәтҗанов сүзләренчә, бүген ТНВның социаль челтәрләрендә караулар һәм язылучылар саны кискен арткан. “Һәр программа азагында алып баручылар безне социаль челтәрләрдә карагыз” дигән белдерү ясый. Инстаграмны да үстерәбез. Киләчәктә вируталь киңлекне дә яулаячакбыз”, – диде ул. Аның сүзләрен Әминов җөпләде: “Бөтен социаль челтәрләргә чыгу буенча тулаем программа төзелә. Ринат Әхмәтҗанов җитәкли аны. Без хәзер бу өлкәдә кардиналь үзгәрешләргә ирешербез дип уйлыйбыз”.

8. ТНВ яңа идея белән килүче һәркемгә проект ачарга мөмкинлек бирәчәген әйтә. “Яңа кешеләр яңа форма, яңа тәкъдимнәр белән килә. Башкача була да алмый. Быел “Иң яхшы телевидение идеясе”нә дә бәйге игълан итәбез. Яңа идея белән килүче булса, аны финанслаячакбыз. Суммасы программаның бюджетына бәйле. Менә, Гөлназ Сәфәрова. Үзе килде минем янга. Өч ай эчендә “Мин” дип аталучы өр-яңа тапшыру төшерде. Бу – беренче карлыгач”, — диде Әминов.

9. Илшат Әминов татарчасын камилләштерә. “Татарча сөйләү һәм язу – ТВ өчен дә, басма матбугат өчен дә проблема”, – ди Илшат Әминов. Бу уңайдан аның шәхси, матур башлангычы бар. “Татарча сөйләшә торган кешеләр күп. Сөбханалла, бар. Әмма татарча дөрес сөйләшә торган кешеләр азаеп бара. Мин үзем дә күп кенә сүзләрне русча әйтәм. Менә хәзер кабат татарчага өйрәнәм, шуңа күрә китаплар укыйм”, – диде ул коллегаларына.

10. Илшат Әминов Татарстанда татар гуманитар университеты ачарга кирәк дип белдерде. “Безгә яңадан “Татар гуманитар университеты” дигән югары уку йорты ачарга кирәк. Моны мин ачыктан-ачык әйтәм. Чөнки татар интеллигенциясен саклау өчен татар гуманитар университеты ачмыйча булмый”, – диде ул.

11. Татар журналистларының кадрлар ягыннан кытлык кичерүе хакында Илшат Әминов Дәүләт Советында чыгышында әйтергә сүз бирде. “Күтәрәчәкмен, башка чарам юк. Чөнки бу юнәлеш буенча эшләргә, грантлар булдырырга, студентларга стипендия түләргә кирәк бит әле”, – диде ул. Шулай ук әлеге мәсьәләне дәүләт программасына керергә кирәклеген дә искәртте. “Әлбәттә, милли кадрларны әзерләү аерым бер бүлек булып, дәүләт программасына кертелергә тиеш. Милли кадр дигәндә укытучыны гына түгел, журналистларны һәм милли телдә эшләүче башка белгечләрне дә күз алдында тотабыз”, – диде Әминов.

12. ТНВ җитәкчесе татар журналистлары әзерләүдә башка матбугат чаралары да теләктәшлек күрсәтергә тиеш дип саный. “Без башлап җибәргән проект – 3 кенә журналист әзерләү, билгеле, аз. Моны мин аңлыйм. Төркем ун студенттан торсын дисәк, барыбыз да бу идеяне үстерергә тиеш. Бер студентны бер басма, икенчесен башкасы җибәрә. Начар булмас иде. Татар телле басмаларның башка редакторлары да теләктәшлек күрсәтсеннәр иде. Татар төркемен булдырырга кирәк. Аны эшләмичә ярамый. Әгәр татар телле пресса яшәсен дисәк, татар телле интернет, радио һәм телевидение яшәсен дисәк, безгә татар журналистлары кирәк”, – диде ул.

13. ТНВ Илшат Әминов белән бергә «иртәнге чәй» форматында очрашулар оештыра башлый. ТНВ журналистлар өчен дә ачык булачак. ТНВның пиар бүлеге башлыгы Ринат Әхмәтҗанов сүзләренчә, телевидение тормышын үтә күренмәле итү өчен, киләчәктә журналистлар белән иртәнге чәйләр узачак.

14. ТНВның яңа бинасы булачакмы? «Булыр», — ди Әминов. “Инде икенче тапкыр проект белән чыктык бит инде. Берсен кире каксалар, икенчесен күтәреп чыгабыз. Сурәтләре дә бар, планнары. Һичшиксез, яңа студия булырга тиеш. Моның кадәр эшне һаман шул бер студиядә эшләү дөрес түгел”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Билгеле булганча, бүген ТНВ 1967-68 елларда төзелгән Казан телевидение студиясендә «яши».  Димәк, Шамил Усманов урамында урнашкан телевидение бинасына — 50 яшь. 

15. ТНВ хезмәткәрләренә акча җитәме? Илшат Әминов сүзләренчә, бүген телевидениедә 700гә якын кадр эшли. “Безнең хезмәт хакы коммерция сере булып санала. Аларга акча җитәме икән, күпме кирәк икән, үзләреннән сорагыз әле. Мин каршы килмим. Үземә дә кызык булыр”, – диде җитәкче медиахолдинг җитәкчесе.

intertat.tatar

* * *

Илшат Әминов: «Милли журналистиканы грантлар ярдәмендә күтәрергә кирәк»

9 апрель Казанда «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе бинасында канал башлыгы Илшат Әминов катнашында узган матбугат очрашуында милли журналистларны әзерләүдә туган авырлыклар турында сүз барды. Әминов бу мәсьәләне Дәүләт шурасында күтәреп чыгачагын белдерде.

ТНВ башлыгы сүзен журналистлар өчен күңелсез хәбәрдән башлады. Быелдан башлап КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә журналистлыкка бушлай укып булмаячак. Илшат Әминов сүзләренчә, бу бигрәк тә татар журналистлары өчен аяныч хәл.

Быелдан башлап КФУда журналистлыкка бушлай укып булмаячак

«Милли журналистларның бушлай белем ала алмавын мин, трагедия ук булмаса да, зур проблем итеп кабул итәм. Федераль үзәктән килә торган планнарны без боза алмыйбыз. Бюджет урыннары булмау – җирле хезмәткәрләр уйлап чыгарган уйдырма түгел, билгеле. Шуңа күрә безгә журналистларны, татар телле телевизион журналистларын максатчан укыту юлы белән әзерләргә кирәк булачак», диде Әминов.

«Без укыган чорда татар журналистикасы белегечлеген елына 50гә якын студент тәмамлый иде. Элек татар телендә эшләүче мәгълүмат чаралары азрак булганлыктан Казанда һөнәрең буенча эшкә урнашу зур бәхет саналды. Бүгенге көндә бюджет урыннарында дүрт студент укый, алга таба бюджет урыннарын бөтенләй бетерергә җыеналар. Журналистика бүлегендә уку өчен елына 135 мең сум түләргә кирәк. Сәләтле, журналистика белән кызыксынган балалар юк түгел. Ләкин, әти-әнисенең ул кадәр акчасы булмау сәбәпле, укучылар саны да кими”, диде ул.

Милли кадрлар, татар журналистларын әзерләү бурычы килеп басты

«Милли кадрлар, татар журналистларын әзерләү мәсьәләсе килеп басты. Бу бик мөһим мәсьәлә. Әлеге кадрларны башка өлкәләрдән алырга мөмкин, диярсез. Ялгышмасам, бүгенге көндә татар филологиясе бүлегендә бюджет урынына 15 кеше кабул итәләр. Татарстан өчен 15 кеше бик аз. Аларны укытучы булырга әзерлиләр. Ә журналист ул башкачарак уйларга, фикерләргә тиеш», диде ТНВ җитәкчесе.

Очрашу барашында мәгълүмат чараларына берләшеп татар журналистларын укыту өчен грантлар булдыру тәкъдиме яңгырады. Бу уңайдан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе татар журналистларын табу һәм үстерү максатыннан «Әйдә ТНВга!» дигән махсус бәйге игълан итә. Әлеге бәйге елына өч студентка КФУда бушлай белем алу, телевидение журналисты булып эшләү мөмкинлеге бирә. «Яңа Гасыр» грантына татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары гариза тапшыра ала.

Тиз арада һуманитар университет оештырып, анда журналистика бүлеген ачарга кирәк

«Әйдә ТНВга!» бәйгесе 2018 елның 5 апреленнән 15 маена кадәр өч турда уздырыла. Әминов әйткәнчә, елына өч журналист укытып чыгару бик аз, әмма мөмкинлекләре әлегә шулкадәр генә. Группа туплау, кафедра эшчәнлеген дәвам итү өчен кимендә ун студент кирәк. Ул бу эштә татар матбугат чараларын берләшеп эшләргә чакырды. Әминов шулай ук тиз арада һуманитар университет оештырып, анда журналистика бүлеген ачарга тәкъдим итте.

«Бу мәсьәләне Дәүләт шурасында да, шура комитетында да күтәрәчәкмен. Бүтән чарам юк. Барыбыз да шуның турында сөйлибез дә уйлыйбыз да. Грантлар булырга тиеш. Милли журналистиканы ничектер булдырырга кирәк. Аның өчен стипендия дә түләргә кирәк була. Түләүле бүлеккә керсәң стипендия юк бит. Әти-әниең ашатырга тиеш, үстерергә тиеш, тулай торак юк, фатир өчен түләргә тиеш. Монда бит хәзер бер баланы укытып чыгарыр өчен берничә миллион сум акча кирәк» диде ул.

Журналистикага башка һөнәрне үзләштереп килүче белгечләр өчен махсус курслар уздыру кулайрак булмасмы дигән сорауга Әминов үз карашын җиткерде.

«Әлбәттә, андый курсларны булдырырга була, ләкин журналистика өлкәсендә профессиональ белем алган белгечләр булырга тиеш. Курслар белән генә татар журналистикасын саклап калып булмый. Ул башка өлкәләргә дә кагыла. Курслар белән генә тулы белем биреп булмый, үз эшенең остасы булырлык белгечләр дә әзерли алмыйбыз.

Журналистның эш вакыты 8 сәгатъ белән генә чикләнми. Алар тәүлек әйләнәсе эшли. Әлеге һөнәрне сайлаган белгеч моны аңларга тиеш. Яңа тәкъдимнәр белән килгән яшьләр өчен безнең ишекләребез һәрвакыт ачык. Иң яхшы телевизион проект идеясенә конкурс та игълан иттек. Без кызыклы проектларны финансларга әзер”, дип белдерде ул.

«Минем уйлавым буенча әлеге мәсьәләне телләр турында дәүләт програмына аерым пункт итеп кертергә кирәк. Милли кадрларны эзерләү бүлеге булырга тиеш. Монда укытучылар гына түгел, журналистлар һәм башкалар да булырга тиеш» диде Илшат Әминов.

azatliq.org

Просмотров: 995

Один комментарий

  1. Строить с нуля это огромные финансы. Как передавались здания КФУ, так же пусть и возвращаются под гуманирарный институт