Сары кофта

9f7bea58c5b27eeba0eb43086c566895Ятим калган балаларга
Кием-салым бирделәр.
Миңа да өлеш чыгарып:
«Ал шушы сары кофтаны», - диделәр.

Әткәм истәлеге диеп
Кысып тоттым уң кулга.
Кияргә насыйп булмады -
Әнкәй алышты онга.

Боламыгын пешергәндә
Әнкәйнең кулы талды.
Тәрлинкәмә май урнына
Күз яшьләрем бит тамды.

Шул сары төс йөрәгемә
Тирән эзләрен салды.
Ятим ускән балачакның
Истәлеге булып калды.

Сугыш чоры балалары
Санаулы гына калды.
Явыз Гитлер күп баланың
Ярты бәхетен алды.

Сары төс төшемә керсә,
Йөрәгемне моң баса.
Безнең кебек ятимнәргә
Бер ярдәм юк ичмаса!

Җария ЗЫЯТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено