“Этнолик -2018” бәйгесендә җиңү яулаган милләттәшләребез

Fm1hSlmGjGQ

Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан килгән Румил Насыйров һәм Юлия Гафина.

Самарның Алабин исемендәге музей бинасында “Этнолик” дип аталган өлкә этнографик-фольклор бәйгесенең йомгаклау концерты узды. 2014 елда Самарның дәүләт мәдәният институты студентлары катнашында гына узган бу чара хәзер киң колач җәйде. Бүген анда Самардан, өлкәбезнең барлык районнарыннан килгән төрле милләт балалары (8 – 17 яшь) һәм яшьләре (18 – 25 яшь) катнаша.

Бәйге үсеп килүче яңа буын кешеләрендә этник мәдәнияткә, төрле милләт халыклары үзенчәлегенә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

Алабин музееның кинозалы бу көнне гөлбакчаны хәтерләтә иде. Чәчәкләрдән үреп ясаган такыялар (украин кызлары), сарык тиресеннән тегелгән папахалар (дагестан егетләре), алтын җепләр белән чигелгән зәңгәр бәрхет камзоллар (казах), озын җете кызыл бишмәтләр (азәрбайҗан) кигән бәйгечеләрнең милли костюмнары матурлыгыннан күзләр камаша.

Катнашучылар сәхнәгә чыккач та үзләренең осталыклары белән тамашачы һәм жюри күңелен яуладылар.   Кызлар-малайлар үз ана телендә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр башкардылар. Ә жюри аларның чыгышларын “Этно-визитка”, “Этно-костюм” һәм “Этно-иҗат” номинацияләрендә бәяли барды.

Чарада Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да катнашты. Казах кызы Аида Кабделова, әзербаҗанлы Аиша Дадашева, татар малае Хәмит Рамазанов гаиләләре белән таныштырдылар, үз милләтләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Аида – казах, ә Аиша әзербаҗан милли биюләрен күрсәттеләр, ә Хәмит бик матур итеп баянда татар көйләрен уйнады. Нәтиҗәдә, өлкән төркемдә Аиша белән Хәмит икенче, ә Аида үз яшендәге бәйгечеләр арасында өченче урынны яуладылар. Бу конкурска балаларны “Яктылык” татар мәктәбенең музыка укытучысы Вәсимә Фәрдиева әзерләгән.

“Этно-иҗат” номинациясендә беренче урында, шулай ук, милләттәшләребез – Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан килгән Румил Насыйров һәм Юлия Гафина булдылар. Румил “Эх, алмагачлары”, ә Юлия “Гөлләрем-гөлкәйләрем” җырын бик матур итеп башкарып, жюри әгъзаларының да, тамашачыларның да күңелен яулый алдылар. Ә барлык номинацияләр буенча өченче урынны алдылар. Милләттәшләребез оештыручыларга үзләре пешереп килгән чәкчәк тә бүләк иттеләр. Махсус музыка мәктәбендә укымаган, тәҗрибәле педагог белән шөгыльләнмәгән балаларның беренче урынга чыгулары күпләрне гаҗәпләндерде.

Румил белән Юлия районда һәм өлкәдә үткән төрле бәйгеләрдә, концертларда да актив катнашалар, дәрәҗәле урыннар яулап торалар икән. Ноябрьдә, мәсәлән, Кызыл Яр районында “Мисс һәм мистер Этно” округ бәйгесендә 1 урынны алганнар. Кошки районында узган “Лестница к звёздам”, Самардагы “Татар балалары җырлый” балалар фестивальләре катнашучылары буларак та Румил белән Юлия күпләргә таныш. Үткән елда “Мирас” балалар фестивалендә дә катнашканнар.

7yxLfXj0u1oCSRGzAQbnTk Fm1hSlmGjGQ OlbcR0og490 SuT3BPMoKaM z7WM7glE5E4Алар саф татар телендә сөйләшәләр, матур итеп җырлыйлар. Сәхнәдә үзләрен чын артистларча тоталар. Ә бит бу балалар рус мәктәбендә укыйлар икән, татар телен аларга әти-әниләре, әби-бабалары өйдә өйрәткәннәр.

Яңа Җурәй авылында мәктәпләре ябылган булса да, зур мәдәният йорты эшләп килә. Анда балалар бик теләп төрле юнәлештәге түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Аларны кечкенәдән үк жырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә, сәхнәдә үзләрен тотарга клуб мөдире Мирҗаҗанова Нурия Мингали кызы өйрәтә. Балалар өчен ул төрле чаралар уздырып, аларның һәм әти-әниләренең, әби-бабаларының күңелләрен күреп тора. Ата-аналар шуңа аңа бик тә рәхмәтле.

image_3

Мирҗаҗанова Нурия Мингали кызы.

evCEVNFMG0o

Нурия ханым.

fmPRYViHTbY Нурия ханым балаларны бик ярата, аларны төрле бәйгеләргә йөртеп тора, үзләрен туйганчы уйната. Нарасыйларның дәрәҗәле урыннар алуларына, төрле чараларда катнашуларына Нурия Мингали кызының да керткән өлеше зур, билгеле.

“Этнолик” бәйгесендә җиңү яулаган милләттәшләребезне чын күңелдән котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.      

samtatnews.ru

Просмотров: 1371

Один комментарий

  1. Рафиса Миннибаева(Азмухаметова) в пишет:

    М О Л О Д Ц Ы!!! ТАК ДЕРЖАТЬ !!!