Дөнья татар яшьләре форумы ике ел элек республика министрлыкларын, узган ел Казан башкарма комитетын икетеллелеккә тикшерде. Быел Татарстанның 43 муниципаль берәмлегенең татар теленә мөнәсәбәтен тикшерә. Яшьләр районнарда да татар теле белән хәлләр шәптән түгел ди.
Апрель ае Тукай, татар теле ае буларак билгеләнә. Нәкъ шушы айда татар теле турында күбрәк сөйләнә, Тукай бүләге тирәсендә бәхәсләр куба, татар яшьләре дә җанлана. Инде бүгеннән үк Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан «Фатирник»лар уздырыла, яңа форматта иҗат итүче музыкантлар, җырчылар барлана, 22 апрельгә «Татар-дозор» уены планлаштырылган. Ә 26 апрель Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уза. Бу хакта форум рәисе Тәбриз Яруллин белән сөйләштек. Читать полностью →