Сабыр төбе — сары алтын

img584Гаилә кору, бергә-бергә тормыш итү бик катлаулы һәм мөһим эш бит ул. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Ә кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик бер нәрсә генә уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга, нәсел ага­чын дәвам иттерүче ба­лалар тудырырга килгәнбез.

Яңа Ярмәк авылында го­мер кичерүче Вәли Гали улы һәм Наилә Миргабиҗан кызы Хәмәдиевлар да шундый — 60 ел бергә яшәгән ныклы гаилә.

1957нче елны кавышкан Наилә апа белән Вәли абый — икесе дә сугыш вакытында ятим калган балалар. Туган илебезне азат итүдә катнашкан, безгә шундый матур тормыш бүләк иткән Миргабиҗан һәм Гали абзыйларны искә алуыбыз аларның рухына дога булып барсын иде.

Ә 12 апрельдә Наилә апага 80 яшь тула. Мондый даталар килеп җиткәндә ирексездән уйлана башлыйсың — әле яңа гына дөньяга аваз салган идең, кай арада гомер су кебек бармак арасыннан агып чыккан, диген. Ә тормышта нәрсә генә булмаган! Нур өстенә нур өстәп, балалары Заидә, Ильяс, Наил туган, үскән, эшкә өйрәнгән. Хәзер инде барысы да үз гаиләләре белән матур гына яшәп яталар.

image1 img584 img585- Балаларыбызга рәх­мәт, йөзебезгә кызыллык китер­мәделәр. Киленнәрем Тамара белән Илһамия үз кызларым кебек. Киявебез дә дөньяда берәү генә. Парлы гомерләрен Аллаһы Тәгалә тигез итсен иде, — дип дога кыла Наилә апабыз. Ул гел шулай, намаз укыган саен Ходайдан балаларына исәнлек сорый, озын гомерләр тели. «Балаңның баласы балдай татлы» дигән сүзләр дә бик дөрес икән. Оныкларыбыз барысы да чибәр, акыллы, тәүфыйклы”, — дип куаналар алар.

Тормыш булгач, гаиләдә савыт-саба шалтырамыйча булмагандыр инде. Ләкин Наи­лә апабыз үтә дә сабыр, киң холык­лы булып, барысына да ярарга тырышып яши. «Сабыр төбе — сары алтын» мәкале аңа килешеп тора. Әнисе Зәйнәп апа аны сабыр бул, балам, дип үстергән. Әнисен әле дә хөрмәт итеп, аның киңәшләрен гомерлек юлдаш итеп яши Наилә апа.

Яшьрәк чагында Хәмә­диевлар мал-туар да асрадылар, атлары да бар иде. Әле дә, олы яшьтә булуларына карамастан, каралты-куралары, өйләре ялт итеп тора, бөтен җирдә тәртип. Чисталык буенча да Наилә апага тиңнәр юк. Аларның ишеге һичкайчан ябылмый, чәйнектәге сулары суынмый, ә аш өстәле буш тормый.

Җәй көнендә алар бакча тутырып җиләк-җимеш, яшел­чә үстерәләр, ә аллы-гөлле чәчәкләре көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Яз җиттеме, Наилә апабыз тәрәзә төпләрен тутырып помидор-борыч рассадалары утырта, аннары аларны күршеләренә дә өләшеп йөри.

Сәхнә йолдызы да бит әле ул! Яшь чагында җырлаган озын көйләрне сузып җибәрсә, хәтта сандугачлар да көнләшә, диләр авылда.

Вәли абый, Наилә апа! Канатларыгыз талмасын, каерылмасын. Пар канатлар булып гомер итүгә ни җитә? Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп, үз аякларыгызда йөреп, балаларыгызның, онык­ларыгызның игелеген кү­реп, шатлыкларына куанып яшәргә язсын иде.

Наилә апа!  Уен гына түгел яшең,

Син бит хәзер сиксәндә.

Сокланыплар карарлык бар,

Сиксәнгә җиткәнеңә.

Үрнәк итеп куеп сиңа,

«Менә бит» диярлек бар.

Алтмыш яшьлек балаларың,

Башларын иярлек бар.

 

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире.

Камышлы районы.

Просмотров: 1262

Один комментарий

  1. Исанлекта саулыкта калган кэннарегезне берга балаларыгыз белан яшарга бирсен ходаем