Сезнең батырлыклар онытылмас…

getImage-3441 ел. Игълан ителмәгән сугыш…
Илебез күген бозып керделәр…
Гитлер фашистлары Россияне
Тар-мал итәрбез, дип белделәр.
Уйламады алар халкым белән
Авыр бәрелешләр буласын.
Җанын кызганмыйча көрәшеп ул,
Домшаннарга җирне бирмәсен…

Әйе, барлык Совет кешеләре кебек үк, безнең Яңа Ярмәк авылыннан да дәһшәтле сугышка 176 кеше китә, шуларның быры тик 86сы гына кире әйләнеп кайта. Алар хезмәткә, белемгә булган хокукларыбызны, тынычлыкны, күгебезнең аязлыгын яклап сугышканнар.

Ватан азатлыгын саклап калу өчен аяусыз көрәш башланган. Илебез көчле дошманга каршы ташкындай күтәрелгән.

Менә быел дәһшәтле сугыш бетүгә дә 73 ел булып килә. Бөек Җиңү яулаган батырлар безнең авылыбызда калмадылар инде. Алай да бер-икесе турында гына булса да язып китәсе килә.

Гани абзый Якупов 1921нче елны дөньяга килә. Горький шәһәре тирәсендә хезмәт итә. Күп бәрелешләрдә катнашырга туры килә аңа. Сугыштан исән-сау, бер күкрәк орден-медальләр тагып кайтып керә. Гомер буе колхозда җитәкче (агроном, бригадир) булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Хәзер инде вафат булганына да байтак кына вакыт үтте.

Рәхимҗан абзый Мифтахов 1919нчы елның июнь аенда дөньяга килә. Заманалар бик авыр булу сәбәпле, мәктәптә ул бик аз гына укый, ләкин бик акыллы, зиһенле, тапкыр егет булып үсә. 1941 елда үзенең яраткан гаиләсен калдырып, сугышка китеп бара. Кляүле станциясенә ат, аннан поезд белән Ворошилов өлкәсенә барып җитә. Ул Ворошилов җитәкчелек иткән хәрби бүлеккә эләгеп, Дон елгасы буенда 7 ай сугышкан. 1943 елның 17 декабрендә фронт 60-70 чакрымга алга китә. Шунда бик хәтәр бәрелештә ул бик каты яралана. Госпитальдә ятып чыгып, сугышның алгы сызыгына кадәр җитеп, орден-медальләр тагып, авылга кайтып керә. Авылыбызда мулла вазифасын үтәп, ничәмә-ничә еллар Фатыйма апа белән гөрләшеп яшәделәр.

Сугыш елларын, олы апа-абыйлар күргән михнәтләрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел инде.

- Ул елларны искә төшереп торырга да түгел, тик онытылырлыкмыни алар, — дия иде әбием дә.

- Безне бәхетле балачактан, матур яшьлектән мәхрүм иткән ләгънәт төшкән сугыш бит ул, кызым, — дия иде әбекәем, ә ике битеннән дә күз яшьләре ага да, ага иде.

Әй, Ходаем, күрсәтмә генә инде безгә мондый коточкыч хәлләрне. Әлегә, Аллаһыга шөкер, оҗмахта яшибез бит. Нәрсә ашарга, нәрсә кияргә белмибез. Кая барасыбыз килсә — шунда юнәләбез. Күз генә тимәсен инде, Ходаем күпсенмәсен генә иде. Дөньяларыбыз тыныч, күк йөзләребез аяз булсын иде.

getImage-34Искә алыйк барлык үткәннәрне,
Онытылмасын кайтмый калганнар.
Туган авылларына кайтып ла инде,
Күптән вафат булганнар.

Сезгә мәңгелек дан!

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире.

Камышлы районы.

Просмотров: 1152

Комментирование запрещено