Татар тарихчысына – Башкорт корылтае бүләге

bKHpWRtE7kUБыел Самараның Тимерюлчылар мәдәният сараенда гөрләп үткән Каргатуй башкорт халык бәйрәмендә Бөтендөнья Башкорт корылтае тарафыннан бер төркем актив башкортлар бүләкләнде. Шулар арасында Самара татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, тарихчы һәм журналист Шамил Галимов та бар иде.

Бөтендөнья Башкорт ко­рылтаеның Рәхмәт хатында “Актив иҗтимагый эшчәнлеге, башкорт мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә шартлар булдыруы, халыклар дуслыгын ныгыту эшенә керткән өлеше һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан”, — дип язылган.

Бу сүзләр һич тә буш урында барлыкка килмәгән, әлбәттә. Шамил Хәйдәр улының инициативасы һәм тырышлыгы белән 2000 елда Самара өлкәсәндә “Ыргыз” башкорт газетасы чыга башлаган иде. Ул әле дә даими рәвештә басылып, үз укучысын табып тора. Шулай ук үткән гасырның егерменче елларында Самарада эшләп килгән татар-башкорт педагогия техникумының бинасына истәлекле такта куелуы да Галимовның һәм Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең казанышы. Ә моның өчен акчаны Та­тар­станның мәдәният министрлыгы биргән иде. Әлеге тарихчының хезмәтләрендә дә башкорт халкының үткәне һәм хәзерге яшәеше турында күп языла, ул башкорт милли җәмәгатьчелеге белән тыгыз элемтәдә эшли.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено