Татар телен популярлаштыручы OSTA TATAR проектын Мәскәүдә тәкъдим иттеләр / Популяризирующий татарский язык проект OSTA TATAR презентован в Москве

1828Әдәби татар телен куллану өлкәсен киңәйтү максатыннан булдырылган OSTA TATAR проекты Мәскәүдә, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә тәкъдим ителгән. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект турында мәскәүлеләргә аның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина сөйләгән.

Эфирга чыгар алдыннан дулкынлану хисен ничек җиңәргә, ничек әзерләнергә, киемне ничек сайларга – ул барысы хакында да серләрен ачкан. “Оста татар” очрашуларында мин сезнең белән телевидениедә эшләп туплаган 20 еллык тәҗрибәмне бүлешәм”, — дигән ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга проект презентациясен уздыруда ярдәм иткән өчен Миләүша Сибгатуллина “Оста Татар” проектының истәлекле медален тапшырган.

1828Әлеге чарада шулай ук театр һәм кино актрисасы Нәфисә Хәйруллина, татар бизәкләре белән хатын-кызлар киеме эшләүче дизайнер Әдилә Һадиева, музыкантлар Радик Яруллин һәм Айрат Сафин, бәйрәмне алып баручы Азат Галәмшин булган.

“Татар-информ”.

* * *

Созданный для расширения сферы применения литературного татарского языка проект OSTA TATAR презентован в Москве, в Полномочном представительстве Республики Татарстан в РФ, сообщает пресс-служба представительства.

О проекте москвичам рассказала его руководитель, кандидат филологических наук, главный редактор передачи «Манзара» на телеканале «Татарстан – Новый век» Миляуша Сибгатуллина.

Рассказав собравшимся о том, как побороть волнение перед публичным выступлением, как к нему готовиться, какую одежду выбирать и т. д., телеведущая призналась: «На встречах “Оста татар” я делюсь своим 20-летним опытом работы на телевидении».

Заместителю Премьер-министра РТ – Полномочному представителю РТ в РФ Равилю Ахметшину за содействие в проведении презентации проекта Миляуша Сибгатуллина вручила памятную медаль проекта «Оста Татар».

Участниками мероприятия также стали актриса театра и кино Нафиса Хайруллина, дизайнер авторской женской одежды с использованием татарского орнамента Адиля Хадиева, музыканты Радик Яруллин и Айрат Сафин, ведущий праздников Азат Галямшин.

“Татар-информ”.

Просмотров: 983

Комментирование запрещено