«И это жизнь?» – Камаловский театр вновь поднял вопрос, заданный Гаязом Исхаки 110 лет назад / “Тормышмы бу?” — Камал театры 110 ел элек Гаяз Исхакый куйган сорауны яңадан куйды (ВИДЕО)

AI3I9298Театральный зритель Казани оценил весеннюю премьеру Камаловского театра как новое слово, событие в национальном театре, рождение нового режиссера в татарском мире. В Татарском государственном академическом театре имени Г.Камала состоялась премьера спектакля «И это жизнь?» по произведениям Гаяза Исхаки.

До последней минуты спектакль был окутан тайной – не было предпоказа для журналистов, на премьеру не пустили фотографов и видеооператоров. Для них показали лишь отдельные фрагменты репетиции. Поэтому в редакциях пока нет фотографий артистов, сыгравших перед зрителями, нет фото зрителей, пришедших на премьеру.

Режиссер спектакля – Айдар Заббаров. В малом зале Камаловского театра он уже ставил спектакль «Агыла да болыт агыла» по стихотворениям Хасана Туфана и эпизодам пьесы Туфана Миннуллина. Молодой режиссер – ученик С.В.Женовач (РИТИ-ГИТИС).

Герой произведения «И это жизнь?» – молодой студент, горит желанием служить народу. Но, освоивший исламские науки, обращенный к русской и европейской культуре, желающий служить своему народу, в конце концов, так и останется сельским муллой средней руки, занятый повседневными мелочами жизни. В основе авторской иронии – фантазии героя, бессмысленное существование, психологический крах личности.

В названии и в основе пьесы – одноименное произведение Гаяза Исхаки, написанное в 1909 году. Оно написано в виде дневников одного студента. В спектакле введены эпизоды и герои из других произведений Гаяза Исхаки.

AI3I9298Главную роль исполняет Народный артист Татарстана Искандер Хайруллин. В остальных ролях – Миляуша Шайхутдинова, Олег Фазылзянов, Лейсан Рахимова и молодые артисты театра.

На премьеру спектакля пришли народный поэт Разиль Валиев, поэт Ркаиль Зайдулла, драматург Зульфат Хаким, режиссер Тинчуринского театра Рашит Загидуллин. Вместе со зрителями представление посмотрели и артисты театра. Зрители смогут посмотреть спектакль 24 апреля.

«Татар-информ».

* * *

Жизнь? Жизнь…

Рецензия на спектакль Камаловского театра по повести Гаяза Исхаки «Тормышмы бу»

В театре им. Г. Камала прошла премьера спектакля «И это жизнь?» по повести Гаяза Исхаки. Поставил спектакль и сделал инсценировку молодой режиссер Айдар Заббаров, он же выступил автором музыкального оформления спектакля. Подробности в материале «Реального времени».

«Растут стихи, не ведая стыда»

Для автора этих строк и, наверное, для многих зрителей имя Айдара Заббарова впервые прозвучало в прошлом сезоне, когда студент ГИТИСа поставил на малой сцене Камаловского театра спектакль о трагической судьбе Хасана Туфана — постановку, которая пронизана настоящей поэзией и настоящей трагедией Поэта, затаптываемого тоталитарным государством.

Уже по первому спектаклю, который назван строчкой из стихов Туфана «Все плывут, и плывут облака», было ясно, что у Заббарова есть внутреннее чутье, помогающее в обыденности видеть образы, метафоры, превращая эту обыденность в поэтический материал.

На этот раз молодой режиссер взял в работу повесть Гаяза Исхаки, своеобразно инсценировав ее. Своеобразно, потому что персонажи спектакля, например, произносят не только вложенный непосредственно в их уста автором текст, но и описания или лирические отступления автора повести.

Исхаки написал свою повесть в сложное время, когда жизнь его изобиловала ссылками. В принципе, ровной и гладкой жизнь яркого публициста, общественного деятеля и писателя, который не обслуживает существующий в его время режим, не может быть по определению. Гаязу Исхаки еще повезло, он сумел вырваться из России и его миновал Молох репрессий, который прошелся по судьбам большинства его коллег. И хотя в свое время его прозу положительно оценил Максим Горький, в Советском Союзе книги Гаяза Искахи не издавались, и, по сути, он вернулся к читателям только в годы перестройки.

Исхаки в этом году исполняется 140 лет. Не думаю, что Заббарова интересовала «датская» тематика. Скорее здесь дело в интересе к тому ироничному и одновременно лирическому нерву, которым отличается повесть Исхаки, разумеется, с учетом доминирующего реализма писателя.

В принципе, и это еще один из плюсов спектакля, режиссер вернул зрителю одно из знаковых произведений татарской литературы. И хотя произведения Гаяза Исхаки сейчас изучают в школе, для широкого зрителя до сих пор самой известной является его «Зулейха», опять-таки благодаря спектаклю Камаловского театра и одноименному фильму.

Парадокс и монохром

Айдар Заббаров, и это важно, сумел найти и интонацию, и ритм в постановке. Музыкальный фон — нервный, тревожный, будоражащий. И — вот парадокс — умиротворяющий одновременно. Иногда кажется, что звук пришел из другой Галактики.

Вообще же, парадоксов в постановке немало. Можно предположить, что это и есть тот самый «спасительный яд творческих противоречий», который не дает художнику сбиться на банальность, о чем писал поэт. Видеоряд спектакля — почти монохром, черный с небольшим вкраплением белого, так увидел решение сценограф Булат Ибрагимов. Монохром часто бывает более выразительным, чем богатая цветовая палитра. Так и происходит в новом спектакле камаловцев.

Действие, если прибегнуть к терминологии, принятой в изобразительном искусстве, многофигурное. Иногда оно сразу развивается в нескольких пластах. Есть и в режиссерском решении, и в видении сценографа что-то, напоминающее построение кадра в кинематографе. Как будто внезапно возникает крупный план, постепенно уводя нас на общий.

«И это жизнь?» Айдара Заббарова — спектакль о том, как хочется и как невозможно иногда прожить жизнь. Про вечные противоречия между идеалом и реальностью. И все это чутко уловил исполнитель главной роли Искандер Хайруллин, непостижимым образом переходя от бытописательства, интересного и обстоятельного, к иронии, чтобы вдруг неожиданно стать до слез лиричным. Вот еще один из парадоксов спектакля.

Что касается других участников постановки, то перед нами россыпь непохожих друг на друга характеров, судеб, историй. К чести инсценировщика, они так искусно вплетены в фабулу, что подобны ярким звездам, живущим по законам одного большого созвездия.

И когда на темном фоне задника вдруг начинают кружиться пышные хлопья снега, понимаешь, что эта несовершенная жизнь, которая никогда, ни в какие времена не может быть совершенной, все равно прекрасна. Таков поэтический мир, который создал на сцене Айдар Заббаров, словно вычленяя поэзию из реалистического текста. Такие это люди — поэты. Умеют «отнимать аромат у живого цветка», как характеризовал их Александр Блок.

«Реальное время».

* * *

Казанның театраль тамашачысы Камал театрының язгы премьерасын милли театрда яңа сүз, вакыйга, татар дөньясында яңа режиссерның тууы, дип бәяләде. Кичә Камал театры Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу?” дип аталган премьера чыгарды.

Спектакль соңгы минутларга кадәр сер итеп сакланды – журналистларга алдан күрсәтелмәде, премьерага фотографлар һәм видеооператорлар кертелмәде. Алар өчен аерым өлешләренең репетициясе генә тәкъдим ителде. Шунлыктан әлегә редакцияләрдә тамашачы алдында уйнаган артистлар, спектакль караган тамашачы төшерелгән фоторәсемнәр юк.

“Тормышмы бу?” спектакленең режиссеры – Айдар Җаббаров. Камал театрының Кече залында ул Хәсән Туфан шигырьләре һәм Туфан Миңнуллин пьесасы эпизодлары буенча “Агыла да болыт, агыла” спектаклен куйган иде. Яшь режиссер Айдар Җаббаров С.В.Женовач укучысы (РИТИ-ГИТИС).

«Тормышмы бу?» әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.

Әсәрнең исемендә һәм нигезендә язучының 1909 елда язылган “Тормышмы бу?” әсәре ята. Ул бер шәкернең көндәлекләре буларак язылган. Спектакльгә Гаяз Исхакыйның башка әсәрләреннән эпизодлар, геройлар кертелгән.

Төп рольне Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин башкара. Башка рольләрдә – Миләүшә Шәйхетдинова, Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова һәм театрның яшь артистлары.

Кичә премьераны карарга килүчеләр арасында халык шагыйре Разил Вәлиев, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, драматург Зөлфәт Хәким, Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллиннар бар иде. Тамашачы белән бергә театр артистлары да спектакль карадылар.
Спектакль Камал театрында 24 апрельдә күрсәтелә.

«Татар-информ».

* * *

«Тормышмы бу?» әсәре милләт язмышын күрсәтә»

13-14 апрель Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган «Тормышмы бу?» спектакле премьерасы булды. Азатлык хәбәрчеләре тамашаны карап, артистлар белән дә сөйләште.

Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы – Айдар Җаббаров. Аның әйтүенчә, әсәрдә диалоглар гына түгел, авторның фикерләре, табигатьнең, геройларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен сурәтләве дә үзгәртелмичә алынган. Тамашачы Исхакый телен һәм рухын мөмкин кадәр тулы күзалласын өчен шулай эшләнде, ди ул.

Режиссер Исхакыйны беренче планга чыгару өчен барысын да эшли. Аның актерлары берничә рольгә билгеләнгән. Димәк, тамашачы гадәттәгечә актер уенына түгел, тулаем вакыйгага игътибар итәргә мәҗбүр була.

Спектакльнең нигезен бер егетнең көндәлеге тәшкил итә. Әлеге көндәлек аша без фикерле, энергияле кешенең рухи үлүен, деградациясен күрәбез. Режиссер бүгенге шартларда милләт буларак безне менә шундый язмыш көтә дип күрсәтә. Ул фикерен йөгерек тел, динамика, бер-берсен алмаштырып торган җәһәт күренешләр аша җиткерә. Сәхнә шартлы рәвештә берничә мәйданга бүленгән һәм анда берьюлы берничә күренеш бара. Музыка авыр, ул еш кына йөрәк тибеше тавышына алмашына, ләкин тамашачы уйланырга ашыкмый. Ул кеше (бәлкем үзенең) фаҗигасеннән рәхәтләнеп көлә. Ә бит беренче көнне гадәттә спектакльгә әзерлекле тамашачы килә.

Бу хәл кайбер тамашачыларны уйга салган. Журналист Рәдиф Кашапов социаль челтәрдәге битенә «Нигә кеше көлә? Ник еламый? Шул авыру адәмне күргәч, ничек еламаска була?» дип язган. Моңа Нурбәк Батулла «Тамашачыны бозып бетердек. Ул гел көлә хәзер» дип җавап биргән.

Спектакльдә берничә роль башкарган Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова әлеге инсценировкага берничә әсәр алынганлыгы турында сөйләде:

– Спектакльнең нигезе – «Тормышмы бу?» әсәре. Ул «Мәдрәсә җимеше» дигән хикәя һәм «Мөгаллим» дигән пьеса белән дә баетылды. Димәк, монда әдипнең проза әсәрләре дә, драматургиясе дә керде. Алар барысы да шәхеснең билгеле бер җирлектә үсәсе урынга аска тәгәрәвен, юкка чыгуын күрсәтә. Чыннан да, адәм баласы зур өметләр белән яши, алдына зур максатлар куя. Кайсы кеше көндәлек тормышта да әлеге максатларына тугры кала, кайсы кеше тормыш ваклыкларына бирелеп юкка чыга.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин уйнаган герой (Хәлим) да кеше аңламый торган телдә укылган мулла вәгазьләренә каршы чыга, газетлар, романнар укый. Ник бездә артталык, наданлык, ник чит илдә катлы-катлы йортларда яшиләр, матур киенәләр дип үзенә үзе сорау бирә. Һәм әти-әнисен ташлап китә алмыйча авылда мулла булырга кайта. Ләкин мулла булып кайтканчы ул әле романнар тәэсирендә күн итек, озын пальтолар алып кия, акыллы кызлар белән аралашырга тырыша. Юлында акыллы кыз гына очрамый. Аның авылны укымышлы итәсе, кузгатасы килә. Укытуны ул хатыныннан башлый. Ләкин бернигә дә ирешмичә, үзе дә авылдашлары, хатыны кебеккә әйләнә. Миңа калса, бу хәзер бигрәк тә актуаль тема.

Язучы Гөлсинә Галимуллина да спектакльдән шундый ук уйлар белән чыккан:

– Классик язучы Гаяз Исхакый һәр кешене уйланырга чакыра. Синең тормышың мәгънәлеме, әллә бушлыкта яшисеңме? Тормыш дилбегәсе синең кулыңда, әти-әниеңдә дә, хатыныңда да түгел. Үз тормышыңны үзең кайгыртмасаң, надан кешеләр сазлыгына тиз батасың. Ихтыярсыз кешеләрне аска өстерәве бик җиңел.

Язучы Исхакый героен бик кабул итеп бетермәвен дә әйтә. Мин үзем янымда пессимист кешеләрне тота алмыйм, шуңа күрә бу тамаша азрак ачуны да кузгатты, ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова «Гаяз Исхакыйның сәхнәгә менүе – вакыйга» дип саный:

– Спектакльдә татар милләте язмышы чагыла. Безнең өчен бу һәр чорда да актуаль. Исхакый әсәрләре безгә әле ачыла гына башлады бит. Әдип Татарстанга чагыштырмача күптән түгел, туксанынчы елларда гына әйләнеп кайтты. Исхакый иҗаты – театрлар өчен дә, халык өчен дә зур байлык. Укыган саен үзеңне, яшәешеңне күбрәк аңлыйсың. Бу спектакльгә килсәк, биредә актерлар берничә роль уйный. Үзем бер урында Хәлимнең сеңлесен, ә бер күренештә татар халкының бизәге: кунакчыллык, ризыкка игътибар итә, муллыкны ярата торган хатынны уйныйм. Монда персонажларны аерып булмый, аларны тулаем бер күренеш, атмосфера итеп кабул итәргә кирәк. Үзебез дә спектакльнең фанатларына әйләндек, сәхнә читеннән китмичә башка күренешләрне җыелышып карап торабыз. Бу бит сирәк күренеш.

Миләүшә Шәйхетдинова режиссерның спектакле уңышлы дигән фикердә. «Айдарның укытучылары да көчле бит аның. Казанда Фәрит Бикчәнтәевтә укыды, Мәскәүдә Русия театрында ачышлар ясый торган осталарда белем ала. Берсе – Женовач, икенчесе Бутусов. Айдарда алар чалымы сизелә. Ләкин Мәскәүдә укып кайтса да, башкалар кебек дөнья классикасын куябыз дип әйтмәде, Исхакыйга алынды. «Тормышмы бу?» әсәрен куябыз, бу турыда күптән хыялландым, озак вакыт әзерләндем, ди. Музыкасын, инсценировкасын үзе эшләде. Эшләве рәхәт булды. Дөрес, ардык, ләкин аруыбыз бик рәхәт ару булды. Кайчак төнге бергә кадәр репетициядә булган чаклар булды. Беркем дә кайтыйк дими, чөнки режиссерның материалга белеп килүе, шул ук вакытта яңача фикер йөртүе сизелә» ди ул.

Айдар Җаббаровның яңача фикерләве әлегә бәхәс кузгатмады. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла бу куелыш хакында фикер әйтү өчен вакыт кирәк дип искәртте. Хәер, тамашачы таралышканда Хәлимнең: «Тормышмы бу? Бу сорау минем алдыма үлгән кеше өрәге кебек килеп баса. Мин аңа җавап таба алмадым. Сездән сорыйм. Тормышмы бу?» – дигән мөрәҗәгатеннән айнып бетмәгән иде әле.

Сәхнәгә Исхакый әсәренең менүе бәйрәм кебек кабул ителде. Азатлык берлеге яшьләре тамашачыны моңа ишек төбеннән үк әзерләде. Алар халыкка «2018 – милләт аталары елы, Гаяз Исхакыйга – 140″ дигән кесә календарьлары таратты.

«Тормышмы бу?» спектакле Камал сәхнәсендә киләсе тапкыр 24 апрель күрсәтелә.

azatliq.org

Просмотров: 377

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>