Дмитрий Азаров выступил с первым посланием к жителям области и депутатам Самарской губернской думы (ВИДЕО) / Регионны зур үзгәрешләр көтә

734231d4-1d6a-4c3f-9854-0162afd87ccfВыход из петли нулевых темпов развития и создание условий для уверенного роста. Это одна из главных задач, которую поставил Дмитрий Азаров в первом своем послании жителям области и депутатам губернской думы. Выступление в универсальном комплексе «МТЛ Арена» длилось 1,5 часа.

В зале собрались не только министры, главы городов и районов, но и руководители промышленных предприятий, представители общественных организаций и самые активные граждане. В самом начале Дмитрий Азаров обратил внимание на качество жизни населения. Оно за последние три года в Самарской области, по оценкам экспертов, снизилось и опустилось на 6 позиций и сейчас регион занимает 20 место в стране. Кроме того, среди самых серьезных проблем, обозначенных в послании — отток населения, снижение индекса промышленного производства и объема инвестиций, рост регионального долга. Дмитрий Азаров подчеркнул, необходимо работать над увеличением доходной части бюджета, делать это эффективно и системно по всем отраслям экономики, внедряя новые технологии. «Эту тенденцию надо менять. Нам нельзя уходить в болото провинциальности. Ориентировать на средний уровень. У нас есть все, чтобы стать первыми не только в стране но и в мире, в самых разных областях человеческой деятельности. От того как мы справимся с этой миссией, зависит не только благополучие региона, но и обороноспособность страны, ее экономическое развитие«, — отметил Дмитрий Азаров.

guberniatv.ru

* * *

10 апрельдә өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров төрле дәрәҗә депутатлар, Самара халкы каршында регионның социаль-икътисади хәле һәм киләчәктәге үсешенең төп юнәлешләре турында беренче юлламасы белән чыгыш ясады.

Дмитрий Азаров Россия президенты сайлауларында са­маралыларның актив катнашуларын билгеләп үтте.

“Мөһим карарлар кабул иткәндә халкыбызның бер­ләшә алуы тагын бер кат исбатланды. Монда бернинди махинация дә юк. Сайлауларны өч меңнән артык күзәтүче күзәтте. Шуларның кырыгы чит ил кешеләре иде. Алар барысы да сайлауларның дөрес үтүен, кешеләр үз­ләре теләгән кандидатлары өчен тавыш бирүләрен дә­лил­ләделәр”, — диде Дмитрий Азаров. Ул быел көзен өлкә губернаторы сайлау­лары узачагын искәртеп үтте һәм анда катнашучы кандидатларны тормышка ашыра алмаслык вәгъдәләр бирмәскә өндәде.

“Популярлык әгъвасына би­релмик, президентыбыз ке­бек зиһенле һәм тотнаклы булыйк. Халык бары тик намус­лы­лыкны югары бәяли”, — диде ул.

Өлкә җитәкчесе өлкәбезнең икътисади проблемаларын күрсәтеп, эшче халыкның зыян күрүе, яшьләрнең, яхшы тормыш эзләп, башка регионнарга күченеп китүе турында сөйләде.

- Соңгы елларда Самара өлкәсе дәрәҗәсен ясалма рәвештә төшерделәр. Безгә кемнәрнедер мисалга китереп, үзебезне “провинциал” итеп тоярга мәҗбүр иттеләр. Ә бу үсешкә комачаулый. Самаралылар үзләрен хөрмәт итә башласыннар иде.

Өлкәбезгә лидерлык позициясен кайтарырга кирәк. Россиядә генә түгел, дөнья буенча да төрле тармакларында беренче урында булыр өчен, бездә уңай шартлар бар. Максатыбызга ирешү регионның иминлеген яхшыртачак, иле­безнең оборона сәләтен, икътисади үсешен ныгытачак.

Бүгенгә төп бурычыбыз — халыкның хәлен яхшырту. Бюд­жет өлкәсендә хезмәт итү­челәрнең керемен минималь хезмәт хакына җиткерү бурычын 100 процентка үтә­дек. Аларның хезмәт хакы ике тапкыр артса да, индек­сацияләүне дәвам итәргә ки­рәк, — диде Дмитрий Азаров. 1 майдан минималь хезмәт хакы артуын искәртеп, регион башлыгы тиешле органнарга оешмаларда бу норманың ничек үтәлүен контрольдә тотарга кушты.

Шәһәрне төзекләндерү турында да сүз булды. Кызганычка, монда да мактанырлыгыбыз юк. Төзекләндерү буенча илебезнең 250 шәһәре арасында Самара — 169, Тольятти — 114, ә Сызран 197 урында. Бу проблеманы “Уңай шәһәр мохиты” программасы ярдәмендә хәл итәргә мөмкин, дигән ышаныч белдерде ул.

Дмитрий Игоревич кече һәм урта бизнес үсеше өчен уңай шартлар тудыру кирәклеге турында да сөйләде. “Бу барысына да кагылмый. Мәсәлән, күпкатлы йортларның беренче катларында урнашкан сыра кибетләре хуҗаларына бу кагылмаячак. Алар урынына парикмахерскийлар, кирәк-ярак кибетләре, остаханәләр урнашса, күпкә яхшырак булыр иде. Ә бу криминал үрентеләре халыкның куркынычсыз яшәү хокукын боза. 27 мартта губерна Думасы хезмәт күрсәтү залының мәйданы 50 квадрат метрдан ким булган объектларда 22 сәгатьтән иртәнге 10га кадәр спиртлы эчемлекләр сатырга рөхсәт биргән закон кабул иткән иде. Мин аны кире кактым.

Тәмәке сату киоскларын да тикшерәчәкбез. Законсыз сәүдә итүләре ачыкланса, тиешле чаралар күреләчәк”, — дип сөйләде регион башлыгы.

Дмитрий Азаров муниципаль район җитәкчеләреннән үз эшләрен җаваплы башкаруларын таләп итте. “Һәркем үз җирлеге өчен үзе җавап бирүен аңларга тиеш. Тольяттида ябылган консерватория проблемаларын ни өчен өлкә хөкүмәте чишәргә тиешлеген аңламыйм. Без бу мәсьәләне чишәрбез, әлбәттә. Тик сез бит урыннарда утырасыз, барсын да күрәсез, кешеләрне беләсез. Моның ише сораулар муниципалитетта халык файдасына хәл ителергә тиеш”, — диде ул.

Дмитрий Азаров юлларны төзекләндерү турында да сөйләде. Сүз “Үзәк” магистраль, Көньяк әйләнмә юл кебек зур проектларны гамәлгә ашыра башлау турында барды. Җитәкче өлкәбездә мәдәни һәм спорт объектларын файдалануга тапшыру турында да әйтеп үтте. Быел берничә зур мәдәният учреждениесе ремонтланачак, киләчәктә ике физкультура-сәламәтләндерү үзәге, стадион, шугалак, бассейн ачылачак. Яңа спорт сараен төзү, драма театры, цирк бинасын реконструкцияләү мәсьә­ләсе дә уңай якка хәл ителгән.

Регионны мәгариф өлкә­сендә дә үзгәрешләр көтә. Дмит­рий Азаров: “2025 елга кадәр 20 яңа мәктәп тө­зергә планлаштырабыз. Бу киләчәктә балаларга бер сменада атнасына биш көн укырга ярдәм итәчәк”, — дип белдерде. Ул яңа балалар бакчалары төзелү турында сөйләде, туксанынчы елларда төрле оешмаларга бирелгән балалар бакчаларын да кире мәгариф системасына кайтарырга кирәклеген әйтеп үтте. Бу балалар өчен өстәмә урыннар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Регион башлыгы чыгышында сәламәтлек саклау мәсьә­ләләренә дә зур әһәмият бирелгән: “Медицина халыкка якын булырга тиеш”, — диде ул. Өлкә хакимияте каршында торган иң зур бурычларның берсе – бүген 90 процентка әзер булган яңа кардиоүзәкне эксплуатациягә кер­тү.

Авыл җирендә медицина хезмәткәрләре җитешмәү дә зур проблема. 2012 елда гамәлгә кертелгән “Земский доктор” федераль программа ерак районнарны табиблар белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Быел аңа охшаган “Земский фельдшер” программасы да эшли башлаячак. 50 меңләп кеше яшәгән авыл яки шәһәргә эшкә килүче фельдшер (яше 50дән артмаса) 500 мең сум акча алачак.

Дмитрий Игоревич якынлашып килүче футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында болай диде: “Чемпионатка әзерлек гаять зур масштабта бара. Форсаттан файдаланып, бу эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Алар хәтта Яңа ел кичәсендә дә эшләрен туктатмадылар.

Хәзер инде чемпионатны матур итеп үткәрергә ки­рәк булачак. Бу футбол бәйрәме шәһәребезгә килгән меңләгән кунакларның, телевизордан күзәткән миллионлаган кешенең күңелендә калырлык булсын. Илебезнең, шәһәребезнең матурлыгын, халкыбызның ачык күңелле, дус булуын барсы да күрсен. Шул вакытта, бәлки, Россиягә дош­ман образын тагудан туктап торырлар”.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1026

Комментирование запрещено