Күрешербез, әнкәй, без кабат

hlXhTMAoMdzNI83u75626-161704780535593-119253441447394-274403-3088378-nТөшләремә, әнкәй, керәсең дә,
Чәчкә тотып миңа сузасың.
Туры карап минем күзләремә
Нидер әйтер кебек буласың. 

Мин дә сузам сиңа кулларымны,
Әйтер сүзем генә әйтәлмим.
Яннарыңа килеп җиткәч кенә
Югаласың,  кабат күрәлмим.

Ник сон болай, төшләремә кергәч
Бер генә сүз, әнкәй, әйтмисең?
Өзгәлисең минем үзәгемне,
Үзең әллә шуны сизмисең?

Тәрәзәмне көн дә ачып куям,
Күбәләкләр очып керсен дип.
Ак күбәләк булып син кайтасың,
Кулым сузам: «Әнкәй, китмә», — дип.

Артларыңнан, әнкәй, йортка чыгам,
Кунарсың дип яран гөлемә.
Күбәләккә карап, торам басып,
Исән чагың килә күңелгә.

Үлемеңә байтак вакыт үтте,
Һәр елыңны торам мин санап.
Мин дә хәзер олыгайдым инде,
Күрешербез, әнкәй, без кабат.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

 

 

Просмотров: 1872

Комментирование запрещено