Таң йолдызы балкып янсын иде

Чулпан2Камышлы районында Чул­пан исемле бик матур та­тар авылы бар. Ул Телегас елгасының уң як ярында, табигатьнең гүзәл бер поч­магында урнашкан.

- Ерак бабаларыбыз бирегә 1924 елда күрше Иске Ярмәк авылыннан килеп төпләнгән. Бистәнең киләчәге таң йол­дызы кебек якты булыр дип өметләнеп, аңа Чулпан исеме биргәннәр, — дип сөйли авыл клубы мөдире Гөлнур Сәгыйть кызы Кәримова.

Чулпанда бүген ике йөз­ләп кеше яши, балалар бакчасы, мәчет, фельдшер-аку­шерлык пункты эшләп тора. Җирләр дә кысыр ятмый, ел саен эшкәртелеп, мул уңыш үстерелә. Чулпанлылар арасында умартачылык, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Авыл уңган балта, кул эшләре осталары белән дә дан тота.

Тик, кызганыч, бар да яхшы түгел шул. Чулпанның язмышы бүгенге күп авылларныкыннан аерылмый: сигезьеллык мәктәп ябылган, балалар көн саен автобуста Иске Ярмәк авылына йөреп укырга мәҗбүр. Китапханәне дә бетергәннәр, Камышлыдан күчмә китапханә генә килеп йөри.

Мәдәният йорты хезмәт­кәрләре штаты да кыскартылган. Гөлнур ханыма бүген өч вазифа йөкләнгән — ул клуб мөдире дә, сәнгать җитәкчесе дә, җыештыручы да. Ә Хәмит Гадыев җылыту системасы операторы вазифасын башкара.

- Милли костюмнар (бәй­рәмнәр үткәргәндә аларны Камышлы һәм Иске Ярмәк авыллары мәдәният йортларыннан алып торырга туры килә), аппаратура булмавы да зур проб­лема. Аллага шөкер, интернетыбыз бар, төрле чаралар үткәргәндә аннан мәгълүмат алам. Шулай, килеп чыккан уңайсызлыкларны төрле юллар белән хәл итеп булса да, авылдашларыбызга төрле кичәләр, бәйрәм чаралары уздырып торам. Монда сәләтле авылдашларым миңа ярдәмгә килә. Әсхәт Җумалтдинов белән Әхкәм Сафиуллин — оста гармунчылар. Әхкәмнең тормыш иптәше Алсу бик матур итеп җырлый, ә Зөлфирә Сәлимҗанова — оста биюче. Һәр чара җирле шагыйрәбез Сәрия Сафина шигырьләре белән бизәлә. Нургали Сафин, Руслан Габидуллин, мәктәп укучылары Юлия Шәйдуллина һәм Эльвина Сәлахова да барлык чараларда актив катнашалар. Авылдашлар концертларга, төрле кичәләргә бик теләп йөриләр, рәхәтләнеп ял итәләр.

Тик менә авылыбызның мәдәният учагы бинасының иске булуы гына күңелне төшерә. Клубыбыз 1962 елда салынган. Биредә мин егерме еллар чамасы эшлим, әле бер ремонт та үткәрелмәде. Ремонт булмагач, бина елдан-ел искерә бара. Түбә такталары, диварлары, тәрәзәләре, идәннәре бик ямьсез, урындык­лары да тузган. Дөрес, сайлаулар алдыннан ике ишеген алмаштырдылар, — дип яңа ишекләргә төртеп күрсәтте Гөлнур Кәримова.

Клубның ремонт таләп итүе әллә кайдан күренеп тора. Анда бәйрәмнәр үткәрү дә оят. Бик оят! Бүген күп авылларда икешәр катлы, заман таләпләренә җавап бирер­лек мәдәният сарайлары басып тора. Ә чулпанлылар кемнән ким соң?! Түрәләр биргән вәгъдәләр бары тик коры сүз булып кала бирә. Ә бичара авыл кешесе нишләсен? Ул көтәргә өйрәнгән. “Клубыбызны ябып кына куймасыннар инде. Япсалар, авыл халкына тор­мышның кызыгы да калмас, ансыз Чулпаныбыз — таң йолдызыбыз, тонык булып калачак.

Әле менә без майның уникесендә авылыбызның 90 еллыгына багышлап, Сабантуе үткәрергә җыенабыз. Төрле җирләрдән кунаклар, читтә яшәүче авылдашларның кайтуы көтелә. Клубыбызда да бәйрәм чаралары оештырырга ниятлибез. Бу уңайдан мәдәният учагыбызга ремонт ясарга акча бүленеп бирелсә, әйбәт булыр иде, әлбәттә. Матур бинада ял итүләре үзе бер бәхет бит”, — дип өметләнә Гөлнур Сәгыйть кызы.

Кем белә, бәлки аның хыяллары тормышка ашып, чулпанлыларга да бәхет елмаер әле?

Нурсинә ХӘКИМОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1582

Один комментарий

  1. Тиләгәзе елгасын татарча язырга кирәк