Газиз балам

veterana_iz_kaslinskogo_rayona_izbili_chaynikom_nakanune_dnya_pobedyБалам иде, бәгърем иде,
Күз өстемдә кашым иде,
Сердәшчем иде, газизем,
Тормышымның яме иде.
Күзем карап туялмады,
Бала бик тә газиз икән,
Кигән киемнәре калды,
Аерылулар авыр икән.

Төсе калды, нуры калды
Газиз балакаемның,
Көндезләрем үтә лә ул,
Төннәре бигрәк кыен.
Агач төпләренә бардым,
Өзеп алмаларын алдым.
Өзелгән алмалар кебек
Баламнан аерылып калдым.

Языйм микән,  җитәр микән,
Бу сүзләрем бетәр микән?
Кайгы-хәсрәт эчләрендә
Гомерлерем үтәр микән?
Күтәрелми күңелләрем,
Xәсрәт утларында янам,
Төшләремдә генә булса да
Күрен әле, газиз балам.

Бәбкәсеннән аерылган ана каздай
Ямансулап үтә гомерләр,
Үтмәс пычак гүя телгәли
Телем-телем итеп бәгырьне.
Сиңа атап һәр көн саен дога кылам.
Газиз балам, сине сагынып утта янам.
Язып сүзләр бетәсе юк,
Бу кайгының китәсе юк.
Зинһар сабырлык бир, Аллам!

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1078

Комментирование запрещено