Хәтерлисезме, нинди егет иде ул?!

гагарин12 апрель – Космонавтика көне

57 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, “Восток” корабына утырып, космоска ыргылган беренче кеше Совет Социалистик Республикалары Союзы гражданины, пилот-космонавт, летчик, майор Юрий Алексеевич Гагарин иде. Аның очышы Совет иленең гаять зур казанышына әверелде, моңа бөтен дөнья сокланды, ә мөлаем елмаюы барыбызны да гашыйк итте. Аны күреп белгән, кулыннан тотып исәнләшкән кешеләр үзләрен иң бәхетле кешеләр итеп хис иттеләр һәм бу турыда әле дә горурланып сөйлиләр. Шундыйлар арасында минем икетуганым Салихҗан Әхмәтгали улы Байбиков та бар.

Авиация полковнигы Са­лихҗан Байбиков бүген лаек­лы ялда. Аңа 84 яшь. Ул Таганрогта яши. Ә Юрий Гагарин белән үткән гасырның илленче елларында Оренбург (ул чакта Чкалов шәһәре) очучылар училищесында укыганда танышкан. 1958 елда яшь лейтенантларны хәрби хезмәткә Кольский ярымутравында урнашкан диңгез авиациясе базасына җибәрәләр. Юрий Гагарин белән минем абый бер эскадрильяга, бер звенога эләгә.

1959 елда Гагарин өлкән лейтенант званиесендә 1нче ка­тегорияле хәрби летчик буларак хезмәт итә. Космоска очарга кандидитлар сайлау карары турында ишетү белән ул үзен космонавтлар отрядына алырга рапорт яза. Күпсанлы тикшерүләр үткәч, аны һәм тагын 20 кешене космонавтлар отрядына алалар. Полкташларының ишетеп белүенчә, космонавтлар отрядында Юрийга һәм иптәшләренә күптөрле сынау­лар аша үтәргә туры килә. Ләкин егет барысын да лаеклы уза һәм үзенең физик ныклыгы, сәламәтлеге аркасында гына түгел, киң елмаюы, чибәрлеге, ачык кү­ңел­лелеге өчен дә беренче космонавт итеп сайлана.

Беренче… Беренче булу бик авыр бит ул. Алда сине ниләр көтә? Туган Җиреңә кабат аяк басарсыңмы, әллә галәмдә калырсыңмы? Ватаның сиңа йөкләгән бурычны үти алыр­сыңмы? Ләкин кемгәдер беренче булырга кирәк бит. Галимнәр һәм конструкторлар космонавтны алда көткән хәвеф-хәтәрләр турында кисәтәләр. Ләкин Гагарин: “Кем дә булса башларга тиеш бит инде”, — дип, икеләнмичә билгесезлеккә каршы атлый.

1961 елның 12 апрелендә Мурманск өлкәсендә хезмәт итүче хәрби дуслары, шул исәптән Салихҗан да, Юрий Алексей улының батырлыгы турында ишетеп, чиксез горурлык хисе кичерәләр. Гагарин космос­та очкан 108 минут эчендә без барыбыз да башка кешеләргә әверелдек, һәм нәкъ шуның өчен Гагаринны гомерлеккә Беренче итеп таныдык.

Салихҗан Мәскәүгә барган саен дусты Юра белән очраша, аның өенә барып йөри. Ә бер баруында тагын бер туганыбызны — Галиулла Әбдрәүф улы Байбиковны да үзе белән ала (ул Әсәкәй районында колхоз рәисе булып эшли иде). Бу турыда Галиулла туганым болай сөйләде: “1961 елның 5 ноябрендә, электричкага утырып, Звездный городокка киттек. Беренче космонавтның өенә барып кердек, ләкин ул әле өйдә юк иде. Безне кече кызы Галяны күтәргән хатыны Валя каршы алды. Валя ачык йөз белән түргә узарга тәкъдим итте, Юраның тиздән кайтачагын белдерде.

Юра кайткач, алар Са­лихҗан белән кочаклашып күрештеләр, ә минем бе­лән космонавт кул бирешеп исән­ләште. Шулай танышып киттек. Валя безне өстәл янына чакырды. Өстәлгә яңа пешкән бәрәңге һәм ит куелган иде. Юра өч рюмкага коньяк салып, берсен хатынына таба этәрде. Безнең аптыраган карашка киң елмаеп: “Эчмим. Хрущев кушмады”, — дип җавап бирде ул.

Өстәл артында ул чит илләргә күп йөрүе, кешеләр белән очрашуы турында сөй­ләде, Фидель Кастро үзе­нең башыннан салып биргән беретны күрсәтте. Без дә аны киеп карадык. Ә Англиядә Юрий Гагарин Бөекбритания королевасы Елизавета IIбелән очрашкан икән. Моны ишет­кәч, Валя, шаярып, “Ирем өйдә булганы да юк. Каядыр йөри, ниндидер зур кешеләр белән очраша. Менә, Елизавета га­лиҗәнапләре бе­лән үбешкән, дип ишеттем әле”, — дип шаярды.

Шул очрашудан соң күп тә үтми, 1968 елның 27 мартында Юрий Гагаринның фаҗигале үлеме турында хәбәр килә. Ул һәм очучы Владимир Се­регин идарәсендәге МиГ-15УТИ самолеты якында очып үткән СУ-15 самолеты калдырган өер­мә эзенә эләгә һәм штопорга кереп, җиргә капланып төшә. Бу фаҗигага 27 мартта нәкъ илле ел тулды.

12 апрель — космонавтлар көне алдыннан атылган йол­дыз кебек кыска гомерле, ләкин бик мөлаем, үз эшенә чиксез бирелгән Беренче кос­монавтыбыз Юрий Гагарин турында хәтирәләребезне яңар­тып, аның нинди шәп егет бу­лу­ын тагын бер кат искә алыйк әле.

Миңлетаһир БАЙБЕКОВ,

күп еллар “Прогресс” заводында эшләгән, хәзер лаеклы ялда.

Самара шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1246

3 комментариев

  1. КАКИМ ОН ПАРНЕМ БЫЛ. ОТЛИЧНОЕ ФОТО.РЯДОМ С ЮРИЕМ АЛЕКСЕЕВИЧЕМ САЛИХЗЯН АХМЕТГАЛИЕВИЧ БАЙБИКОВ. В НАСТОЯЩЕЕ ВРЕМЯ В ЗАПАСЕ, ПОЛКОВНИК АВИАЦИИ.ЗДОРОВЬЯ ЖЕЛАЮ САЛИХЗЯНУ АБЫЮ. МИНИТАГИР ШАКИРОВИЧ БАЙБЕКОВ. г. САМАРА,15.04.2018г.

    • ,БИК ЗУР РЯХМӘТ РОЗА ХАНЫМ! ИҢ ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР БЕЛӘН МИҢНЕТАҺИР ШАКИР УЛЫ.